Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада «Туган тел» шигырь укучылар бәйгесе

Арчаның 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе базасында «Туган тел» шигырь укучылар бәйгесе уздырылды.

21 нче февраль – Халыкара тел көне уңаеннан, Арчаның 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе базасында «Туган тел» шигырь укучылар бәйгесе уздырылды. Чараны мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Энҗе Мостафина сәламләү сүзе белән ачып җибәрде.

Бәйгедә 70 кә якын 5-11 нче сыйныф укучысы, 24 укытучы катнашты. Конкурс укучыларны татар шигъриятенә тарту, татар халкының мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру; укучыларны иҗатка тарту максатыннан үкәрелә, дип хәбәр итә Арча районының мәгариф идарәсе.

Укучыларның чыгышларын мәртәбәле жюри әгъзалары - Арча районы Казан арты музее хезмәткәре Гөлүсә Хаҗиева, “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе вәкиле, Арча районы китапханәсе китапханәчесе Дилә Абдуллина, Апаз урта мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Алсу Фәйзиева, Яңа Кишет төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфәния Җәләлетдинова бәяләде. Бер укучының да чыгышы игътибарсыз калмады. Укучыларга  район мәгариф идарәсенең истәлекле  бүләкләре тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ