Логотип Магариф уку
Цитата:

Төмән өлкәсендә «Халыклар дуслыгы» фестивале үтте

Яркәү районының Тархан авылында яшәүчеләр үз сүзенә, традицияләренә һәрвакыт тугры. Татар авылында ел саен бер матур бәйрәм үткәрүне гадәткә керткәннәр алар – «Халыклар дуслыгы» фестивале быел кабат гөрләде.

Фестивальнең үзенчәлеге, матурлыгы шунда: чарада беркемне дә битараф калдырмаган ат чабышлары үтә. Җирле үзешчән артистларының, мәктәп укучыларының куйган концертын һәркем ләззәтләнеп тыңлады. Иң активлылар, җитезләр спорт ярышларында да катнашты.

«Халыклар дуслыгы» фестивалендә  кулланма сәнгать әйберләре күргәзмәсен дә оештырганнар иде.  Тархан авылыннан кул осталары  Рәисә Айтбаева кызы Рания белән төрле материалдан бәйләнгән сумкаларын, Иске Александровкадан Юлия Ушеваның бәйләнгән, Карагай авылыннан кул эшләре остасы Фәридә Дәүләтчина тасмалар белән чигелгән эшләнмәләрен тәкъдим итте. Биредә милли татар ашларыннан торган  сәүдә нокталары эшләде.  

Узган чара турында сөйләве рәхәт, билгеле. Иң зур авырлык чараны оештыручыларга төшә бит. Иске Александровка авыл җирлеге башлыгы Рәисә Курмашева да фестивальне оештыручылар турында:
«Алар, бәйрәм истә калырлык булсын өчен, күп көч һәм вакыт куйдылар, бәйрәм алдыннан  көне буе эшләделәр, һәркемгә фестивальдә  рәхәт булсын өчен матурлык тудырдылар», – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Шулай ук авылның иҗтимагый тормышында актив катнашуларны да искә алдылар. Махсус хәрби операцидә катнашучының әнисе, җирле шагыйрә, хәйрия проектларын тормышка ашыруда ярдәм иткән Сачита Кучарова Төмән өлкәсе Думасы Рәисе урынбасары Н.А. Шевчикның, «Мәдәният» автоном оешмасының директоры И.Г. Батуринаның Рәхмәт хатына ия булды.


Әлбәттә, мондый зур чараны иганәчеләрдән башка башкарып чыгу кыенрак булыр иде. Авыл халкы ат чабышларында һәм спорт ярышларында тапшырылган бүләкләр өчен Сергей Иванов, Рамил Шәяхмәтов, Морат Бәшировка  рәхмәтле. Ел саен фестивальдә татар милли ризыкларының сату күргәзмәсен оештырган Хәмит һәм Инера Таиповаларга да «Афәрин!» диясе килә.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ