Логотип Магариф уку
Цитата:

Зөфәр белән Зәйнәбнең уллары өйләнгән

Зөфәр Билалов белән Зәйнәб Фәрхетдинованың уллары Акбулат сөйгәне Әдилә белән никах укыткан.

Татарстанның халык артистлары Зөфәр Билалов белән Зәйнәб Фәрхетдинованың уллары Акбулат сөйгәне Әдилә белән никах укыткан.

«Булат, Әдилә никахыгыз белән! Бәхетле,бәрәкәтле озын гомердә яшәгез, балакайларым!», — дип язган Зәйнәб ханым, социаль челтәрләрдә, шатлыгы белән уртаклашып.

Булат тәкъдимне сөйгәненә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял иткәндә «Бурдж-Хәлифә» манарасы янында ясаган иде.
Зөфәр белән Зәйнәбнең ике улы да матур җырлыйлар. Әмма сәнгать юлын Булат кына сайлады. Ул Акбулат исеме белән үзенә генә хас җырлар башкара. Тамашачылары егетнең гаилә коруын күптән көтте.

Яшь гаиләне котлыйбыз!

Фәния Лотфуллина

Фотолар Зәйнәб Фәрхетдинованың социаль челәтәрдәге битеннән алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ