Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәт төбәге мәктәбендә – Риза Фәхреддин атналыгы

Быел киң җәмәгатьчелек татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы, педагог, язучы, журналист, олуг дин әһеле Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 165 ел тулуны билгеләп үтә.

Шул уңайдан күп кенә мәктәпләрдә Риза Фәхреддиннең тормыш юлына һәм гыйльми эшчәнлегенә багышланган кичәләр, конференцияләр булып узды. Тик алар берәр чара  һәм аерым бер көндә генә. Ә менә Әлмәт районының Ринат Галиев исемендәге Сөләй урта мәктәбендә Ризаэддин Фәхреддиннең туган көнен атналык рәвешендә билгеләп үттеләр.
Атна дәвамында мәктәп китапханәсендә Ризаэддин Фәхреддин иҗатына багышланган китап күргәзмәсе эшләде. Олуг мәгърифәтчебезнең иҗатына һәм тормыш юлына багышлап рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар. Сыйныф сәгатьләрендә «Ризаэддин Фәхреддин – бөек шәхес» темасына әңгәмәләр уздырылды.  

6 – 8 нче сыйныф укучылары белән татар әдәбияты дәресендә “Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре” темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Укучылар галимнең тормыш юлын яктырткан фильм карады.  “Әдәпле бала нинди булырга тиеш?”, “Әдәпле бала ничек киенеп йөри?”, “Ата-ана. Туганлык. Гаилә” темасына әңгәмәләр уздырылды. 

Риза Фәхреддин атналыгы кысаларында мәктәп музее җитәкчесе Гөлнара Равил кызы Гатауллина 8 нче сыйныф укучылары белән тарих дәресен мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда уздырды. Укытучы укучыларны Р.Фәхреддин яшәгән чорда әби-бабаларыбызның киемнәре, көнкүрештә һәм хезмәттә кулланган кораллар белән таныштырды.  


Таһир САБИРҖАНОВ
Фото мәктәп архивыннан 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

2

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ