Хезмәт дәресләрендә уку грамоталылыгын формалаштыру
Бүгенге көндә, белемгә кызыксыну уяту һәм ихтыяҗ тудыру – заман таләбе. Әлеге сыйфатларны формалаштыру һәм үстерүдә, башка фәннәр кебек үк, хезмәт фәне дә зур урын алып тора. Шул ук вакытта гомуми белем бирү системасында функциональ грамоталылыкны формалаштыру – иң төп максатларның берсе.
Гүзәлия ГЫЙМАЕВА,
Казандагы М.И. Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназиянең
I квалификация категорияле
хезмәт укытучысы
Алёна ХӘКИМУЛЛИНА,
Казандагы М.И. Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназиянең
I квалификация категорияле
хезмәт укытучысы
Бүгенге көндә, белемгә кызыксыну уяту һәм ихтыяҗ тудыру – заман таләбе. Әлеге сыйфатларны формалаштыру һәм үстерүдә, башка фәннәр кебек үк, хезмәт фәне дә зур урын алып тора. Шул ук вакытта гомуми белем бирү системасында функциональ грамоталылыкны формалаштыру – иң төп максатларның берсе.
Балаларыгыз укый беләме?
Максатка ирешү өчен, тормыштагы барлык үзгәрешләргә тиз һәм мөстәкыйль рәвештә җавап таба, фикер йөртеп, анализлый белергә кирәк. Болар – функциональ грамоталылыкның төп нигезе, чөнки ул – кеше тормышының һәм эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә стандарт тормыш бурычларын гамәли белем нигезендә хәл итү дигән сүз.
Уку грамоталылыгы төрле төрләрдә бирелгән (язма, фото, сөйләм, графика, иллюстрацияләр, видео, схемалар һ.б.) хәбәрне чагыштырырга, интерпретацияләргә, анализларга ярдәм итүче база күнекмәсе булып тора. «Өлкәннәрнең төп бурычы – балада укый белү талантын ачу», – ди совет шагыйре С.Я. Маршак. «Балаларыбыз укый беләләрме?» – дигән сорауга җавап ачык күренә кебек. Ләкин балалар бары тик язылганны гына укый белә. Уйланып укырга, текстның сыйфатын һәм әһәмиятен бәяләргә, тексттан кирәкле мәгълүматны һәр укучы да ала алмый.
Уку һәм укый белү – бер үк нәрсә түгел. Дөрес уку мәсьәләсе игътибар үзәгендә кала. Хезмәт дәресләрендә укучыларның уку грамоталылыгын формалаштыру һәм үстерү төп бурычларының берсе булып тора.
Уку күнекмәләре
Укучылар хезмәт дәресләрендә текст белән эшләү барышында түбәндәге уку күнекмәләрен белергә тиешләр:
1) мәгълүматны табарга һәм аерып алырга;
2) мәгълүматны интеграцияләргә һәм интерпретацияләүгә;
3) текстның эчтәлеген һәм формасын аңларга һәм бәяләргә, үз фикерен әйтергә һәм исбатларга;
4) гамәли бурычны хәл итү өчен тексттан мәгълүмат куллана белергә.
Хезмәт дәресләрендә уку грамоталылыгын куллануның берничә ысулын карап үтик.
Уку өчен җайлаштырылмаган язмаларны куллану
Бу җиһазлар белән эшләү буенча инструкцияләр, технологик карталар, ашамлык яки материал составы турындагы мәгълүматлар булырга мөмкин. Язмада кулланыла торган технологик терминнар укучыларга аңлаешлы булырга тиеш.
«Кулинария» бүлеген өйрәнгәндә, майлы балыктан бутерброд ясауның технологик картасы бу ысулга мисал булып тора.
| № | Ашамлыкларның исеме | Саны | Әзерләү эзлеклелеге | Инвентарь |
| 1 | Бодай яки кара икмәк | 5–6 кисәк | 1 см калынлыкта кисәргә, табада яки җиңелчә кыздырырга | пычак, такта |
| 2 | Акмай | 50 г | ипигә юка итеп ягарга | пычак |
| 3 | Шпрот консервысы | 1 банка | бер ипи кисәгенә 2 кисәк балык куярга | чәнечке, салфетка |
| 4 | Кыяр яисә помидор (тозланган) | 1–2 данә | кыярны һәм помидорны юка гына түгәрәкләп яки озынча итеп турарга | такта, кыяр, пычак |
| 5 | Укроп, петрушка | 1әр сабак | яфраклар белән бизәргә | пычак |
График мәгълүмат
График мәгълүматны текст мәгълүматына күчерүгә бирем тәкъдим итү һәм, киресенчә, текст мәгълүматны график мәгълүматына күчерү.
График сурәтләр нигезендә техник җайланмаларны, эскиз нигезендә кием моделен тасвирлау яки текст тасвирламасы нигезендә 3D-модель төзү дә бу ысулга мисал булып тора.
«Сызым» бүлеген үткәндә, катлаулы сызымны укуны мисал итеп китерергә була. Бирелгән катлаулы сызымны карап, сызымны язма мәгълүматка күчерәләр.
1. Сызымның төп язмасын укып, эшләнмәнең исемен, масштабын, нинди материалдан эшләнүен, детальләр санын билгелиләр.
2. Сызымдагы күренешләрне анализлап, эшләнмәнең гомуми формасын күз алдына китерәләр, сызымда киселешләрнең нинди төр күренеше кулланганын ачыклыйлар.
3. Спецификацияне өйрәнеп, сызымдагы позиция номерларын спецификация белән чагыштыралар.
4. Сызымда детальләрнең формасын һәм үзара ничек тоташуын билгелиләр.
5. Эшләнмәнең сызымда максималь зурлыгын табалар.
6. Эшләнмәне ничек җыю турында күзаллап язалар.
Сәнгать язмаларын һәм фольклорны куллану
Алар укучыларга технологик процессны үзләштерергә һәм уку грамоталылыгын формалаштырырга ярдәм итә. «Кулинария» бүлеген өйрәнгәндә, «Ике бака турында гыйбрәтле хикәя»не кулланып, сөт әверелешен, «Бодай бөртеге маҗаралары» һәм «Башак» әкиятен ярмалар, камыр төре темаларын өйрәнгәндә куллану мисал булып тора. Балалар, ул әкият белән танышып, сорауларга җавап биреп, нәтиҗәләр ясыйлар. «Өч җеп: Мамык, Киндер һәм Ефәк әкиятен» укып таблицаны тутыралар.
| Тукыма исемнәре | Нәрсәдән алына? | Файдалы үзлекләре | Җитешсезлекләре |
| Мамык |
|
|
|
| Киндер |
|
|
|
| Ефәк |
|
|
|
Инфографика куллану
Ул катлаулы темаларны структурага салырга һәм гадиләштерергә, аналитик фикерләүне үстерергә һәм фәнгә кызыксыну уятырга ярдәм итә. Бу ысулны технологик процессларны күрсәтү, материалларны чагыштырып анализлау, куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату өчен кулланырга мөмкин.
Пычак астына сузылган бармак, үзеңнән юнәлтелгән пычак, яшелчә тураганда пычакны тотуны (бармаклары эчкә бөгелгән, «мәче тәпие» кебек) сурәтләгән рәсемнәр рәвешендә бирелгән куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре; түтәлдән салатка кадәр яшелчә юлын, җитештерү һәм куллану чылбырын күрсәтүче белем бирү плакаты – болар алдагы ысулга мисал булып тора. Плакатта туфракны әзерләү, орлык чәчү һәм үстерү; өлгергән уңышны кул белэн яисә техника белән җыю; температура режимын саклап, складка яисә кибеткә илтеп җиткерү; кухняда яшелчәне юу, турау, салат итеп болгату, салатны бизәү этаплары рәсемнәр белән күрсәтелгән.
Шулай итеп, хезмәт дәресләрендә уку грамоталылыгын формалаштыру укучыларга фикерләп укырга, укыган мәгълүматтан кирәкле мәгълүматны алырга, булган белемнәр белән чагыштырырга, интерпретацияләргә һәм бәяләргә ярдәм итә.





Комментарийлар