Логотип Магариф уку
Цитата:

Әгерҗедә юбилейлар елы

Әгерҗе төбәге – элек-электән бай тарихлы, мәгърифәтле, зыялы, әдәбиятыбызга бик күп әдипләр биргән як.

– 2024 елны нинди уй-ниятләр белән башлап җибәрдегез? Әгерҗе районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәсилә САФИУЛЛИНА белән Кадыбаш мәктәбе юбилеенда очрашкач, әңгәмәбезне шушы сораудан башладык.

– Бик дөрес, бертуган Бубилар үзләре генә дә сәгатьләр буена сөйләрлек тарихи материалны эченә ала. Тиздән Мөхлисә Бубиның юбилее булачак, аңа багышлап мәктәп, район күләмендәге чаралар узачак,– диде Вәсилә ханым. – Безнең Таҗи Гыйззәт, Ләбиб Айтуганов исемендәге мәктәпләребез булу шулай ук ул коллективларның укыту-тәрбия эшенә йогынты ясамый калмый. Быел без Кадыбаш мәктәбенең 125; 2 нче шәһәр мәктәбенең 105 еллыкларын уздырдык. Апрель аенда Күләгәш башлангыч мәктәбенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Ә мондый олы тантаналар бездә булдымы-булды өчен генә үтми. Анда йөзләгән укучыларыбыз кайта һәм без аларның ни дәрәҗәдә мәктәпне зурлауларын, үзләрен укытып чыгарган мөгаллимнәргә рәхмәтле булуларын күрәбез һәм шуны бүгенге укучыларга да күрсәтәбез. Ул чаралар, Интернет челтәрләрдә чагылыш табып, бик зур резонанс тудыра, аның кайтавазы икенче юбилей-очрашуларга кадәр дәвам итә.

Мәктәпләрдә, мәгариф системасындагы мөһим вакыйгалар, вакытлы матбугатта яктыртылып, тарихта үз эзен калдыра барырга тиеш, дип уйлыйм. Бу нисбәттән без «Мәгариф» журналы редакциясенә рәхмәтлебез. Төбәк тарихын барлау максатыннан чыгып, мәктәп музейларын хәзерге заман таләпләренә җавап бирерлек эчтәлектә эшләргә тырышабыз. Моның өчен башка шәһәр һәм авылларның мәктәп музейларына йөрергә, алардагы тәҗрибәне өйрәнергә туры килә. Музейлар 2 нче мәктәптәге кебек дөрес итеп эшләнгән булса, ул нәтиҗәле тәрбия урыны булып тора. Хәзер заман башка, җыр башка дигәндәй, балалар, ата-аналар белән эшләү елдан-ел катлаулана. Шуңа күрә тәрбия эшләренә яңадан-яңа формалар эзләргә һәм табарга туры килә. Яңача эшләү – шуның бер алымы ул.

– Бердәм дәүләт имтиханнары турында ел дәвамында язып торабыз, нәтиҗәләрегездән канәгатьме?

– БДИ нәтиҗәләре турында сөйләшәбез икән, бер елны ул бик яхшы, икенчесендә чак кына кайтышрак та булырга мөмкин. Аны кайчагында фаразлап та булмый. Узган уку елында, әйтик, мәктәпне 92 бала тәмамлады. Шуларның 82 проценты югары уку йортларына, бюджет урыннарына керде. Бу инде уку-укыту процессының дәрәҗәсе турында сөйли. Нәтиҗәләр куандыра: имтиханнарны югары балларга бирүчеләр күрсәткече буенча да безнең рейтинг югары. Ун фәннән баллар республика һәм Россия күрсәткеченнән югары булды. Бу һаман да шул укытучыларыбызның белемле, укытуның сыйфаты югары булуын дәлилләп тора. Ата-аналар да укытучыларга бик рәхмәтле. 125 еллык тарихы булган Кадыбаш мәктәбен генә алсак та, анда еллар дәвамында физика, математикадан көчле мөгаллимнәр эшләп килә. Ул мәктәптә инженер сыйныфлары ачу укучыларны шактый җәлеп итте. Анда хәтта Казан лицееннан унынчы сыйныфка кайтып, әбиләрендә, туганнарында яшәп укучыларыбыз да бар. Әле тагын да Казан, Ижау мәктәпләреннән кайтырга теләүчеләр булуын беләбез. Моңа кадәр кайтып урнашканнары быел мәктәпне тәмамлый, имтихан нәтиҗәләре яхшы булыр дип өметләнәбез.

– Чабудан тарта торган проблемаларга килсәк...

– Билгеле, минусларыбыз да юк түгел. Иң аянычы – авыл мәктәпләрендә бала санының кимүе. Без күп еллар дәвамында 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы укучыларыбызның күпчелеге Ижау, Сарапул шәһәрләренең уку йортларына китә баруын әйтә киләбез. Ни өчен дигәндә, бездә юридик зат буларак теркәлгән һөнәри училище, көллиятләр бөтенләй дә юк. Авыл хуҗалыгы, кооперация кебек тармакларга белгечләр әзерләүче күп профилле, заман таләпләренә туры килердәй уку йорты булса, күпләр үзебездә үк төпләнеп калыр иде. Әлегә тимер юл тармагы өчен нибары өч төрле белгечлек бирүче училищеның филиалы гына эшли.

– Укытучылар һәм остазлар елы Әгерҗе районы укытучыларына нинди дә булса стимул, киләчәктә дәртләнеп эшләрлек этәргеч бирдеме?

– Иң мөһиме, без яшь укытучыларда өлкән педагогларга карата игътибар, ихтирам, хөрмәт хисен тагын бер кат күңелләрендә ныгытуга ирештек, дип уйлыйм. Район күләмендә өлкән укытучыларыбызны-остазларыбызны барладык, авыл укытучыларын Тирсә мәктәбенә, шәһәрнекеләрен 3 нче мәктәпкә чакырып, район күләмендә зур чаралар уздырдык. Әгерҗедә гомерләрен балалар укытуга багышлаган 28 укытучылар династиясе бар. Аларның барысын бергә чакырып, 1 нче гимназиядә очраштырдык. Заманында пионер, комсомол оешмаларын, музейларны җитәкләгән, укучылар арасында тәрбия эшен җәелдергән педагогларыбыз да читтә калмады. Өлкән буын педагогларыбыз өчен спектакльләргә, музейларга культпоходлар оештырып, күңелләрен күрергә җай таптык. Укытучылар һәм остазлар елында балалар бакчалары мөдирләре, тәрбиячеләрне дә онытмадык. 6 нчы балалар бакчасында алар өчен истәлекләргә шактый бай зур очрашу уздырдык.

Мәктәпләрдә остазлык хәрәкәте тагын да ныграк колач җәйде. Әйтик, 3 нче шәһәр мәктәбендә 12 яшь укытучының һәрберсенә остазлар беркетелгән. Без мондый ярдәмнең уңай нәтиҗәсен профессиональ осталык, «Дебют» конкурсларына әзерлек чорында да нык тоябыз. «Институтны тәмамлап килгән мәлне теориядән гайре артыгын белмәгән булсак, хәзер эш тәҗрибәбез бар»,– диләр алар. Бу яшь укытучылар сайлаган профессияләрендә калсын дигән максатны күздә тотып эшләнә. 3 нче мәктәпнең информатика укытучысы Светлана Журавлёваны кем генә нибары өчьеллык стажы булган укытучы дияр икән? Остаз белән киңәшләшеп иңгә-иң эшләү, тәҗрибә уртаклашуның нәтиҗәсе озак көттермәде. Укучысы информатикадан имтиханны 100 баллга тапшырды.

– Соңгы елларда район мәгариф системасындагы үзгәрешләр яссылыгында татар теле укытылуга тукталыйк әле.

– Бүгенге көндә авылларда алты татар мәктәбе эшләп килә. Әгерҗенең үзендә исә татар мәктәбе юк, татар сыйныфлары гына бар. Шәһәрдәге балалар бакчаларын барласак, аларның һәркайсында татар төркемнәре эшли. Мәктәпләрнең балалар бакчасы төркемнәрендә шулай ук татар төркемнәре эшләп килә. Булганны саклап калырга тырышабыз. Районыбыз күпмилләтле. Кызганыч, авыллардагы татар, удмурт, мари мәктәпләрендә балалар саны елдан-ел кими. Шуңа күрә дә колачлау ягыннан карасак, процентлар югары түгел, чөнки татарларның күпчелеге район үзәгендә яши. Тел укытуның нәтиҗәсенә килсәк, һәр елны безнең татар, рус, удмурт, мари телләре буенча республика олимпиадаларында җиңүчеләребез бар. 2022–2023 елларда 14 җиңүчебез булса, 2023–2024 елда 17 урын яулаганбыз.

– МЭШ – яңа платформага күчү укытучының хезмәтенә нинди йогынты ясады?

– Мин бу платформаны бик шәп дип уйлыйм. Башта без аның асылын аңлап бетермәдек. Укытучыларыбыз да аны хупларга атлыгып тормады. Яңалык тарафдары булмаганнар ачыктан-ачык каршы иделәр. Шуңа да карамастан районыбыз иң беренчеләрдән булып, МЭШ программасына күчте. Нинди генә материал юк анда. Балаларга өй эшләрен цифрлы форматта бирергә була, укучылар, коллегалар белән видеоэлемтәгә чыгып аралашырга мөмкин. Бу– укытучылар өчен бик уңайлы уникаль программа дияр идем. Цифр форматында өй эше биргәннән соң, автомат рәвештә тестларын тикшерергә була. Ата-аналар да балаларының билгеләрен карый ала, дәрестә булганмы-юкмы анысын да күрәсең, нинди өй эше бирелгән – барысы да аермачык. Мәктәптә нинди чаралар үткән, үтәчәк – һәммәсе шунда. Бу платформаның әлегә бары уңай якларын гына күрәм.

– Гаилә һәм мәктәп бердәм булганда, укыту-тәрбия эшендәге теләсә нинди чатаклыкларны җайларга мөмкин дип уйлыйбыз. Гаилә елы район мәктәпләренә ниндидер яңалыклар алып киләчәкме?

– Яңалык булмас, әмма без гаиләнең тормышта иң мөһим нәрсә булуын аңларга тиешбез. Минем уйлавымча, Әтиләр советы, Әниләр советы, Әбиләр советы, Остазлар советы, Тимур отрядлары советы ныклап эшләп китәргә тиешләр. Авыл җирендә элек-электән укытучыларны, аларның гаиләләрен һәрвакыт үрнәк итеп куйганнар. Без дә үрнәк гаиләләрне барлаячакбыз. Сарсак-Омганың күз уңында булган укытучылар династиясе – Маркитоновлар гаиләсен генә алыйк. Ире мәктәп директоры тормыш куркынычсызлыгы нигезләрен, ә хатыны инглиз телен укыта. Гаилә башлыгы бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша. Аның гел әйтә торган сүзе бар: «Мин булмасам, илебезне, минем өч кызымны кем яклар, кем саклар?» Нинди һөнәр иясе булуына карамастан, тимерьюлчымы ул, авыл хуҗалыгында хезмәт куямы, укытучымы – аларның нәсел шәҗәрәләрен өйрәнеп, тәрбия темасына түгәрәк өстәлләр, төрле бәйгеләр уздырачакбыз. Харитоновлар гаиләсе узган ел, Мәскәүдә Россия күләмендә 200 конкурсант арасында уздырылган «Туган телебез гасырлар буе яңгырап торсын» дигән конкурста үзләренең удмурт милли гореф-гадәтләрен күрсәтеп, 40 җиңүче арасына керделәр. Алар– Удмуртиядә уза торган конкурсларда гел катнашып килүче иҗади гаилә.

– Фән һәм техника елында үз проектларыгыз буенча нинди грантларга исәп тотасыз?

– Техник иҗат белән шөгыльләнү һәр бала өчен кызык. Без бу юнәлеш буенча Россия, республика күләмендәге грантларны өйрәнеп, аларда да катнашырга ният бар. Тематик чаралар, конкурслар белән дә кызыксынып торабыз. «Үсеш ноктасы» проекты җиһазлары безгә планлаштырган чараларны тормышка ашырырга ярдәм итәр дип ышанабыз. Гомумән дә, «Үсеш ноктасы» балаларыбызга һөнәри белем сайлауда ярдәм итә һәм ул җиһазларның төп фәннәрдән имтиханнарны уңышлы бирүгә дә файдасы гаять зур. Күп кенә мәктәпләрдә информатика, картинг, робототехника түгәрәкләренә балалар бик теләп йөриләр. Иң башта балалар бакчалары, башлангыч сыйныф укучылары катнашында «Киләчәк – инженерия кулында» дигән фестиваль-конкурс уздырырга планлаштырабыз. Квадрокоптерлар белән эш итәргә өйрәнү балаларда шулай ук зур мөмкинлекләргә юл ача. RoboLego конструкцияләү дип аталган өстәмә белем бирү программалары буенча башлангыч һәм урта буында муниципаль конкурс игълан итәчәкбез. Нинди генә тармакны алсак та, фән-техниканың үкчәгә басып килүен күрәбез. Укучылар заман белән бергә атлый. Район башкарма комитетының күптән түгел булып узган еллык сессиясе алдыннан куелган күргәзмәдә укучыларыбыз Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровка көзге уңышны җыя торган роботларын күрсәттеләр. Әле менә Әгерҗе терлекчелек комплексында 300 мең сумлык чит ил җайланмасының бер детале сафтан чыккан икән дә, робототехника түгәрәген җитәкләүче Айрат Гадыршин 3D-принтерда шуны эшләп биргән.

– Уку елы төгәлләнергә дә күп калмый. Аның нәтиҗәсенә фаразлар ниндирәк?

– Быел 11 нче сыйныфны 85 бала тәмамлый. Иң уңышлыларга элек алтын, көмеш медаль бирелгән булса, хәзер беренче һәм икенче дәрәҗә медальләр тапшырыла. 15 ләп бала әлеге медальләргә дәгъва белдерер дип фаразлыйбыз. Тирсәдә һәм Әгерҗенең 4 нче мәктәбендә социаль педагог сыйныфлары укучыларын чыгарачакбыз. Алар киләчәктә өлкән буын укытучыларны алыштырырлар дигән өметебез бар. Профориентация эшен дүрт юнәлештә максатчан алып барабыз. Укытучы, авыл хуҗалыгы, медицина, тимер юл хезмәткәрләре һөнәрләрен колачлаучы проектларыбыз бар. Бу – системалы алып барыла торган зур эш һәм без аны бала чыгарылыш сыйныфка җиткәч кенә түгел, ә күпкә иртәрәк 8–9 нчы сыйныфлардан ук башлыйбыз. Авыл хуҗалыгы юнәлешендәгеләр атнасына өч-дүрт тапкыр комплексларга тракторчылар, умартачылар янына барып, эш барышын, шартларын күзәтәләр, хезмәткә түләү мәсьәләләрен сораштыралар. Рөхсәт ителгән юнәлешләрдә үзләре дә эшләп карыйлар. Табиблар белән мәктәпләрдә уздырылган очрашулардан соң да балалар үзләре өчен билгеле бер фикергә килеп кайта. Әгерҗе  тимерьюлчылар шәһәре буларак аерылып тора, күп кенә балаларның әти-әниләре шул тармакта эшләгәч, үзебезнең база предприятиеләрендә очрашулар шулай ук еш уза.

Расиха ФАИЗОВА

Фотолар мәгариф идарәсе архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ