Логотип Магариф уку
Цитата:

2023 нче елда татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыру биремнәре

Рус телендә белем бирү мәктәпләренең рус телле укучылары өчен.

Рус телендә белем бирү мәктәпләренең рус телле укучылары өчен

 

2023 нче елда туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе

 

 

 Эшне башкару өчен күрсәтмә
Татар теленнән төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен, 3 сәгать 55 минут (235 минут) вакыт бирелә. Имтихан эше 33 биремне үз эченә алган 4 бүлектән тора. 1 нче бүлектәге 13 бирем (1–13 нче биремнәр) укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерүгә юнәлтелгән. 2 нче бүлектәге 7 бирем (14–20 нче биремнәр) укучыларның уку күнекмәләрен тикшерү максатыннан бирелә. 3 нче бүлектәге 8 бирем (21–28 нче биремнәр) укучыларның лексик-грамматик күнекмәләрен тикшерүгә кайтып кала. 4 нче бүлектәге 29 – 32 нче биремнәр сөйләм ситуациясенә караган татарча репликалар язуны күздә тота. Ачык типтагы 33 нче бирем укучыларның язма сөйләмен тикшерүгә юнәлдерелгән.
 Уңышлар телибез!
 
Инструкция по выполнению работы
Время, отведённое на выполнение заданий – 3 часа 55 минут (235 минут). Экзаменационная работа по татарскому языку состоит из четырёх разделов, включающих 33 задания. Раздел 1 (задания по аудированию) включает 13 заданий на понимание аутентичных текстов (задания 1–13). Раздел 2 (задания по чтению) включает в себя 7 заданий (задания 14–20). Раздел 3 (задания по лексике и грамматике) состоит из 8 заданий (задания 21–28). Раздел 4 (задания по письменной речи) состоит из 4 заданий на написание реплик по предложенной коммуникативной ситуации (задания 29–32) и задания, в котором предлагается написать личное письмо (задание 33).
Желаем удачи!
 
Гүзәлия ХӘСӘНОВА,
 Кукмара 3 нче урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
 
Раздел 1

 

Прослушайте  7 коротких диалогов. В заданиях 1–7 укажите правильный вариант ответа. Вы услышите аудиозапись дважды.

 

1  


Сәламәт булу өчен, Камил нишли?

 

 

 

 

 

 

 

 


  • Пассив тормыш рәвеше алып бара.

  • Режим белән туклана.

  • Күп ашарга ярата.

  •  
2  


 Камил  ни өчен  консультациягә килмәгән?

 

 

 

 

 

 

 

 


  • Имтиханга әзерләнгән.

  • Тренировкада булган.

  • Ярышларда булган.


  •  
3  


 Алия кайсы шәһәргә укырга керергә тели?

 

 

 

 

 

 

 

 


  • Саратов шәһәренә.

  • Санкт-Петербург  шәһәренә.

  • Мәскәү шәһәренә.


  •  
4  


Алия нинди китаплар укырга ярата?
1) Электрон китаплар.

 

 

 

 

 

 

 

 


  • Кулъязма китаплар.

  • Басма китаплар.


  •  
5  


Дуслар кайсы тукталышта төшәргә җыеналар?

 

 

 

 

 

 

 

 


  • «Вокзал» тукталышында.

  • «Цирк» тукталышында.

  • «Яшьләр үзәге» тукталышында.


  •  
6  


Камил билетларны сәгать ничәдәге спектакльгә алган?

 

 

 

 

 

 

 

 


  • Кичке сәгать җидегә.

  • Көндезге сәгать уникегә.

  • Көндезге сәгать икегә.

  •  
7  


Камилгә татар теленнән нинди  өй эше эшләргә кирәк?
 
1) Сүзләргә дөрес кушымчалар ялгап язарга кирәк
2) Сүзләрне тәрҗемә итәргә кирәк.
3) Хаталы сүзләрне дөресләп язарга кирәк.

Прослушайте разговор двух друзей. Определите, какие из приведённых утверждений 8–13 соответствуют содержанию текста, а какие – не соответствуют. Вы услышите аудиозапись дважды.
8  


  Дуслар тиздән булачак  проектлар бәйгесе   турында сөйләшәләр.
1) текстка туры килә;                               2) текстка туры килми.

9  


Алия Россия  тарихы турында проект эшләячәк.
1) текстка туры килә;                             2) текстка туры килми.

10  


Алия Татарстандагы калын урманнар, мул сулы елгалар, биек таулар турында белә.
1) текстка туры килә;                              2) текстка туры килми.

11 


Камил Татарстан территориясе Бельгия, Швейцария, Шри-Ланка мәйданыннан кечерәк булу турында әйтә.
1) текстка туры килә;                             2) текстка туры килми.

12 


Алия Татарстанда нинди милләтләр яшәвен белми.
1) текстка туры килә;                              2) текстка туры килми.

13 


Камил әйтүенчә, хәзер Республикада 150 ләп милләт вәкиле яши.
1) текстка туры килә;                              2) текстка туры килми.
.
Раздел 2

Прочитайте тексты в заданиях 14–16. После каждого текста определите правильный вариант ответа.

 

14 

 

Сәлам, Камилә! Бу – сыйныфташың Алсу. Хәлләреңне беләсем килә. Барысы да яхшымы? Олимпиада нәтиҗәләре билгелеме әле? Биремнәр авыр булдымы? Тору шартлары нинди? Ашау әйбәтме? Берәр нәрсә кирәк булса, мин иртәгә Казанга киләм, кертеп чыга алам. Хәбәр итәрсең.
Дустың Алсу.
Алсу Камиләдән  нәрсә турында сораган?
1) Олимпиада нәтиҗәләре турында.
2) Олимпиададан кайчан кайтачагы турында.
3) Әти-әнисенең хәлләре турында.
 

 

15 
«Кукмара итекләре» күргәзмәсенә рәхим итегез!
Кукмара «Туган якны өйрәнү» музеенда киез итек тарихын сурәтләгән күргәзмә эшли башлады. Ул 1 нче февральгә  кадәр эшләячәк. Күргәзмәдә XVIII йөздән алып хәзерге көнгә кадәр чыгарылган итекләрне күрә аласыз. Шулай ук милли бизәкләр белән чигелгән итекләр, төрле сувенирлар сатып ала аласыз.
Күргәзмә сәгать уннан кичке алтыга кадәр эшли. Рәхим итегез!
Бу хәбәр нәрсә турында?
1) Музейда булачак очрашу турында.
2) Киез итекләр тарихын сурәтләгән күргәзмә турында.
3) Күргәзмәгә киләчәк кунаклар турында.
 

 

 

16 

 

Халыкара «Ч. Айтматов укулары» конференциясенә рәхим итегез!
26  нчы мартта узачак әлеге конференциядә Ч. Айтматовның тормыш юлы, иҗаты турында кызыклы мәгълүматлар биреләчәк, осталык дәресләре күрсәтеләчәк, Ч. Айтматов әсәрләренә кагылышлы фәнни чыгышлар сөйләнәчәк.
Катнашырга теләүчеләр гаризаларыгызны  электрон форматта җибәрә аласыз.  Конференциянең нигезләмәсе белән сайтта таныша аласыз.
Бу белдерү нәрсә турында?
1) Халыкара «Ч. Айтматов укулары» конференциясендә катнашучыларны бүләкләү турында.
2)     Халыкара «Ч. Айтматов укулары»н    уздыру  турында.
3)    Халыкара «Ч. Айтматов укулары»ның барышы турында.
 


 

 

Прочитайте текст. В заданиях 17–20 укажите правильный вариант ответа.

 
Әтиемнең үзенә генә бер бүлмәсе бар. Эш бүлмәсе, ди аны әтием. Анда кәгазьләр бик күп. Китаплар... Әтием заводта инженер булып эшли. Эш бүлмәсенә кермәгез, ди ул безгә. Әтием кушмагач, без анда кермибез.
Беркөнне әтием эшкә чыгып китте. Әнием дә өйдә юк иде. Карасам, әтиемнең эш бүлмәсе ачык калган. Мин әкрен генә аның ишеген ачып карадым. Безнең Ләйсән исемле бик шаян бер песиебез бар. Менә шул песи әтиемнең эш өстәленнән кирәкле кәгазьләрен тартып төшергән дә, рәхәтләнеп кыштырдата-кыштырдата, идәндә уйнап ята.
Мин язуларны өстәлгә алып куйдым. Ә песине куалап чыгардым. Ишекне япкан идем, куркып киттем. Ә песи тагын керсә? Уенчыкларымны алып килдем дә әтиемнең эш бүлмәсе янында уйный башладым.
Уйный торгач йоклап киткәнмен. Кухняда аш пешереп йөргән әбием дә мине күрмәгән. Әтием күтәреп алгач кына уянып киттем. Ул эштән кайткан икән.
– Нишләп син монда килеп йокладың, кызым? – ди.
– Әтием, мин бүген каравылда тордым. Синең бүлмәң ачык калган иде, мин шуны сакладым, – дидем.
                                                                              (Әминә Бикчәнтәевадан)

17


Кыз нәрсә турында сөйли?

 

 

 

 

 

 

 

 


  • Кыз әнисенең эш бүлмәсе турында сөйли.

  • Кыз үзенең бүлмәсе турында сөйли.

  • Кыз әтисенең бүлмәсе турында сөйли.


  •  
18


Кызның әтисе кайда эшли?      

 

 

 

 

 

 

 

 


  • Китапханәдә эшли.

  • Заводта эшли.

  • Мәктәптә эшли.

  •  
19


Эш өстәленнән кәгазьләр ни өчен идәнгә төшкән?

 

 

 

 

 

 

 

 


  • Җил төшергән.

  • Кыз төшергән.

  • Песи төшергән.

  •  
20


Каравылда кем торган?

 

 

 

 

 

 

 

 


  • Кызның әбисе каравылда торган.

  • Кыз каравылда торган.

  • Песи каравылда торган


  •  

Раздел 3

 

 

Прочитайте текст. В заданиях 21–28 определите правильный вариант ответа.


 
Татарстан Язучылар союзының (21) ... мәрмәр такта куелган. Ул тактада Бөек Ватан сугышында (22) ... калган утыз язучының фамилиясе язылган. Алар (23) ... әсәрләрен язып бетермичә, яшәргә өлгермичә үлгәннәр.
Польша җирендәге Згеж дигән кечкенә (24) ... шәһәрдә «Тапшырылмаган хатлар» авторы  Гадел Кутуй күмелгән. Фатих Кәрим җиңүгә ике ай кала Кёнигсберг (25) ... һәлак була. (26) ... крематорий мичләрендә фашистлар Совет армиясе полковнигы шагыйрь Хәйретдин Мөҗәйне яндырганнар.  Бу исемлектә җырлары бөтен планетага таралган легендар Муса Җәлил, аның көрәштәше   Абдулла Алиш (27) ... бар. Алар безнең күңелләрдә мәңге яшь булып (28) ... .

 

 

21 


1) вестибюленә   2) вестибюленнән    3) вестибюлен

 

 

22 


1) үлгәч  2) үлеп   3) үлүче

 

 

23 


1) язган 2) язылган   3) язасы

 

 

24 


1) генә 2)  гына 3)  кенә

 

 

25 


1) янына  2) янында 3) яныннан

 

 

26 


1) Дахауның  2) Дахауда  3) Дахауга

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

27 


1) да 2) тә 3) та

 

 

28 


1)  калырлар    2) калганнар  3) калсалар
 
Раздел 4

 

 

 

 

 

 

 

 

В заданиях 29–32 необходимо написать реплики в соответствии с заданной речевой ситуацией.

 

29 


Спроси у библиотекаря, какие литературные журналы имеются в библиотеке.

30 


Сообщи гостям столицы, что Татарстан многонациональная республика.

31 


 
Уточни у одноклассника, когда в школе открывается Новогодняя ёлка и пригласи его пойти на открытие с тобой.

32 


Узнай мнение сестры о вчерашнем новом просмотренном фильме.

 

33 


 
Вы получили письмо от друга (подруги). Напишите ему (ей) письмо объёмом  не менее 60 слов, ответив на его (её) вопросы. Для ответа используйте специальный бланк ответов.

 

 

 

 

 

 

 

 

Узган  атнада  безнең сыйныфта «Финанс куркынычсызлыгы» темасына   сыйныф сәгате үтте. Без банк карталары, аларны куллану кагыйдәләре белән таныштык, төрле ситуатив биремнәр чиштек. Миңа да, иптәшләремә дә бу чара бик ошады.
      Сез сыйныф сәгатьләрендә  нәрсә турында сөйләшәсез? Гадәттә, бу чараларны кем үткәрә? Синеңчә, укучыларны банк карталары, аларны куллану кагыйдәләре белән таныштыру ни өчен кирәк?


 
Тыңлап аңлау биремнәре өчен текстлар
Прослушайте 7 коротких диалогов. В заданиях 1–7 укажите правильный вариант ответа. Вы услышите аудиозапись дважды.
Беренче сорау. Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?
Алсу. Дустым, син нинди тормыш рәвеше алып барасың?
Камил.  Мин актив тормыш рәвеше алып барам.
Алсу.  Ә син физкультура белән шөгыльләнәсеңме?
Камил.  Әйе, чөнки ул – сәламәтлекне ныгытуның бер ысулы.
Алсу.  Синеңчә, барлык кешеләр дә моны аңлыймы?
Камил.  Юк, минемчә, барлык кешеләр дә физик күнегүләрнең уңай ролен аңлап бетерми.
Алсу.  Физкультура тагын нәрсәгә ярдәм итә?
Камил.  Физкультура эшкә сәләтне арттыра, тышкы тирәлекнең тискәре факторлары йогынтысына җайлашуына ярдәм итә.
Алсу.  Сәламәт булу өчен, тагын нәрсә эшләргә кирәк?
Камил.  Сәламәт булу өчен, дөрес туклану режимын сакларга кирәк.
Алсу. Нәрсә ул сәламәт туклану?
Камил.  Кеше кулланган ризык тәмле, файдалы һәм төрле булырга тиеш.
Алсу. Кызыклы фикерләрең өчен зур рәхмәт, Камил.
 (2 секунд пауза)
Прослушайте диалог второй раз. (Язма икенче тапкыр тыңланыла.)
(2 секунд пауза)
Икенче сорау. Камил  ни өчен  консультациягә килмәгән?
Камил. Исәнме, Алия! Син математикадан  консультациядә булдыңмы?
Алия. Сәлам, Камил! Әйе, әлбәттә, булдым. Ә мин сине анда күрмәдем.
Әнәс. Мин консультациягә өлгермәдем, чөнки ярышларга әзерләнәм. Дәрестән соң тренировкага киттем. Тренерыбыз бик таләпчән, волейбол командасындагы иптәшләремне дә авыр хәлгә куясым килми. Имтиханга да әзерләнергә кирәк.
Алия. Ярышларыгыз кайчан була?
Камил. Ике көннән  башлана.  Барлык ярышлар да төштән соң була. Килерсеңме, Алия?
Алия. Һичшиксез, киләчәкмен, Камил.  Сыйныфташларга да әйтергә кирәк әле. Бергәләп күңеллерәк  булыр.
Камил. Рәхмәт, Алия. Мин сезне көтәчәкмен. Миңа консультациядә өйрәнгән материалны да аңлатырсың әле, зинһар өчен.
Алия. Әлбәттә, Камил. Мин сиңа фотога төшереп җибәрермен, мәктәптә аңлатырмын.
Камил.  Рәхмәт, Алия.
(2 секунд пауза)
Прослушайте диалог второй раз. (Язма икенче тапкыр тыңланыла.)
(2 секунд пауза)
 
Өченче сорау. Алия кайсы шәһәргә укырга керергә тели?
Камил.  Сәлам, Алия! Алия, әйт әле, синең кайсы шәһәрләрдә булганың бар?
Алия. Бер туганыбыз Мәскәүдә тора, икенчесе – Саратовта. Шул шәһәрләрдә булдым.
Камил. Алия, ә синең Санкт-Петербург  шәһәрен күрәсең киләме?
Алия.  Әйе. Санкт-Петербург – матур шәһәр. Мин алга таба укуымны шул шәһәрдә дәвам иттерергә телим.
Камил. Ә без узган ел Петербургта булдык, Эрмитажга бардык. Бик ошады.
Алия. Ә Петергофта булдыгызмы?
Камил. Әйе. Петергоф – искиткеч гүзәл урын!
Алия. Минем дә анда буласым килә.
Камил. Алия, сиңа, һичшиксез, анда булырга кирәк.
(2 секунд пауза)
Прослушайте диалог второй раз. (Язма икенче тапкыр тыңланыла.)
 
(2 секунд пауза)
 
Дүртенче сорау. Алия нинди китаплар укырга ярата?
Камил. Алия, сәлам, син кая барасың?
Алия. Сәлам, Камил! Дус кызым белән сәгать дүрттә китапханәдә очрашырга сөйләштек.
Камил. Алия, синең электрон китапларга карашың ничек?
Алия. Мин күбрәк басма китаплар укырга яратам.
Камил.  Кызык! Белмәгән идем. Күпләр электрон китапка өстенлек бирә. Электрон китап үзендә меңләгән китап сыйдыра ала, диләр бит.
Алия. Дөрес, бу – безнең киләчәк. Ләкин, минемчә, басма китап укучыларның да саны аз булмас.
(2 секунд пауза)
Прослушайте диалог второй раз. (Язма икенче тапкыр тыңланыла.)
(2 секунд пауза)
 
 Бишенче сорау. Дуслар кайсы тукталышта төшәргә җыеналар?
Алия. Камил, башта базарга барабызмы, әллә супермаркеткамы?
               Камил. Башта супермаркетка барыйк, дусларга бүләкләр карыйк. Шуннан базарга барырбыз. Әнә тугызынчы трамвай да килә.
             Алия. Яхшы без өченче тукталышта төшәбезме?
Камил. Әйе, беренче тукталыш – «Яшьләр үзәге», икенчесе – «Цирк», өченчесе – «Вокзал».
             Алия. Супермаркет ничәгә кадәр эшли?
Камил. Иртәнге сәгать тугыздан кичке сигезгә кадәр.
Алия. Яхшы. Базарга өлгерәбез икән.
(2 секунд пауза)
Прослушайте диалог второй раз. (Язма икенче тапкыр тыңланыла.)
(2 секунд пауза)
 
Алтынчы сорау. Камил билетларны сәгать ничәдәге спектакльгә алган?
Камил. Алия, якшәмбе көнне Г. Камал  театрына барасыңмы? Минем «Бию пәрие»нә  2 билетым бар.
Алия. Әйе, әлбәттә, барам. Спектакль сәгать ничәдә була?
Камил. Кичке сәгать җидегә билетлар калмаган, мин көндезге сәгать икегә билетлар алдым.
Алия. Бик яхшы! Минем  кич белән  сеңлемне карыйсым була иде. Әниләр авылга кайтып китәләр.
Камил. Бик яхшы. Мин сине икенче яртыда Г. Камал театры янында көтеп торырмын.
Алия.  Чакыруың өчен, бик зур рәхмәт, Камил.
 (2 секунд пауза)
Прослушайте диалог второй раз. (Язма икенче тапкыр тыңланыла.)
 (2 секунд пауза)
  Җиденче сорау. Камилгә татар теленнән нинди  өй эше эшләргә кирәк?
Алия. Камил, сәлам! Син бүген кинотеатрга барасыңмы?
Камил. Юк,  бармыйм. Өй эшләрем бик күп. Ярышларга әзерләнгәч, кайбер фәннәрдән артта кала башладым. Бүген дәресләрне яхшылап карармын дигән идем.
Алия. Кызганыч, синнән башка күңелсез булыр инде.
Камил. Алия, татар теленнән өй эшен эшләргә булыш әле.
Алия. Ә биремнәр нинди?
Камил. Җөмләдәге сүзләргә  дөрес кушымчалар ялгарга кирәк.
Алия. Бик авыр бирем түгел. Дөрес итеп сорау куя белсәң, барысы да яхшы булачак. «Татар теле таблицаларда» дигән кагыйдәләр  җыентыгын кара.
Камил. Яхшы. Рәхмәт, Алия. Иртәгә тәнәфестә тикшереп чыгарсың әле.
Алия. Әлбәттә, Камил.
 (2 секунд пауза)
Прослушайте диалог второй раз.(Язма икенче тапкыр тыңланыла.)
 
 (2 секунд пауза)
 (20 секунд пауза)
 

Прослушайте разговор двух друзей. Определите, какие из приведённых утверждений 8–13 соответствуют содержанию текста, а какие – не соответствуют. Вы услышите аудиозапись дважды.


Алия. Сәлам, Камил.
Камил.  Сәлам, Алия! Нәрсә турында уйланып торасың, Алия?
Алия. Бүген сыйныф җитәкчебез март ахырында булачак проектлар бәйгесе турында әйтте.  Шуңа проект темасы сайлыйм. Татарстан турында  проект эшләсәм, ничек булыр икән, Камил?
Камил. Татарстан турында барысын да бер проектка сыйдыру мөмкин булмаячак. Темаңны төгәлрәк билгеләсәң, яхшырак булыр, минемчә.
Алия. Мин Татарстанның табигате турында язармын, мөгаен. Республикабыз калын урманнарга, мул сулы елгаларга, биек тауларга бай.
Камил. Әйе, беркөнне  бик кызык мәкалә укыдым. Татарстан Республикасының мәйданы – 68 мең квадрат километр. Ул Бельгия, Швейцария, Шри-Ланка кебек илләрнең мәйданыннан зуррак икән.
Алия. Мин бу турыда белми идем. Идеяң өчен бик зур рәхмәт. Әллә республикабызда яшәүче милләтләр турында проект языйммы икән? Татарстан – күпмилләтле республика. Республикада 170 ләп милләт вәкиле яши. Аларның яшәеше, гореф-гадәтләре турында күпләр белми дә.
Камил. Бу тема миңа бик ошый. Бик актуаль дә.Уңышлар сиңа, Алия.
Алия. Фикерләрең өчен бик зур рәхмәт, Камил. Сау бул.
Камил. Сау бул, Алия.
(2 секунд пауза)
 Прослушайте диалог второй раз. ( Язма икенче тапкыр тыңланыла.)
(2 секунд пауза)
Внесите ответы в бланк ответов.
Татар теле буенча имтихан эшен бәяләү системасы
1–28 нче биремнәрдә дөрес күрсәтелгән һәр җавап 1 балл белән бәяләнә. Җаваплар биремнәрне үтәү күрсәтмәсендәгечә язылган булса һәм дөрес җавап үрнәге белән тулысынча туры килсә, бирем дөрес үтәлгән дип санала.
 
Җаваплар

Биремнең номеры Дөрес җавап
1 2
2 2
3 2
4 3
5 1
6 3
7 1
8 1
9 2
10 1
11 2
12 1
13 2
14 1
15 2
16 2
17 3
18 2
19 3
20 2
21 1
22 2
23 3
24 1
25 2
26 1
27 3
28 1


 
29–32 нче биремнәрне бәяләү критерийлары
Сөйләм ситуациясенә караган репликалар язу. 29–32 нче биремнәр максималь  2 балл белән бәяләнә.
1 нче таблица

 
 
Бәяләү критерийлары
 
Баллар
 
I
 
Язылган текстның эчтәлеге
 
К1 Сөйләм ситуациясенә караган репликаны формалаштыру  
  Имтихан бирүче, сөйләм ситуациясенә караган репликаны
аңлап, җавабын дөрес формалаштырган. Коммуникатив бурыч             төгәл үтәлгән.
Фактик хаталар юк.
1
Имтихан бирүче сөйләм ситуациясенә караган репликаны  дөрес формалаштырмаган.
Яки сөйләм ситуациясенә караган реплика өлешчә генә формалаштырылган.
Яки дөрес формалаштырмаган.
Яки фактик хаталар бар.
0
  Яки имтихан бирүче башка сөйләм ситуациясенә караган
реплика язган.
 
 
II
 
Грамоталылык
 
К2 Орфография һәм сөйләм нормаларының үтәлеше.  
  Репликада орфографиягә тел нормаларының үтәлешенә
караган (грамматик, орфографик, стилистик. пунктуацион)  хаталар юк.
Һәм/ яки төрле нормаларга караган 2 хата бар.
1
Репликада тел нормаларының үтәлешенә караган 3 яки         күбрәк хата бар.
Яки имтихан бирүче башка сөйләм ситуациясенә караган  реплика язган.
0
 
Язма эш өчен максималь балл
 
2


 
33 нче биремне бәяләү критерийлары
Шәхси хат язу биремен бәяләү критерийлары
2 нче таблица

 
К
Бәяләү критерийла ры  
3 балл
 
2 балл
 
1 балл
 
0 балл
К1 Коммуника тив бурычны үтәү. Эш тулысынча башкарылган: 3 сорауга да тулы җавап бирелгән. Мөрәҗәгать итү, саубуллашу һәм имзалау
фразалары дөрес сайланган.
Алынган хатка рәхмәт
белдерелгән.
Эш башкарылган:  3      сорауга да җавап  бирелгән, әмма
берсенә бирелгән җавап тулы түгел. Хат стилен бозган 1–2 төгәлсезлек
бар һәм/яки
 
алынган хатка рәхмәт
белдерелмәгән.
Эш өлешчә башкарылган: 2 сорауга гомуми җавап
бирелгән, әмма 1 сорауга
бирелгән җавап тулы түгел яки бер сорауга, гомумән, җавап юк. Хат стилен бозган 3 яки күбрәк төгәлсезлек бар,
итагатьлелек
Эш башкарылма ган: 2 сорауга
җавап
бирелмәгән яки текстның күләме тулмый.
        формалары сакланмаган.  
К2 Текстны оештыру   Текст логик эзлеклелектә төзелгән һәм абзацларга
бүленештә хаталар юк; тел чаралары дөрес кулланылган; хатның төзелеше язма этикет нормаларына туры килә.
Текст, гомумән алганда, логик эзлеклелектә төзелгән, ләкин логик
бәйләнешләрдә
һәм /яки
абзацларга
бүленештә, яки хатның төзелешендә 1–2    төгәлсезлек бар.
Текст төзелешендә логик эзлеклелек сакланмаган; язма текст төзелешендә
3 яки күбрәк хата бар, яки хатның төзелеше
язма этикет нормаларына туры килми.
К3 Текстның лексик- грамматик төзелеше Коммуникатив бурычны үтәү өчен кирәк булган төрле лексик һәм грамматик чаралар
файдаланылган (текстны аңлауга зыян китермәгән 1–2 төгәлсезлек рөхсәт ителә).
Текстны аңлауга зыян китермәгән тел чараларына караган хаталар бар (3–4 тупас булмаган хата
рөхсәт ителә) яки тел хаталары юк, ләкин артык гади лексик һәм грамматик чаралар
кулланылган.
Текстны аңлауга зыян китермәгән тел чараларына караган хаталар бар (5–6 тупас булмаган хата рөхсәт ителә) һәм /яки текстны аңлауга зыян китерә торган 1–2 грамматик хата бар. Текстны аңлауга зыян китерә торган хаталар 6 дан күбрәк.
К4 Орфографи я һәм пунктуация   Орфографик һәм пунктуацион хаталар юк, яки текст эчтәлеген аңлауга зыян китерми торган 1–2 хата бар. Текст эчтәлеген аңлауга зыян китерми торган 3–4орфографик һәм пунктуацион хата бар. Текст эчтәлеген аңлауга зыян китерә торган орфографик һәм пунктуацион хаталар 4 тән күбрәк.


Шәхси хат язу биреме К1–К4 критерийлары буенча тикшерелә. Максималь 10 балл алырга мөмкин.
Текстның эчтәлеге биремгә туры килмәсә (язма хат характерында булмаса, тәкъдим ителгән сорауларга җавап урынына башка мәгълүмат язылса, тәкъдим  ителгән хат күчереп кенә язылса) бу бирем өчен 0 балл куела.
Хатның күләме 30 сүздән ким булса, К3 һәм К4 критерийлары буенча максималь  балл куелмый.
Эшнең күләмен билгеләгәндә, беренче сүздән алып соңгысына кадәр (шулай ук адрес, язылу вакыты, имза да) исәпкә алына. Хатта укучы үзенең чын исемен, адресын күрсәткән очракта эш тикшерелми.
 
Имтихан эше өчен түбәндәге билгеләр куела:
0–12 балл – «2» ле билгесе;
13–22 балл – «3» ле билгесе;
23–33 балл – «4» ле билгесе. Искәрмә: бу очракта укучының тыңлап аңлау биремнәре өчен (1–13 нче биремнәр) баллары 7 дән кимрәк булмаска тиеш. Әгәр укучының тыңлап аңлау биремнәре өчен баллары 7 дән кимрәк булса,  «3» ле билгесе   куела.
34–46 балл – «5» ле билгесе. Искәрмә: бу очракта укучының тыңлап аңлау биремнәре өчен баллары 10 нан кимрәк булмаска тиеш. Әгәр укучының тыңлап аңлау  биремнәре өчен баллары 10 нан кимрәк булса, «4» ле билгесе куела.

 

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ