Логотип Магариф уку
Цитата:

Әгерҗе балалар бакчасында – консультация үзәге

Әгерҗе районы – Татарстанның иң ерак төньяк-көнчыгыш чигендә – Удмуртия куенына кереп утырган төбәк. Ә менә бу якларга килеп чыккач, Әгерҗенең дә әле әйләндереп алынган коймасының теге ягыннан ук Удмуртия җирләре башланган балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышырга туры килде үземә.

Киләсе елга үзенең кырык еллыгын билгеләп үтәчәк коллектив ул. Тынгысыз, бердәм, эзләнүчән, сабыйлар күңелен ихлас  күңелдән аңлый белгән тәрбиячеләрдән тора ул. Ирешкән уңышларын санап бетерерлек тә түгел. “Әлеге уңышларыбызны бездә тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре белән дустанә, аңлашып эшләвебезнең нәтиҗәсе”, – ди әлеге бакча мөдире Лениза Рафис кызы Батырова. Чыннан да, бу шулай. Һәрдаим әти-әниләрнең ярдәмен, теләктәшлеген тоеп эш итә алар. Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән агымдагы елда иҗади хезмәттәшлекне тагын да ныгыту юлларын эзлиләр. Әйтик, бу балалар бакчасы коллективы әти-әниләргә консультация ярдәме күрсәтүне яхшы оештырганы өчен 2 миллион 600 мең сум күләмендәге грантны откан. Шул акчага “Без бергә” дигән консультация үзәге оештырып җибәргәннәр. Нәтиҗәдә бу бакчада тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре генә түгел, хәтта Әгерҗенең үзеннән, район авылларыннан да ата-аналар бирегә килеп, логопед, психолог,  дефектолог, педиатр, социаль педагог кебек тәҗрибәле белгечләрдән бала тәрбияләүгә кагылышлы сорауларга бушлай  киңәш-ярдәм  алып китә ала. Узган ел 10 мең кешегә шундый ярдәм күрсәтелгән.

Грант акчасының беркадәр өлешен файдаланып, бакчада сенсор бүлмәсе булдырганнар. Анда психолог  һәм логопед балалар белән дәресләр үткәрә. Биредә сабыйларга шөгыльләнү өчен ФОП бассейны, ком өстәле бар.

Балалар бакчасына килеп керүгә, инде өченче я  дүртенче балаларын бирегә йөртүче ата-аналарның фотоларын туплаган баннер сине каршылый.

Бу бакча коллективы, елның-елында районда оештырылып килүче “Талант гаиләдә туа” дигән конкурста катнашып, җиңүчеләр исемлегендә була. Ата-аналар катнашында узган һәр истәлекле вакыйга, ирешкән уңышлар “Әти-әниләр – безнең горурлык” дигән альбомга туплана барыла.

Бакчадагы урта төркем балалары өчен “Гаилә гыйлеме” дигән түгәрәк эшләп килә. 


Таһир САБИРҖАНОВ
Альберт САБИР фотолары

Галерея

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ