Логотип Магариф уку
Цитата:

Усали мәктәбе укытучыларының шаккатмалы концерты

Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителгән 2023 ел да ахырына якынлашып килә. Шул уңайдан Усали урта мәктәбенең укытучылар коллективы авыл халкына зур концерт күрсәтте. Бу чараны концерт-конференц...

Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителгән 2023 ел да ахырына якынлашып килә. Шул уңайдан Усали урта мәктәбенең укытучылар коллективы авыл халкына зур концерт күрсәтте. Бу чараны концерт-конференция дип атасак, дөресрәк тә булыр, чөнки программаның эчтәлеге чын мәгънәсендә эзләнү эшләрен хәтерләтте. Мәктәп тарихы, аны җитәкләгән директорлар, уку йорты тарихында үз эзләрен калдырган шәхесләр, биредә эшләп киткән һәм белем алган күренекле кешеләр... Программаның эчтәлеге барысын да сыйдырган иде.

23 авылдан килгән укучыларга белем һәм тәрбия биргән, 650 баланы сыйдырган, алтышар параллель класслары булган районның иң зур мәктәпләренең берсе булган ул үз заманында. СССР, Россия, Татарстанда билгеле булган мәктәпнең тарихы буенча, әлбәттә, сөйләр сүзләр бик күп безнең. 1970 – 2000 еллар аралыгында Россия Федерациясенең ун мәгариф отличнигы, Россия һәм Татарстанның өч атказанган укытучысы белем биргән. Ә узган гасырның 50 нче елларында Ленин орденлы ике укытучы эшләгән. Авыл халкы укытучыларыбыз – Дания Газизова, Резедә Фазылова, Люция Сабирҗанова, Эльмира Фәйзрахмановаларның җырлавын, Гүзәл Вәлиева куйган биюләрне, Гүзәлия Аксакова, Гөлия Насыйбуллина, Зөбәрҗәт Хәйбуллиналарның нәфис сүз сөйләгәнен сагынган. Венера Аксакова, Ләйлә Фазылова, Алинә Абдуллина, Нияз Хәйретдинов, Ләйсән Вәлиева – мәктәбебезнең сәнгатькә гашыйк элекке укучылары – концерт программасын тагын да баетып, җанландырып җибәрделәр.

Концертның төп өлешен – эчтәлеген директорыбыз Дания Шәрифулла кызы Газизова әзерләде. Үзе алып барды, оештыру эшләрен башкарды. Кичә барышында бирегә килгән унөч пенсионер-укытучыга, мәктәбебез укытучыларына кып-кызыл роза чәчәкләре, бүләкләр тапшыру тантанасы бик дулкынландыргыч күренеш булды. Усали мәктәбен тәмамлаган Илгизәр Хисмәтуллинга, авыл җирлеге башлыгы Альмир Зыятдиновка директорыбыз, сәхнәдән торып, зур рәхмәтен җиткерде.

Лидия КОНСТАНТИНОВА,


Мамадыш районы Усали урта мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ