Ерактагы якты йолдыз
ТАҢ ЙОЛДЫЗЫ – ЧУЛПАН БАЛКЫШЫ
РФ Президенты премиясе лауреаты, «Алтын маска», «Браво» премияләре иясе, уннарча халыкара конкурслар призёры Венера Фәрит кызы Гимадиева күптән түгел генә Татарстанның Г. Тукай исемендәге филармониясе концертлар залында А. И. Шутиков җитәкчелегендәге Халык уен кораллары оркестры белән бердәнбер концертын бирде. Аягүрә баскан зал аны 15 – 20 минутлап сәхнәдән җибәрми торды. Татарстанда Венераны белсә, менә шулай шашып-шашып опера яратучылар гына беләдер. Ә Европа аны белә, ярата һәм аның музыка тәнкыйтьчеләре «чын итальян тавышы» дип атаган лирик колоратуралы сопраносына миллионнарча тамашачы биһуш.
Бүгенге көндә Венера Гимадиева төп партияләрне башкарган сәхнәләрдән чыгып, Россия, Европа илләренең башкалаларын һәм иң эре шәһәрләрен искә төшерергә була: Лючия (Лючия ди Ламмермур), Джильда (Риголетто) – Санкт-Петербург, Виолетта (Травиата), Донна Анна (Дон Жуан» – Лондон, Лючия ( Лючия ди Ламмермур) – Париж, Джульетта ( Монтекки и Капулетти), Амина (Сомнамбула), – Берлин, Эльвира (Пуритане)– Мадрид, Снегурочка (Снегурочка) – Мәскәү…
Венера – үзебезчә әйтсәк, Таң йолдызы Чулпанның опера күгенә күтәрелү юлы нинди булган?
ОСТАЗЛАРНЫҢ ҖЫЛЫ КУЛЫ
Без аның белән Ял паркы уртасындагы «Лето» кафесында очрашкач, әңгәмәгә шул яклап якын килергә булдым, чөнки ул әле яңа гына шушы урында әнисе Фәүзия һәм энесе Эльдар белән сөйләшеп утырган. «Син музыкаль гаиләдә үскәнсеңдер», – дип фараз итүемә каршы Венера: «Минем әни дә, әти дә музыка кешеләре түгел. Әнием Фәүзия Әхтәмовна Гатина – математика укытучысы, әтием Фәрит Үзбәк улы Гимадиев – хәрби кеше», – дип, мине баштан ук аптырарга мәҗбүр итте. Аның икенче җөмләсе тагын да гаҗәбрәк булып чыкты: «Мин бит сабый чактан әледән-әле әби белән бабай гаиләсендә яшәдем». Табигатьне алдый алмыйсың шул! Бабасы Әхтәм нота белмәсә дә, гармунда гына түгел, фортепьянода да уйнаган, әбисе Роза, аңа кушылып, моңлы тавышы белән җырлаган. Әби белән бабай, Дәрвишләр бистәсендәге музыка мәктәбенә биреп, оныкларына музыка дөньясына юл ачканнар.
–Восстание урамындагы Галимҗан Ибраһимов исемендәге татар гимназиясеннән китеп, Йошкар-Олада, әни укыта торган мәктәптә укый башлагач та, музыка мәктәбенә йөрдем.11– 13 яшьләрдә Йошкар-Олада да, Казанда да татарча балалар концертларында катнаша идем. Беренче зур чыгышым «Сандугач-97» бәйгесендә булды. Миңа, гаилә хәлләре аркасында, алты гомуми белем мәктәбе алмаштырырга туры килде, – дип, Венера шактый борчулы узган балалык чорын искә төшереп алды.
Бәхетенә, музыкага сәләте эчтән бәреп торган сөйкемле кызны остазлары күздән яздырмый. Казанның П. И. Чайковский исемендәге 1 нче музыка мәктәбен тәмамлаганда, шул күчеп йөрүләр аркасында, аның кулында тулы булмаган урта белем турында таныклыгы да булмый әле. Мәктәпнең завучы Резеда Шәүкәтовна кызны, экстерн рәвештә 9 нчы сыйныф имтиханнарын тапшыртып, документ алырга мәҗбүр итә һәм, җитәкләп диярлек, Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка училищесына озата.
Хәзер анда үзен вокал бүлегенә алмауларына үкенече юк Венераның. Аның белән бер чорда Евгений Нестеров кул астындагы хор дирижёрлыгы бүлегендә чын-чынлап сәләтле егет һәм кызлар укыган. Айгөл Хәйри эстрада җырчысы булып китсә, бүгенге көндә Альбина Шаһиморатова Петербургның Мария опера театрында, ә Алексей Тихомиров «Санктъ-Петербургъ Опера»да җырлыйлар. Вокал укытучысы – тавыш кую буенча белгеч Сәгыйрова Наилә Мингалиевна яраткан укучысы Венераны консерваториягә вокал бүлегенә керү өчен әзерли. Ләкин язмышның чираттагы шаяруы димичә, нәрсә дисең– булачак опера йолдызын ул бүлеккә кабул итмиләр.
– Мин Казан консерваториясенең хор дирижёрлыгы бүлегендә бер елымны югалттым, – дип искә алды Венера, ул чорны хисләрсез генә. Ә менә Санкт-Петербургның Римский-Корсаков исемендәге консерваториясендә укыган биш ел – Казан кызы өчен «алтын чор». «Вокал кафедрасы мөдире Ирина Петровна Богачёва студентларны фәкать талант буенча гына бәяли иде. Мин үземнең алдагы җиңүләрем өчен аңа һәм педагогым Светлана Владимировна Горенковага бурычлы», – тормышта күп каршылыкларны үз сәләте белән җиңеп барган Венера бүгенге көндә дә әлеге остазларына рәхмәтле. 4 нче курста укыганда, кызны «Cанктъ-Петербургъ Опера»ның сәнгать җитәкчесе, режиссёр Юрий Александров күреп, үз театрына чакыра. Менә шулай 24 яшендә иң катлаулы партияләренең берсе– «Лючия ди Ламмермур» операсында (Доницетти) Лючия партиясен җырлаган Венера Гимадиеваның сәхнә йолдызы кабына.
ЧЫН ИТАЛЬЯН ТАВЫШЫ
– Венера, үзенең бенефисында Джильда («Риголетто») партиясен җырлап, лирик колоратуралы сопрано тавышын бөтен матурлыгы белән яңгырата алды. Ул искитмәле камил тавыш иде,– дип искә алды Казан консерваториясе профессоры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Зилә Сөнгатуллина якташыбыз-
ның «Cанктъ-Петербургъ Опера»дагы беренче мөстәкыйль чыгышын.
2010 елда Венера Гимадиеваны Мәскәүнең Зур опера театрында ачылган Яшьләр программасына кабул итеп, ул тәмамлануга, театрның солисткасы итеп алалар. Ул елларда якташыбыз әйтерсең уңыш энҗеләре астында коена. Аңа дөньяның барлык биек сәхнәләре ачык, опера сәнгатендәге барлык конкурсларга, фестивальләргә аны чакыралар. Аның партнёрлары арасында Хуан Диего, Роберто Аланья, Хосе Каррерас кебек бөек җырчыларны күрергә мөмкин. Ун ел эчендә Венера Гимадиеваның сигез премия алуын яки дипломант һәм призёр булуын гына әйтеп китик тә арадан берсенә аерым тукталыйк. 2014 елда Бөекбританиядә узган Гайндборн фестивалендә Венераның «Травиата» операсында Виолетта партиясен башкаруы дөнья аренасындагы дебют буларак кабул ителә.
«Искиткеч көчле харизмага ия бу җырчыдан күзне алып булмый, аның дулкынландыргыч нур белән өретелгән талгын тавышының һәр нотасын көтеп аласың. Күңел кылларын тиб-рәтә торган онытылмаслык дебют...» – дип бәяли әлеге вакыйганы Лондонның музыка тәнкыйтьчесе. Үзебезнең Россия журналистлары игътибарыннан да төшми якташыбыз. «Кармен» (Бизе) операсыннан соң «Венера Гимадиеваның Микаэласы нәфис тавышы һәм мәктәп укучысыныкы кебек тыйнаклыгы белән тамашачы күңелен яулап ала», – дип яза ТАСС. «Коммерсантъ» газетасы исә «Венераның тавышы чын итальян тавышы» дип билгеләп үтә.
Венера үзе:
–Опера җырчылары һәр әсәрне ул язылган телдә – итальян, инглиз, немец телләрендә җырлый. Тик бу – барыбыз да ул телләрдә иркен сөйләшәбез, дигән сүз түгел. Миңа, мәсәлән, телне шомарту өчен әледән-әле остазым янына Италиягә –коуч тренингка очарга туры килә, – дип сөйли.– Ә вокал буенча укытучым ул – минем каенанам Вера Николаевна. Музыкантлар гаиләсенә барып керүемне бәхет саныйм.
Венераның ире пианист Павел Небольсин берничә буын музыкантлар нәселеннән. Аның бабасы Мәскәүнең Зур опера театры оркестры белән дирижёрлык иткән. Хәзер аның эшен әтисе Василий дәвам итә. Павел үзе дә, Анна Нетребко һәм башка күренекле опера җырчыларының аккомпаниаторы буларак, дөньяның иң мәртәбәле сәхнәләрендә уйный.
Мәкаләнең дәвамын «Гаилә һәм мәктәп» журналының гыйнвар санында укый аласыз.
Илсөяр ГАЗИЗОВА
Фотолар Венера Гимадиева архивыннан
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Музеенда да – Исхакыйның үз язмышы
Көн дәвамында район мәктәпләрендә йөреп кичкә калсак та, ниятебездән кире кайтмадык...

Чистай якларында булганда ничек инде татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйның (1878–1954) Яуширмәдәге музеена кагылмый китәсең. Җитмәсә, Чистай шәһәренең дәүләт тарих, архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы филиалы булып исәпләнгән Гаяз Исхакый тарихи-мемориаль һәм этнография комплексы эшли башлавына – 30, ә язучының тууына 145 ел тулды. Көн дәвамында район мәктәпләрендә йөреп кичкә калсак та, ниятебездән кире кайтмадык.
Г.Тукайның Гаяз Исхакыйга багышлап язылган, әмма совет чорында аның бер генә басмасында да дөнья күрмәгән «Кем ул?» шигырен (хәзер ул «Гаяз Исхакый әсәрләре»нең VIII томына кергән) күңелдән кабатлый-кабатлый, Чистайдан 25 км ераклыктагы Яуширмәгә килеп кердек. «Бу йортта бөек татар әдибе Гаяз Исхакый берничә мәртәбә тукталган», – дигән элмә тактасы булган, янәшәдә генә әдипнең ташка иңгән бюсты торган бина каршына килеп туктаганда, караңгы төшеп килә иде инде.
ТӘПИ КИТКӘН ТУГАН ҖИР
Тукайга ияреп, менә ул «милләтне күтәргән, аңа тел биреп, тавышын яңгыраттырган, моңлы милләтне шатландырган, бер көлдереп, бер елаткан, «Таң»ны аттырган, «Инкыйраз»ны исебезгә төшергән» бөек затның беренче аваз салган, тәпи киткән туган җире...
Кытай, Франция, Польша, Алмания, Төркияләрдә яшәп мөһаҗирлекнең бөтен михнәтләрен кичерсә дә, гомер буена үз милләтенә хезмәт итүдән туктамаган затның, ни кызганыч, Яуширмәдә нигезе сакланмаган. Шулай да кайдалыгын беләләр: иске балалар бакчасы урынында булган икән аларның йорт-җире. Ә музей буларак эшләп килүче кызыл кирпечтән салынган ике катлы бинаны 1810 елларда Исхакыйларга кияү тиешле Сәйфетдин бай төзеткән.
Авылда бердәнбер ике катлы йорт була ул. Беренче катта кибет тотсалар (бина 1985 елларга кадәр авыл кибете булып тора), икенче каты килгән-киткәнгә кунак йорты буларак хезмәт иткән. Бай яшәгән өй дә янәшәдә генә булган. Гыйләҗетдин хәзрәт белән Камәрия абыстайның 16 яшьлек кызлары, ягъни Гаяз Исхакыйның Фәридәбану атлы сеңлесе Сәйфетдин байга хатынлыкка килгәндә, кияү дигәнебез 54 яшьлек ир уртасы була инде. Озак яшәмиләр – ике елдан авырып гүр иясе була бай.
ӘМИРХАН ЕНИКИ КҮТӘРГӘН БАЙРАК АСТЫНДА
Совет чорында Гаяз Исхакый иҗатын, шәхесен өйрәнү тыела, ә инде үзгәртеп корулар башланып, Әмирхан Еники Гаяз Исхакый исемен аклап, аның әдәби мирасын кайтару мәсьәләсен күтәреп чыккач, боз кузгала. 1987 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында (1997 елдан Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) «мирас комиссиясе» оештырылуга, Әмирхан Еники һәм тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Ибраһим Нуруллин да беравыздан «эшне Гаяз Исхакыйдан башларга» кирәклегенә басым ясыйлар. Г. Исхакыйның иҗатын, мирасын иленә кайтару планы карала. 92 нче елларда хөкүмәт тарафыннан махсус карар кабул ителеп, бу эш институтның планына керә.
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының (ИЯЛИ) фәнни хезмәткәре, текстолог Лена Гайнанова, 1970 елларда ук бу эшкә керешеп, язучының революциягә кадәр чыккан 4 томлык әсәрләрен гарәп имласыннан кириллицага күчергән һәм машинкада баскан була инде бу вакытка. 1991 елда Г. Исхакый әсәрләреннән Л. Гайнанова төзегән беренче җыентык – «Зиндан», кәгазь кытлыгы чорына туры килүенә карамастан, 50 мең тираж белән басылып чыга һәм язучының әсәрләре дәрес программаларына кертелеп укытыла башлый.
Бер тормыштан –
3000 экспонат
Бераз урамда юанганнан соң: «Бу чынлап торып Гаяз Исхакый аяк баскан, берничә тапкырлар биредә кунак булган йортларның берсе булып тора», – дип, музейның фәнни хезмәткәре Гөлүсә Яруллина безне эчкә дәште.
Музей оешып, эшли башлавының беренче алты елында Яуширмәнең иске мәдәният йортының бер бүлмәсендә урын ала. Әдипнең әдәби мирасын туплаучы Лена Гайнанова һәм авыл китапханәчесе Ясирә Вәлиева тырышлыгы белән ачылган музейга халык әкренләп сукмак сала, озак та үтми аңа Дәүләт музее статусы да бирелә. Шуннан соң баштарак зуррак музейларда эшләүчеләр: «Нинди музей булсын инде ул, күргәзмә генә бит», – дип әйтмәгәйләре, дип сагаебрак йөргән ханымнарның да тавышлары көрәя һәм тагын да рухланыбрак эшли башлыйлар. Заманында «фәнни гаделлек хакына» дия-дия Исхакый мирасын югалтуны милли фаҗигагә тиңләп чаң суккан Ибраһим Нуруллин белән аның җәмәгате Розалина Нуруллинада Исхакыйның алты китабы булган икән. Шуларның ксерокстан чыгарылган күчерелмәләрен дә күргәзмәгә куеп торалар. «Олы әдибебезнең мирасына лаеклы бина кирәк», – дип йөри торгач, музей 1999 елның 30 июлендә республика дәрәҗәсендә әһәмиятле мәдәни мирас объекты булып торган әлеге ташбулатка күченә. Тарихи бинага терәп салынган алтыпочмаклы нарат янкорма да булгач, музейның мәйданы шактый киңәя. 186 кв. м тәшкил иткән күргәзмә залларында бүгенге көндә 3 меңләп экспонат исәпләнә.
7 фотодан башланган
музей
– 1991 елны язгы каникул чорында мине, безнең институттан китеп, бераз Укытучыларның белемен күтәрү институтында эшләп алган фольклорчы Рәшит Ягъфәров: «Г. Исхакый турында белгәннәреңне сөйләрсең»,– дип, Яуширмәгә мөгаллимнәрнең төбәк конференциясенә чакырды. Ул чорда әле Г. Исхакыйның портретын танучылар да бик сирәк иде. Ике калын ватманга ябыштырып, Исхакыйга бәйле 50 ләп документтан, фотодан торган күргәзмә тәкъдим иттем укытучыларга. Исләре китте,–дип сөйли Лена Гайнанова. Аңа кадәр әлеге күргәзмәне институтта ел ахырында уза торган еллык конференциядә күрсәткән була инде ул. Музейның тарихы Г.Исхакыйның туганнан туган сеңлесе Сөембикә апа биргән 7 фотодан һәм галимәнең шушы күрсәтмә материалыннан башлана да инде. Ясирә ханымның китапханәдәге ике киштәне бушатып, шунда газета-журналларда Г. Исхакый турында чыккан язмаларны тезеп урнаштыруын күргәч тә: «Сезнең кебек кеше булганда нәрсәдер эшләп булачак»,– ди ул аңа, ышанычын белдереп. Шул вакытта ук күңелендә «Наполеон планнары» – аерым бинада Г. Исхакыйның музеен булдыру теләге уяна һәм Яуширмәдән эзне суытмый, тапкан бер әйберне алып килә тора. Шуңа да музейдагы фото, документ, китапларның күбесе Лена Гайнанова тапшырган экспонатлар булуы гаҗәп түгел.
Дөрес, сәяси репрессия корбаны буларак, туган җиреннән аерылып мөһаҗирлектә гомер кичергәнлектән, экспонатлар арасында әдипнең шәхси әйберләре күп түгел. Башлыча биредә әдипнең катлаулы тормышы, гаиләсе, әдәби иҗаты, милли азатлык хәрәкәтендәге эшчәнлеге турында сөйләүче мемориаль әйберләр, документлар, фәнни-популяр басмалар, фотографияләр, иске имлада язылган хатлар, китапларны күрергә мөмкин.
Сүз дә юк, экспонатларның барысы да – кадерле, барысы да – юктан бар булып, бөртекләп җыелган әйберләр. Шул исәптән әдәбият галиме Ибраһим Нуруллин әдипнең Истанбулдагы каберен зиярәт кылганда алып кайткан бер уч туфрак та саклана анда. Язучының күңелендәгесен түкми-чәчми карусыз терки барган көндәлек – үзе бер тиңе булмаган ядкяр. Экспонатлар өстәлә бару да – табигый хәл. Әйтик, 2015 елда Г. Исхакый исемендәге «Идел-Урал» фонды җитәкчесе Түләй Дуран әдипнең фотоларын, кечкенә көзгесен, Төркиядән алып килеп, музей фондына тапшырган. Гаяз Исхакыйның үз тавышы саклану – шулай ук могҗиза. 1932 елның 20 октябрендә Берлинның тавыш институтында яздырып алынган әлеге аудиоязманың да үз тарихы. «Ишахи!» дип тамгаланган әлеге язманы энциклопедия институты директоры Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев Берлин университеты архивыннан табып алып кайткан. Эзли-тикшерә торгач, аның Г.Исхакый булуы ачыкланган.
Олпат рәссам Канәфия Нәфыйков шулай ук Гаяз Исхакый язмышына битараф түгел. Аның бу темага берничә эше барлыгын беләм. Шуларның берсе биредә. Әдипнең майлы буяулар белән эшләнгән портреты музей ачылышында ук экс-президентыбыз Минтимер Шәймиев тарафыннан бүләк ителгән булган.
Гаяз Исхакыйның сеңлесе Гайнелмәрзиянең кешелеккә кия торган затлы күлмәге шулай ук безне үткәннәр белән тоташтыра. Баксаң, бер сыер бәясе торган, әлеге чиста йоннан тегелгән затлы калын күлмәкне аңа ире Мөхәммәтвафа бүләк иткән булган икән. Аның кызы – Сәламәтлек саклау отличнигы, Ташкент шәһәрендә гомер итүче йөзьяшәр Сөембикә ханым шулай ук музейга шактый мәгълүматлар биргән. Ул моннан 20 еллар элек авылга кайтып, кунак булып та киткән икән. Г. Исхакыйның бал кашыгын, шикәр савытын, әбиләре Бибикамәриянең үзе суккан өстәл япмасын, әнисенең күлмәген, апасының калфагын һәм фотолар бүләк итеп калдырган. «Элемтәләр әле дә өзелмәгән, урын өстендә булса да сөйләшеп-аралашып торабыз», – диләр музей хезмәткәрләре.
Залларның берсендә XIX гасыр ахыры – XX гасыр башына караган авыл өе эче ясап куелган: һәр өйдә була торган ап-ак мич; иртән – чәй өстәле, кичкә карават хезмәтен үтәгән – сәке, бүлмәне ике якка бүлеп торган чыбылдыкларга, ашъяулык, кызыл башлы сөлгеләргә, Камәрия абыстайдан калган шикәр савыты, тәлинкә кебек көнкүреш кирәк-яракларына, абыстайның изү-күкрәкчәләренә карыйсың да үзеңне, гомумән, Гыйләҗетдин хәзрәт белән Камәрия абыстайның өендә кебек хис итәсең. Нәкъ шушындый авыл өендә чуар чаршау артында абыстай кызларга дини сабак биргәндер, алгы якта авыл малайлары хәзрәттән белем алгандыр, дисең. Ихтимал, юк-юк та хәзрәтнең кулында Мәрьям ана гөле төшеннән тезелгән дисбесе дә күзгә чалынмый калмагандыр. Ул да биредә саклана.
Муллалыктан иҗтимагый көрәшкә
Гыйләҗетдин хәзрәт 1873 елны муллалыкка указ алып, 1902 елның гыйнварына кадәр авылның 1 нче җәмигъ мәчетендә имам-хатыйп, мөдәррис булып тора. Вазифасыннан китәргә бер ел кала ул, күзләре начар күрү сәбәпле, үз урынына улы Мөхәммәтгаязны мулла итеп билгеләүләрен сорап, Казан губернасы идарәсенә үтенеч язган була. Экспонатлар арасына «сукырлар тактасы» да очраклы гына килеп кермәгән. Күрү сәләтен югалту, сукыраю аларның нәселенә хас булган. Казандагы Татар укытучылар мәктәбен тәмамлагач, Оренбургның «Хөсәения» мәдрәсәсендә бер генә ел укытып кала Мөхәммәтгаяз. Дөрес, Яуширмәдә бер ел муллалык иткәннән соң, ул кабат Казанга китә һәм баш-аягы белән иҗтимагый көрәш, милли хәрәкәт юлына баса, патша хөкүмәте алып барган сәясәткә каршы чыгышлар ясый. Шуңа да жандармерия тарафыннан күп тапкырлар зинданнарга ябыла, сөргенгә сөрелә.
– Гыйләҗетдин хәзрәт белән Камәрия абыстайның 12 баласының исән калган бишесе дә – Гайнелмәрзия, Әхмәтхәсән, Мөхәммәтгаяз, Хәлимәбану, Фәридәбану – репрессия корбаннары. Г. Исхакыйны 70–80 еллап югалтып торуыбызның сәбәбе дә шунда: аның исеме бары 90 нчы елларда гына калкып чыкты, – дип шәрехли Гөлүсә ханым.
Экспонатлардан сөннәтче бабай пәкесе һәм калын тактадан ясалган төрмә ишеге безгә язучының «Сөннәтче бабай» хикәясен һәм 1907 елда төрмәдә утырганда, үзенең тетрәндергеч язмышын тасвирлаган «Зиндан» автобиографик повестен хәтердә яңарта. «Зөләйха» драмасын да ул төрмәдә яза башлый... Бер елдан аны, кабат кулга алып, өч елга Архангель губернасына сөрәләр. Язучы, срогын тутырмыйча, аннан да кача һәм кабат кулга алына. 1919 елны Версаль конференциясенә делегат булып сайлангач, ул инде чит илгә китә һәм ватанга кабат кайтмый. Шулай итеп, Исхакыйның горбәт чоры башлана.
Аның әдәби әсәрләрен, автобиографик язмаларын, публицистикасын, рәсми документларын, хатларын эченә алган 15 томлыгы шулай ук бирегә килүчеләрдә зур кызыксыну уятуы бәхәссез. Шуның беренче биш томын эшләгән Лена Гайнанова белән очрашып сөйләшү күп кенә нәрсәләргә ачыклык
кертте.
Галимнәр батырлыгы
Лена ханым, 1989 елның башында Исхакыйның тууына 100 ел тулу уңаеннан Төркиядә чыккан китапка нигезләнеп, табылмаган әсәрләренең һәм шул ук вакытта инде табылган китапларының исемлеген төзеп, Гаяз Исхакыйның кызына: «Әтиегезнең әдәби мирасын туплыйбыз, өйрәнәбез», – дип хат яза. Җавап бирерме, ышанырмы, юкмы дигән икеләнүләр, борчылулар да булмый түгел. Шул чагында галим, филология фәннәре докторы Әбрар Кәримуллин аңа: «Шикләнсәң, хатларыңны институт грифы куелган башлы кәгазьгә яз»,– дип киңәш итә. Ул шулай итә дә. Озак та үтми Исхакыйның Төркиядә яшәүче кызы– 84 яшьлек Сәгадәт ханымнан «Әтиемнең мирасы белән мәшгуль булуыгыз мине бик сөендерде, моның өчен никадәр рәхмәт әйтсәм дә аз булыр. Аның иҗаты– халкыбыз байлыгы. Мин картаеп киткәнгә, бу эш белән Мәхмүт Таһир шөгыльләнер, Сез сораган китапларның күчерелмәләрен берәм-берәм юлларбыз...» – дигән хат һәм Гаяз Исхакыйның дүрт китабы төрелгән бандероль килеп төшә. Бу хат шулай ук музейда саклана.
Г. Исхакыйның Төркиядәге архив хуҗасы Мәхмүт Таһирга да Лена Гайнанова нәкъ менә кызы аша чыга һәм Сәгадәт ханымның вафатыннан соң да элемтәләрне өзмәскә тырыша.
«Гарәп имласында язылган китапларга халкыбыз элек-электән сак караган, «ярамый» дигәндә дә саклап калырга тырышкан, куркып-өркеп булса да яхшылап төреп, чит-ят күзләрдән кем банкага, кем таш тоз эченә, кем ком арасына яшереп, чормаларда, подвалларда саклаган. Китап барын белсәм, вак-төяк базарына ул чагында шактый дефицит булган лимон яки кабына фил төшерелгән һинд чәе кыстырып бара идем, чөнки сатмыйлар, кара базарда бары алмашып уку бәрабәренә генә кулга төшерү мөмкин иде аларны. Китапны биргәч, алай-болай агитатор түгелме, чыннан да шунда яшиме дип шикләнеп, колхоз базары тирәсендәге иске йортларда яшәүче берәвенең өйгә кадәр озата килгәне дә булды. «Бер атнадан китер»,– дип бирә иделәр китапны. Берсен үзем күчерәм, икенчесен юк кына хезмәт хакымнан өлеш чыгарып, машинисткадан бастыртам. Юкса әманәткә хыянәт була – өлгерергә кирәк», – дип, эш барышында башкалар күзенә күренмәгән кайбер нечкәлекләргә тукталып ала Лена ханым.
Китаплары ябык фондтан ачык фондка күчерелгәч, «Басмалар дөреслеккә туры киләме, юкмы?» – дип чагыштырыр өчен дә, аңа шактый йөрергә туры килә. Чөнки кайсысының тышы булмаска, кайсысының битләре җитмәскә дә мөмкин бит әле.
Ничек кенә булмасын, зур тырышлык бәрабәренә эш дәвам итә, тик 9 – 15 томнар белән хәлләр тагын да катлаулана төшә, чөнки барлык материаллар чит илләр белән бәйле. Исхакыйның төп мирасы Төркиядә саклана. Шулай итеп, 15 томны әзерләү, дөньяга чыгару өчен 20 еллап вакыт кирәк була.
Г. Исхакый мирасын халыкка кайтарган һәм фәнни әйләнешкә керткән өчен, әлеге 15 томлык басманы әзерләүдә иң зур көч куйган галимнәр төркеме – Зөфәр Рәмиев, Лена Гайнанова, Фатыйма Ибраһимова һәм Зөфәр Мөхәммәтшин 2016 елда Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге иң зур бүләге – Дәүләт премиясенә лаек була.
– Бу чын мәгънәсендә Гаяз Исхакыйның мирасын тану, аңа зур бәя бирү иде. Г. Исхакыйның бу томнары ХХ гасыр Россия һәм татар тарихының күп якларын, проблемаларын күз алдына китереп бастыра. Аның кыйммәте дә шунда. Безгә ярдәм кулы сузучылар шактый булды. Төркиядә яшәүче галимә Илсөяр Рәмиева да Г. Исхакый мөхәррирлегендә басылган «Яңа милли юл» журналының илгә килеп җитмәгән саннарының күчермәсен институтка кайтарырга ярдәм итте. Шушы елларда институт җитәкчелеге ярдәме белән Исхакыйның шәхси архивының бер өлеше институтка күчте. Искәндәр Гыйләҗев исә Татарстан милли архивына Гали Акышның шәхси архивы кайтуына иреште. Аннан да шактый материал фәнни әйләнешкә керде. 2018 елда Түләй Дуран Г. Исхакыйның көндәлекләрен институт мирасханәсенә тапшырды. Бүген текстология бүлеге Исхакыйның көндәлекләрен матбугатка әзерләү белән шөгыльләнә. Беренче китабы басылган, икенчесе әзерләнеп ята,– ди 30 елдан артык фәнни хезмәтләр өстендә эшләгән галим Зөфәр Мөхәммәтшин.
Эзләгән – тапкан
Сүз дә юк, Чистайдагы музей, бер яктан, рус әдәбиятының Толстое белән янәшә куелучы Гаяз Исхакый шәхесенең бөеклеген күрсәтсә, әдәби мирасын популярлаштырса, икенче яктан, аның кебек милләт хадимен биргән төбәккә игътибарны арттыра, аңа юл ача. Тик «юл ачылсын» өчен иң әүвәл аның юллары булу шарт. Олы юл чатыннан Яуширмәгә кадәр 12 чакрымлы ватык юлдан керергә кирәк, авыл эчендәге юллар да һич мактанырлык түгел. Моннан берничә еллар элек дәүләт җитәкчеләре, депутатлар урынга барып, юл мәсьәләсен хәл итүдә үзләренчә билгеле бер карарга килеп киткәннәр. Тик вазгыять әлегәчә үзгәрмәгән. Моннан берничә ел элек, Укытучылар көне хөрмәтенә үзләренә бүләк ясап, Г.Исхакыйның туган җирен, музеен күрергә дип килгән бер автобус халык шул юлсызлык аркасында транспортны юл читендә калдырып, авылга саз ерып җәяү керергә мәҗбүр була.
Моннан берничә ел элек язучы Вахит Имамовның «Кайтып җитмәгән Исхакый» дигән язмасын («Мәдәни җомга». 2017 ел) тетрәнеп укыганым исемдә калган. «Бөек бунтарь рухының шәүләсе дә калмаган бит монда, авыл каныннан бу сыйфатны сытып чыгарганнар», – дип язган иде ул. Республика, район җитәкчелегенең, Исхакый рухы калмаган авылга ярамаган тагын, диюләреме соң әллә бу? Авылның чын мәгънәсендә картаеп, сүнеп баруы. Хуҗасыз калган йортлар саны да елдан-ел артуга бара, диләр, чөнки яшьләр юк дәрәҗәсендә. Авылыңда батырып эшләр эшең булмагач, каян кеше булсын ди? Шунлыктан кайчандыр гөрләп торган мәктәптә нибары 27 бала укый. Музейчыларның: «2019 елга кадәр музейга килүчеләр күбрәк иде, хәзер сирәгәйде», – диюләре дә оптимизм өстәми. Юл салудан тыш, музейга ремонт кирәклеге көн кебек ачык. Бер үк экспозицияне күпме күрсәтергә мөмкин? Гадәттә, музейчылар аны ун ел саен яңартып кору ягында. Шулай булгач, реэкспозиция– шулай ук көн таләбе. Заманчалык– интерактивлык, иҗади пространство, экскурсияләрне аудио һәм видеоязмалар белән тулыландыру, яктылык элементларын эшкә җигү җитми. Катлаулырак нәрсәләрне аңлату өчен инфографикада да күрсәтеп булыр иде. Өстәмә мәгълүмат алу өчен инновацион технологияләрдән файдалану да– заман таләбе. Музейны Чистайга күчерәбез дә баш бәласе хәл ителә диләр икән – ялгышалар. Исхакыйның тамырлары Яуширмәдә. Аның исеме авылны танытырга, үстерергә, яшәртергә, башкаларны да бирегә магнит урынына тартып торырга тиеш. Булсын, Чистайда да булсын– ул анда укыган, төрмәдә утырган. Чеховның дистәдән артык музее булуын беләбез.
Музей янәшәсендәге элеккеге каралты-куралар яңартылса, аларга да эш табылыр иде. Юкса хәзер «авыл туризмы» дигән төшенчә яшәешкә шактый нык үтеп керде. Лена Гайнанованың, музейга ремонт ясалып, экспозицияне яңартып коргач, Гаяз Исхакыйның түш кесәсендә генә йөрткән документларын музейга куярга планлаштыруы да – галимәнең яхшыга өметләнүе ул.
Сөмбел ТАИШЕВА фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар