Логотип Магариф уку
Цитата:

XII Республика ифтарында 12 мең кеше катнашачак

Мәҗлестә 12 мең кеше катнашачак.

29 мартта Казанда XII республикакүләм ифтар узачак. Бу юлы Татарстандагы иң зур авыз ачу мәҗлесе «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме химаясендә, Рамазан аеның икенче ункөнлеген йомгаклар алдыннан үткәрелә, аның  изге җомга көнгә туры килүе дә  үзенчәлекле.

  – Бу юлы ифтар мәҗлесенең гаилә кыйммәтләре,  әхлак-тәрбия  белән бәйле Гаилә елында үткәрелүе белән дә аерылып тора.  Мәҗлестә 12 мең кеше катнашачак, аларның 6500 е хатын-кызларыбыз, калганнары ир-атлар булачак.  Чакыруны  мәчетләр,  мөхтәсибәтләр, аерым оешмалар аша таратачакбыз. Нигездә, ул  узган елдагыча электрон форматта булыр, өлкән яшьтәгеләргә кәгазь вариантында да бирелер, – диде ТР Диния нәзарәтенең аппарат җитәкчесе Ирек хәзрәт Арсланов «Татар-информ»да журналистлар белән булган очрашуда.

       Чарада Төркия, Палестина, Катар, Согуд Гарәбстаны, Бахрейн,  Берләшкән Гарәп Әмирлеге илчеләре, Донбасс, Луганск халык  республикалары дин әһелләре, шул төбәктә Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәүче, бүгенге көндә ялга кайтrан  хәрбиләр һәм аларның гаиләләре кунак буларак катнаша. Татарстанның 48 мөхтәсибәтеннән дин кардәшләр, шул исәптән мохтаҗлар һәм физик мөмкинлеге чикле кешеләр чакырулы. Ифтарда катнашучы 12 мең кешегә дә  Изге китапның  Казан басмасы бүләк итеп тапшырылачак.

Кунаклар Нәзарәт бүлекчәләре эшчәнлеген чагылдырган күргәзмәләр белән таныша, эшмәкәрләр оештырган мөселман товарларын, сувенирлар сатып ала алачаклар.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга ияреп,  җәмәгать белән ахшам намазын укыганнан соң,  һәммәсе дә янәшәдәге  ифтар кылу залына узачак. Өстәлләрдә пылау, камыр ризыклары, тәм-томнар, су, төрле җиләк-җимешләр булачак. Барлыгы  8 тоннага якын төрле тәгамнәр, кеше санынча су һәм башка эчемлекләр әзерләнәчәк.  Ифтар ризыклары уңайлы контейнерларда бирелә, авыз ачу тәмамлангач, теләгән кеше  гаиләләренә күчтәнәчләр дә алып китә алачак. Мәҗлестә катнашучыларга  700 волонтёр  хезмәт күрсәтәчәк, бүгенге көнгә бу изге юлда  ярдәм итәргә теләүчеләр саны 1 меңгә якынлашып килә.

XII республика ифтарына барам дисәгез, моның өчен мәчетләргә яки Татарстан мөхтәсибәтләренә, Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итә аласыз. Узган ел тәҗрибәсеннән чыгып, оештыручылар билетларны электрон рәвештә ясауга өстенлек бирә. «Бу чарада катнашучыларны исәпкә алуда  уңайлы ысул» дип саный чараны оештыручылар. Электрон билетлар белән Республика ифтары үткәреләчәк «Казан Экспо» үзәгенә, ягъни Казан аэропортына  кадәр шәһәр яны поездларына  йөрү бушлай булачак. «Казан тимер юлы белән Казан халыкара аэропорты станцияләре арасында йөрүче поездлар башкалабыз үзәгеннән 14.40, 16.00 дә китеп  19.45 минутта кире әйләнеп кайтачак. Үз машиналарында  яки оешкан төстә автобусларда килүчеләр өчен махсус мәйданчыклар булдырылган. Кунак каршы алырга «Казан Экспо» үзәге тулысынча әзер.

    Татарстан мөфтияте белән берлектә ел да республика ифтарын оештыруда актив катнашучы «Ак Барс Арена» стадионы генераль директоры Радик Миннәхмәтов, «Туган авылым» милли-туристик комплексы җитәкчесе Радик Габдрахманов һәм «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге генераль директорының беренче урынбасары Игорь Астафьев ифтарга әзерлек һәм үзләре тарафыннан башкарылачак эшләр белән таныштырып журналистларга әнә шулар хакында хәбәр җиткерде.

Альберт САБИР 

Автор фотолары

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ