Логотип Магариф уку
Цитата:

Практик мәсьәләләр чишү

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелгән «Авыл укытучысы» бәйгесе авыл мәктәпләрендә нәтиҗәле эшләүче, иҗади фикерләүче педагогларны ачыклау һәм аларның тәҗрибәсен тарату максатыннан үткәрелә. Игътибарыгызга бәйгенең 2024 елгы абсолют җиңүчесе Лилия Шакированың дәрес эшкәртмәсен тәкъдим итәбез.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелгән «Авыл укытучысы» бәйгесе авыл мәктәпләрендә нәтиҗәле эшләүче, иҗади фикерләүче педагогларны ачыклау һәм аларның тәҗрибәсен тарату максатыннан үткәрелә. Игътибарыгызга бәйгенең 2024 елгы абсолют җиңүчесе Лилия Шакированың дәрес эшкәртмәсен тәкъдим итәбез.

 

Лилия ШАКИРОВА,

Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбенең

югары квалификация категорияле

математика укытучысы

 

Дәрес максатлары:

Белем бирү максаты: практик мәсьәләләр чишү күнекмәләрен үстерү; функциональ грамоталылыкны булдыру; исәпләү күнекмәләрен камилләштерү.

Үстереш максаты: укучыларның фикерләү сәләтен үстерү; дәреснең проблемаларын күрә белү; чишү юлларын эзләү; нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү; үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белергә өйрәтү; игътибарлылыкны үстерү.

Тәрбия максаты: төгәл фәннәргә кызыксыну тәрбияләү; дәрестә укучыларның сәләтен тулысынча ачу өчен уңай халәт булдыру; үзара ярдәмләшү; үз хезмәтенә намуслы караш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет нәтиҗәләре: практик мәсьәләләрне дөрес чишә белү.

Метапредмет нәтиҗәләре: математик белемнәрне тормышта куллана  һәм башкаларга аңлата алу, төркемнәрдә эшчәнлек барышында үзара киңәшләшеп эшләү.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: практик мәсьәләләр чишү вакытында үз гамәлләреңне дөрес бәяләү, аңлап эшләү.

Дәрес тибы: белемнәрне ныгыту дәресе.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, Microsoft PowerPoint программасында әзерләнгән презентация, карточкалар, Математика 5 класс дәреслеге. Авторлары: Н.Я. Виленкин, А.С. Чесноков һ.б.

 

Дәрес барышы

  1. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру

– Хәерле көн, укучылар. Сезнең белән чираттагы очрашуыма мин бик шат. Ә сезнең кәефегез ничек? Кәефегез яхшы икәнен баш бармакларыгыз белән күрсәтегез әле. Бик яхшы, минем дә кәефем әйбәт. Дәресне башлыйбыз.

 

  1. Белемнәрне актуальләштерү. Телдән исәпләү

– Күз алдыгызга китерегез әле: бүген безнең кабинет – фәнни-тикшеренү институты булсын. Ә сез, укучылар – әлеге институтның хезмәткәрләре. Сезне фәнни киңәшмәгә чакырдылар. Сезгә төрле лабораторияләрдә эшләргә туры киләчәк. Ә хәзер кемнең нинди лабораториядә эшләячәген ачыклыйк. Мин сезгә сораулар бирәм, дөрес җавапны тактада ябыштырылган карточкалар арасыннан табарга кирәк.

  1. 100 см га тигез булган үлчәү берәмлеге. (Метр.)
  2. Юлны табу өчен ... (Тизлекне вакытка тапкырлыйбыз.)
  3. Вакыт нинди латин хәрефе белән тамгалана? (t.)
  4. 1 кг да ничә грамм? (1000.)
  5. Тизлекне табу өчен ... (Юлны вакытка бүләбез.)

6. Сөякләрнең ныклыгы һәм үсеше өчен кирәк булган минерал. (Кальций.)

– Ә хәзер карточкаларны әйләндерәбез. Укучылар, әйтегез әле, нинди сүзләр килеп чыкты? (Физика, химия.)

– Кемнәр физика сүзен төзи, физика лабораториясенә, кемнәр химия сүзен төзи химия лабораториясенә рәхим итегез.

– Ә сезнең бу сүзләрне ишеткәнегез бармы?

– Әйе, укучылар, дөрес. Физика фәне табигатьтә булган физик күренешләрне, химия фәне матдәләрнең төзелешен, составын, химик реакцияләрне өйрәнә. Ә инде якыннанрак бу фәннәр белән 7–8 нче сыйныфларда танышырсыз.

– Бүгенге дәрестә сез үз эшчәнлегегезне үзегез бәяләрсез. Сезнең парталарда бәяләү критерийлары бар, сез шунда эшчәнлегегезгә  тиешле баллны куярсыз, соңыннан нәтиҗә чыгарырбыз.

 

Бәяләү бите

Фамилия, исем______________________________  

Дәрес этаплары

Балл

Сорау-җавап

 

Телдән исәпләү

 

Эксперимент үткәрү

 

Мөстәкыйль мәсьәләләр чишү

 

Нәтиҗә

 

 

Критерий:

– биремнәрне дөрес эшләдем – 2 балл;

– биремнәрне дөрес эшләдем, ләкин кайбер авырлыклар туды – 1 балл;

– биремнәрне эшли алмадым – 0 балл.

 

– Ә хәзер дәреснең беренче этабына балларыгызны куегыз. (Балларны куялар.)

– Дәресебезне бөек математик Дьёрдь Пойа афоризмы белән дәвам итәсе килә. (Хор белән укыйлар.)

Йөзәргә өйрәнергә теләсәң, курыкмыйча суга кер;

Мәсьәлә чишәргә өйрәнәсең килсә, аны чиш!

– Укучылар, ничек уйлыйсыз, без бүген дәрестә нишлибез? (Мәсьәләләр чишәбез.)

– Әйе, дөрес, бүгенге тема «Практик мәсьәләләр чишү». Дәфтәрләрне ачып датаны, теманы язабыз.

– Нинди максат куярбыз без бүген үз алдыбызга? (Мәсьәләләрне дөрес итеп чишү.)

– Әйе, дәресебезнең максаты мәсьәләләрне дөрес итеп чишәргә өйрәнү. Математик мәсьәләләр фәндә дә, тормышта да гаять күп очрый. Без һәрвакытта да дөрес чишү юлларын табарга тиеш.

– Ә хәзер эшчәнлегебезне дәвам итеп телдән исәплик:

81 : 9                            90-30

15 · 3                           32 : 32

33 + 16                        44 · 0

96 · 100                      170 : 10                     (Балларны куярга.)

 

  1. Төп өлеш – белемнәрне ныгыту

1 нче эш – эксперимент үткәрү.

– Сезнең өстәлләрдә конвертлар бар. Әйдәгез, эксперимент дигән конвертны табыгыз, миңа күрсәтегез. Конвертта эксперимент үткәрү өчен бирем бар. Сезгә биремне укырга һәм, экспериментны башкарып, биремгә җавап табарга кирәк. Ә кирәкле җиһазлар сезнең өстәлләрегездә.

1 нче төркем – физиклар.

Озынлыгы 100 см булган А пунктыннан В пунктына автомобиль юлга чыга. Тиешле үлчәүләрне башкарып, автомобильнең тизлеген табыгыз.

(Җиһазлар: секундомер, уенчык машина, юл рәсеме.)

2 нче төркем – химиклар.

10–11 яшьлек балага тәүлегенә 1200 мг кальций кирәк. Әгәр табиб 2 айлык курс билгеләсә (октябрь, ноябрь айларына), ничә савыт кальций кирәк булыр?

(Җиһазлар: кальций витамины савыты.)

(Эксперименттан соң балларны куярга.)

 

  1. Физкультминут

– Ә хәзер ял итеп алыйк.

 

  1. Мәсьәләләр чишү

– Ә хәзер икенче конвертны ачыйк. Анда мәсьәләләр бирелгән. Сезгә аларны чишәргә кирәк. Һәр җавапны без интерактив тактада билгеләп барырбыз. (https://learningapps.org сайтында пазл төзү.)

1 нче төркем – физиклар.

Марат белән Айрат – туганнар. Алар велосипедта йөрергә яраталар. Табигатькә чыгып, алар дуслары белән ярышлар оештыралар.

1 нче сорау. Озынлыгы 800 м булган парк юлының төрле очларыннан Марат белән Айрат бер үк вакытта бер-берсенә каршы велосипед белән юлга чыгалар. Маратның тизлеге 50 м/мин, Айратныкы 70 м/мин. 2 минуттан соң алар арасында ераклык күпме булыр?

2 нче сорау. Марат белән Айрат янына паркка аларның дусты Самат та велосипед белән килеп җитте. Әгәр аның тизлеге Маратныкыннан 2 тапкырга артыграк булса, Марат, Айрат һәм Саматның тизлекләрен кимү бару тәртибендә языгыз.

3 нче сорау. Айратка әнисе шалтыратты да, аңа парктан кайтып китәргә туры килде. Айрат өеннән паркка 9 минут килде. Әгәр кире өенә кайтканда, ул тизлеген ике тапкыр киметсә, Айрат өенә ничә минутта кайтып җитә?

2 нче төркем – химиклар.

1 нче сорау. Йомырка кабыгы күбесенчә кальций карбонатыннан тора. 100 г кальций карбонатында 40 г кальций бар. Бер йомырка кабыгының массасы уртача 10 г булса һәм тавык 1 елга якынча 220 йомырка салса, тавык организмы елына күпме кальций югалта?

2 нче сорау. Тавык организмында югалган кальций күләмен тутырыр өчен, аларга акбур ашаталар. Әгәр бер тавыкка бер елга 2 кг акбур кирәк булса, 5 тавыкка күпме акбур кирәк булыр?

3 нче сорау. Диаграммада һәр елны тавыклар өчен ничә килограмм акбур тотылганы күрсәтелгән. Горизонталь юнәлештә еллар, вертикаль юнәлештә тотылган акбур массасы. 2022 елда ничә килограмм акбур тотылган?

 0    2019   2020    2021   2022    2023

Укучылар, карагыз әле, пазлда нинди сурәт барлыкка килде? (Менделеев таблицасы.)

– Сезнең бу таблицаны кайда да булса күргәнегез бар идеме? Ә кем төзегән аны?

– Әйе бик дөрес, Менделеев Дмитрий Иванович – бөек галим, химик, физик, химик элементлар таблицасын төзүче. Әлеге таблицаны ул төшендә күргән. Д.И. Менделеев 1834 елда туган. Быел аңа ничә яшь булыр иде икән? (190 яшь.)

– Әйе, балалар, быел аның юбилей елы. Менә без дә аның кебек бүген химиклар, физиклар булып карадык, шулай бит. Афәрин, балалар. (Балларны куярга.)

 

  1.  Билге кую

– Ә хәзер үзебезнең баллар санын исәплик һәм тиешле билгене куйыйк.

7–8 балл – «5»ле

5–6 балл – «4»ле

3–4 балл – «3»ле

 

  1. Нәтиҗә ясау. Йомгаклау

Җөмләне дәвам ит:

    • Бүген мин … белдем.
    • Мин бүген дәрестә …
    • Миңа иң ошаганы …
    •  
  1. Өй эше
  1. Мәсьәләне чиш.

Кәримнең авырлыгы 45 кг, Динар аннан 7 кг га кимрәк, ә Рәмис Динардан 5 кг га авыррак. Әгәр лифт 120 килограммнан артыграк авырлыкны күтәрә алмаса, бу егетләр бер үк вакытта лифтта күтәрелә алырлармы?

  1. Классташларың өчен тормыш белән бәйле практик мәсьәлә төзергә.

 

– Укучылар, онытмагыз! Физика – математиканың уң кулы, химия – күзе. Математика – фәннәр патшасы. Мин сезнең математиканы яратуыгызны телим.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ