Логотип Магариф уку
Цитата:

Әсәдуллаев йортында китапханә

Мәскәү Кремленең кызыл диварларыннан унбиш минутлык юлда безнең өчен гаҗәеп тә, сөенечле дә булган татар китапханәсе эшли. Ул Әсәдуллаевлар йортына урнашкан. Аның нәрсәсе шулкадәр шаккатмалы соң, дип сорасагыз, җавапны бу язмадан үзегез табарсыз.

Әлеге китапханәнең ишекләре бер гасырга якын элек, 1926 елда ачылган. Шуннан соңгы унбиш ел эчендә ул төрки халыкларның иҗатыннан бай коллекция туплый: 1940 елга монда инде берничә мең китап була һәм аларны укырга йөзләрчә мәскәүле-төрки йөри. Биредә Хөсәен Ямашев исемендәге эшчеләр клубы эшли. Нәкъ шул чорда Муса Җәлил, Оренбургтан килеп, Мәскәү дәүләт университетына укырга керә. Аның шуннан соңгы унике ел гомере Әсәдуллаевлар йорты белән бәйле. Мондагы ятим балалар йортында, абыйсы фатирлы булганчы, шагыйрьнең сеңлесе Хәдичә дә яшәп тора.

– Муса, Мәскәүгә килүгә, Әсәдуллаевлар йортындагы иҗади мохиткә чума һәм аны моңа кадәр булмаган югарылыкка күтәрә, – дип сөйли безнең гидыбыз, педагогика фәннәре кандидаты Марат Сәфәров. Ул, оештырган әдәби түгәрәк, иҗат түгәрәге генә булмыйча, мәскәүлеләрне әдәби татар теленә өйрәтү үзәге дә була. Башкала метросын төзүче Касыйм, Нижгар татарлары анда күпләп йөриләр. Ул аларга метроны ничек төзүләре турында язмалар алып килергә куша һәм шуларны әдәбиләштерү үрнәкләрен күрсәтә. Муса Җәлилнең биредә иҗатчылар белән эшләүдәге тагын бер үзенчәлеге: ул түгәрәк әгъзаларының таланты нинди юнәлештә булуын ачыклап, аларга дөрес юл күрсәтә. Мәсәлән, шигырь язып маташкан Габдрахман Әпсәләмовка ул: «Син озын, сюжетлы әйберләр язарга яратасың, прозага тотынсаң, уңышлырак булыр», – ди. Сугыштан исән-сау кайткан Әпсәләмов классик татар әдибе булып китә. Мәскәүдә яшәгәнгә, ана телен начар белгән Мордовия татары Әхмәт Симаевка Муса журналистиканы сайларга киңәш итә. Сугышка кадәр Воскресенск шәһәрендә журналист булып эшләргә өлгергән Симаев белән Җәлил кабат Германиядә очрашып, фашизмга каршы бергә-бергә оешкан эшчәнлек алып баралар һәм шуның өчен палач балтасы астында җәзалап үтереләләр.

Әсәдуллаев йортындагы милли тормыш, 1934 елда Мәскәү консерваториясе каршында Татар опера студиясе ачылгач, аеруча җанланып китә. Муса Җәлил тәрҗемә иткән чит ил опералары нигезендә студентлар татарча музыкаль концерт-тамашалар күрсәтәләр.
ГИТИСны тәмамлаган Газиз Айдарский җитәкчелегендә «Эшче» театры эшли. Аның артистлар коллективы, нигездә, башкала заводларында һәм метро төзелешендә эшләүче татар эшчеләреннән тора.

– Әтисенең исемен мәңгеләштерү максатыннан Әсәдуллаевлар йортының диварына Газиз Айдарский хөрмәтенә мемориаль такта куйдыру өчен режиссёрның кызы – балерина Әлфия Айдарская зур тырышлык салды, – дип, гидыбыз бинадан чыгышлый безнең игътибарны мәрмәр тактага юнәлтте.

Кызганычка, сугыш елларында китапханәнең эше туктый. Анда хәрби госпиталь урнаша. Аннан соң аны СССР Чит илләр наркоматына тапшыралар. Иң аянычы – шул елларда китапханә фонды таралып, югалып, әрәм-шәрәм булып бетә. Күп еллар узгач кына, Әсәдуллаевлар йорты да, андагы китапханә дә элекке вазифасына кайта. Моңа Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Мәскәү мэры Юрий Лужков белән дус булуы аркасында гына ирешелде, дип саный Марат әфәнде. 2003 елда Татар мәдәни үзәге оешкач, китапханә әкренләп кабат китап белән тулыландырыла.

– Хәзерге вакытта китапханәдә 7 мең данәдән артык китап исәпләнә. Монда элекке классик әдипләрдән алып бүгенге язучыларныкына кадәр төрле жанрдагы әсәрләрне табарга була. Алар арасында шәхси тупламалардан күчкәннәре дә, авторлар үзләре бүләк иткәннәре дә бар, – дип сөйләде безгә китапханә мөдире Розалия Хәнәфиева.– Өч ел элек Татар китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин белән элемтәгә чыккач, безгә яңа басмалардан бер мең китап килде. Әле менә кичә генә дә йөз китаплы посылка алдык. Бирегә бишәр ел китап укырга йөрүчеләр бар.

Даими китап укучыларның берсе – Лилия Агадулина белән без дә таныштык. Ул элек тува, абхаз шагыйрьләрен тәрҗемә иткән. Китапханәдә Габделҗәббар Кандалый китабына тап булып, аның шигырьләренә гашыйк булган. Хәзер шуларны тәрҗемә итә.

– Бүгенге көндә китапханә китаплар белән танышу урыны гына түгел. Монда шимбә-якшәмбе юк: һәр көнне тормыш кайный. Өч укытучы – Асия апа, Альбина һәм мин – татар теле дәресләре уздырабыз. Өлкәннәр төркеме дә бар, 35 бала үсмерләр-яшьләр төркеменә йөри, – дип башланган әңгәмәбезне дәвам итте Розалия ханым. – Дөресен әйткәндә, бу – Мәскәүдә бердәнбер татарча сөйләшү, аралашу урыны. Монда китап укучылар конференцияләре, китап презентацияләре үткәрелә. Язучылар, журналистлар гына түгел, галимнәр дә килә. Тел, әдәбият, сәнгать институты галимнәре Габдулла Тукай томлыклары белән таныштырып, китапларын бүләк итеп киттеләр. Әле менә 30 мартта Әмирхан Еникинең 115 еллыгына багышланган әдәби кичә уздырырга җыенабыз. Шунысы гына кызганыч: без мәскәүлеләрне татар теленә өйрәтеп ятканда, татар авылларында ана теле югала бара. Үзем туган Кукмара районына кайтканда шул хәлне күреп, йөрәк әрни.

Әгәр гомер буе Мәскәүдә яшәгән милләттәшләребез туган телләрен өйрәнүгә илтифат итәләр икән, димәк, башкаладагы ата-аналар моның кирәклеген аңлаганнар. Милләттәшләр колагына шуны әйтәсе килә: «Татарның акылы төштән соң» дигән әйтем тел язмышына туры килмәсен иде.

Камил ТАИШЕВ

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ