Логотип Магариф уку
Цитата:

Хатыйп Миңнегулов: «Тукай — кабатланмас шәхес»

Бүген, 11 октябрь көнне, Габдулла Тукай әдәби музеенда Г.Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик повесте язылуына 115 ел тулуы уңаеннан күргәзмә ачылышы узды.

КФУ профессоры, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов «Исемдә калганнар»ның укучылар арасында аеруча популяр булуын әйтеп узды: 

– Тукай – үзенең язмышы, гомер юлы белән кабатланмас шәхес. Ходай Тәгалә аңа талантны биргән. Ул яшьли бик күп кыенлыклар кичергән (яшьли ятим калуы һәм чиргә сабышуы һәм башка факторлар). Әлеге әсәр аркылы без, бер яктан, шул чордагы татар тормышын да шактый күрәбез. Икенче яктан, Тукай ихласи рәвештә үзенең күңелендәген кәгазьгә төшереп барган. Шул рәвешле, язучының кичерешләре, борчулары, шатлыклары укучыны дулкынландыра, — диде әдәбият галиме. 

—  Габдулла Тукай кеше табигатенә хас булган сыйфатларны, эш-гамәлләрне сурәтле итеп чагылдырган. Аның әсәрләрендә татар язмышы сурәтләнгән. Ничек кенә кыен булмасын, Габдулла Тукай күңелен төшермәгән. Ул алга барган, милләте өчен көрәшкән һәм халкыбыз да Тукайның язмышы кебек гаҗәеп кыен чорлар булуга карамастан алга барган, — дип тә өстәде Хатыйп Миңнегулов. 

Әсәрнең язылу тарихы белән КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, әдәбият галиме Фоат Галимуллин таныштырды: 

— «Исемдә калганнар»ны язганда, Габдулла Тукайга 22–23 яшь була. Әсәрдә бер авылдан икенче авылга кагылып-сугылып йөргән 9 ел вакыты сурәтләнә. Шуңа күрә ул үзенең әсәрендә күп кенә фактларны төгәл генә әйтә алмый, фаразлый гына. Биредә  Тукай биографиясенә мөнәсәбәтле бик күп төгәлсезлекләр бар», – дип билгеләп үтте ул.

Күргәзмәдә ТР Милли музее фондында сакланган ядкярләр тәкъдим ителә. Алар арасында  Бакый Урманче, Фәйзрахман Әминов, Байназар Әлминов, Резидә Яманова һәм башка күренекле рәссамнар эшләре урын ала. Бу хакта Тукай музее мөдире Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте. 

— Әлеге күргәзмәдә әсәрне сүтеп җыя алабыз: биредә Тукайның туган авылы — Кушлавыч, Кырлайдагы Сабантуй күренешләре дә, Уральскига киткән чоры да тәкъдим ителгән. Ә үзәктә 115 ел элек чыккан китап тора, — дип ассызыклады ул. 

 

«Исемдә калганнар» күргәзмәсе агымдагы елның 3 декабренә кадәр эшләячәк. 

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

2

1

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ