«Зирәк бала» һәм «Зирәк остаз» бәйгеләренә килә торган эшләргә ике көн эчендә электрон документ җибәреләчәк
Март аенда бәйгеләрнең шартларына конкурста катнашучылар файдасына үзгәрешләр кертелде.Һәр катнашучыга “Зирәк бала”да яки “Зирәк остаз”да катнашканлыгы турында электрон документ аның эше килеп җиткәнн...
Март аенда бәйгеләрнең шартларына конкурста катнашучылар файдасына үзгәрешләр кертелде.
Һәр катнашучыга “Зирәк бала”да яки “Зирәк остаз”да катнашканлыгы турында электрон документ аның эше килеп җиткәннән соң ике көн эчендә үк җибәреләчәк. Әлеге бәйгеләрдә катнашуны раслый торган документлар булып мартта – грамоталар, апрельдән башлап исә сертификатлар торачак. “Зирәк бала” конкурсына эш әзерләүчеләрнең җиткәчеләренә сертификатлар юллана. Агымдагы конкурслар төгәлләнгәннән соң, ягъни ай ахырында бәйгеләргә йомгак ясала һәм җиңүчеләргә, лауреатларга дипломнар да аерым юллана.
Бәйгеләрдә катнашучыларга уңышлар телибез!
"Зирәк бала" бәйгесе турында.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Тукай премиясен дәгъвалаучылар исемлеге билгеле булды
2016 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясен дәгъва кылучылар исемлеге билгеле булды. Татарстан Президенты каршындагы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе комиссиясе тарафыннан расланг...
2016 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясен дәгъва кылучылар исемлеге билгеле булды. Татарстан Президенты каршындагы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе комиссиясе тарафыннан расланган исемлек:
Ренат Әюпов
Фәүзия Бәйрәмова
Шәмсия Җиһангирова
Нәҗип Нәккаш
Газинур Морат
Вакыйф Нуруллин
Гөлзадә Сафиуллина
Җәүдәт Сөләйманов
Айдар Халим
Альберт Хәсәнов
Зиннур Хөснетдинов
Авторлар төркеме: Илья Артамонов (рәссам- проектлаучы), Леухин Александр (рәссам-проектлаучы), Вәлиуллин Фарит (рәссам-монументалист), Шиһабетдинов Рәшит (рәссам-монументалист), Щетинин Игорь (рәссам-монументалист), Сыйтдиков Айрат (А.Халиков исемендәге археология институты директоры), Хәйретдинов Рамил ( Казан федераль университетының халыкара багланышлар, тарих, көнчыгышны өйрәнү институты директоры), Бугров Дмитрий (археолог).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар