Логотип Магариф уку
Цитата:

Әстерхан Сабан туе маҗаралары

Мин дә сибелгән татарның Бер газиз баласы ла; Иделем аша юл сузам — Чакрымнар арасыннан.

Бөтендөнья татар конгрессыннан Әстерхан якларына сәфәргә кузгалуга, колакта әнә шул җыр чыңлый башлады. Автобус белән бер тәүлек барасы дигәч, башта шикләнебрәк тә калган идем. Әмма юлдашларымның күңеле көр, уе нык булуларын күреп, бик тиз тынычландым. Милли рухтагы җырлар көйләп, шигырьләр сөйли-сөйли, Идел буйлап X гасырга кадәр Хәзәр диңгезе дип аталган Каспий диңгезенә таба юл тоттык.
 

ХАҖИТАРХАН – ӘСТЕРХАН: ТАТАРЧА ҖЫРЛАУЧЫ ФОНТАННАР ҺӘМ ТУКАЙ, ҖӘЛИЛ ҺӘЙКӘЛЛӘРЕ
Кая гына барсаң да, борынгы бабаларыбыз дөнья тоткан җирләрдә милләттәшләребезнең төзек йортларда, мул һәм җитеш тормышта яшәвенә сөенеп кайтасың. Әстерхан далаларына җәелеп урнашкан татар авыллары да шундый ук. Бөтенроссия авыл Сабан туе үткән Җәмәле авылы да, Сабан туеның бер өлеше буларак кичке концерт оештырылган Каңга авылы да зур, матур йортлары, күркәм кешеләре белән истә калды. Әлбәттә, төрле төбәктә яшәүче милләттәшләребезнең үз үзенчәлеге, үзенә генә хас гадәте, холык-фигыле бар. Рус милләтеннән булган таксист абыйның сөйләве буенча, Казан татарлары төскә-биткә әстерханлылардан нык аерылып тора. Ни гаҗәп, шәһәр буйлап сәяхәткә алып чыккан беренче кешебезнең улы да Казанда яши икән.
  
– Үзем дә быел барып күрергә тырышам әле ул матур шәһәрне. Улым шунда укырга китте дә татар кызына өйләнеп, төпләнеп калды. Ә биредә без, татарлар һәм руслар, бик тату яшибез, – дип сөйләде ул. Тик менә базарда сатып көн күрүче татарларның бүгенге көндә аннан кысрыклап чыгаруларын әйтеп, бераз күңелне төшерде.
Әстерхан өлкәсе күптөрле милләтләрне сыендыруы белән аерылып тора. Әмма ни кызганыч, заманында олы ханлык корган милләттәшләребез хәзер өлкәдәге бер миллион чамасы халыкның 48 меңен генә тәшкил итә. Ә күршедә генә үз дәүләтләре булган казахларның саны 140 мең чамасы. Шулай ук Азәрбайҗан белән Дагстаннан килүчеләр дә бик күп икән. Әлбәттә, инде күпчелекнең өстенлек алуы да билгеле.
Биредәге татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динара Мәҗитова әйтүенчә, 3 ел элек Әстерхан татарлары автономиясе оешкан. 2008 елдан «Татар кызы», «Татар егете» бәйгеләрен үткәреп киләләр. «Биюче шәһәр» дигән яңа проект башлап җибәргәннәр. Ул елга яры буенда флешмоб буларак уза.
– Бирегә төрле буын вәкилләре җыела, аларның һәрберсенә бирер өчен милли кулъяулык-
лар өләшеп чыгабыз. Шулай ук даими рәвештә язучылар, рәссамнар һәм төрле интеллигенция вәкилләре белән очрашулар булып тора. Мондый форматтагы иҗади күрешүләр яшьләр өчен дә, олылар өчен дә бик мөһим, – дип сөйли ул.
Безнең тарихчылар әйтүенчә, бүген Әстерхан дип үзгәртелгән һәм күчебрәк утырган Хаҗитархан каласы да бу җирдә мең еллар элек үк хасил булган. Элек монда Хәзәр каганаты, аннары Дәште Кыпчак иле дөрләгән. 1395 елда Әстерханның Аксак Тимер тарафыннан яулап алынуы һәм яндырып юкка чыгарылуы да
мәгълүм. Урта һәм Түбән Идел тирәли таралып утырган татарлар яңа каланы елганың икенче як ярында өр-яңадан төзергә мәҗбүр булганнар. ХV гасыр уртасында Алтын Урда таркала башлагач, 1456 елда Түбән Иделдә Әстерхан ханлыгы оеша.

Әстерхан үзе зур гына мәйданны били. Унбер утрауны 27 күпер тоташтыра. Элек биредә базарларга сәүдә юлы хәстәрләү өчен Идел елгасыннан кала үзәгенә таба, Казан Болагы кебек итеп, ике озын инеш казыганнар. Әстерхан өлкәсендә яшәүчеләр, гадәттә, авыл бакчаларында үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчә һәм балык сатып көн күрә. Иделнең диңгезгә койган өлешенә йөз чакрымлап кына юл калса да, елга тамагында яшәүчеләрнең күбесе, безнең диңгезне күргән дә юк, диләр. Чын Каспийны күрер өчен, Махачкалага кадәр барырга киңәш иттеләр.
Кала яртылаш революциягә кадәр сәүдәгәрләр төзеп калдырган кирпеч һәм агач йортлардан тора. Әстерханның яңа кирмәне Казанныкыннан зуррак мәйданга урнашса да, ничек кенә моңсу яңгырамасын, биредә татарлыкның эзе дә юк. Шушы тирәдә мәчет манарасы гына булса да күзгә чагылмасмы икән дип күпме әйләнсәк тә таба алмадык. Шулай да шәһәрдә 12 мәчет эшләп тора. Бу каланың тарихи урыннарының берсе булып саналган Ак мәчетнең наиб хатыйбы Мөслим хәзрәт Юнысов аларга татарларның да йөреп торуын, мәчет каршында яшьләр һәм балалар өчен дәресләр дә үткәрелүен сөйләп сөендерде.
Ә менә матурлап эшләнгән яр буендагы музыкаль фонтаннар яныннан үткәндә тагын бер кат гаҗәпләндем. Биредә бөтен урамны тутырып татар җырлары, татар моңы агыла иде. Мондый күренешне бит Казанда да сирәк очратасың. Әллә инде Сабан туе кунаклары хөрмәтенә шулай махсус рәвешен китергәннәр, анысы безгә караңгы.
Бер көн алдан килүебез юкка гына булмаган. Кунаклар өчен биредәге татар интеллигенциясе вәкилләре белән очрашу, аралашу мөмкинлеге булдырылган иде. Аңа кадәр, әлбәттә, Казаннан һәм башка төбәкләрдән килгән бер төркем журналистлар, каләм әһелләре, язучылар, рәссамнар һәм җәмәгать эшлеклеләре бөек шагыйребез Габдулла Тукайның һәйкәленә чәчәкләр салырга җыйналды. Әстерхан каласының элеккеге Татар бистәсендә Тукайга бронза һәйкәл 2013 елда куелган. Ул шәһәрнең «Дуслык» татар мәдәнияте җәмгыяте инициативасы һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән барлыкка килә. Аның проектын Бакый Урманче эшләгән, ә бронза сынны мәшһүр рәссамның укучысы Владислав Авдеев гәүдәләндергән.

Казанда чагында ук шагыйрьнең якын дустына әверелгән шагыйрь Сәгыйть Рәмиевнең, Тукайның сәламәтлеге начарая баруын ишетеп, аны Әстерханга кунакка чакыруы мәгълүм. Шагыйрь биредә кымыз белән дәваланган. Сәгыйть Рәмиевнең Әстерханда Габдрахман Гомәри исемле мулла чыгара башлаган «Идел» газетасында эшләве билгеле.
Тукай һәйкәленең күршесендә генә бөек шагыйребез исемен йөрткән татар мәктәбенә дә керми китә алмадым. Шөкер, мәктәп директоры Надежда Гоголева һәм татар теле, әдәбияты укытучылары Гөлфия Вәлиева, Наилә Есенбаева әле кайтып китәргә өлгермәгән иде. Алар белән, татар теле сыйныфына җыйналып, хәйран гына гәпләштек. Мәктәп директоры тырышлыгы белән 74 нче рус мәктәбенә Г.Тукай исеме биргәннәр һәм татар сыйныфлары ача башлаганнар. Хәзер мәктәптә укыган 1500 баланың 40 проценты – татар. Шушында ук белем алучы башка милләт балалары да татар теле дәресләренә теләп йөри. Әлеге мәктәпкә Татарстан хөкүмәте дә һәрдаим ярдәм кулы сузып тора. Китаплар, дәрес-
лекләр мәсьәләсен хәл итәргә булышалар, дип сөйлиләр татар теле укытучылары. Казанга да еш килеп торалар икән. Үзем исә биредәге «Мәгариф» журналларын күреп, тагын бер кат сөендем.
Шәһәрнең икенче башында исә каһарман шагыйребез Муса Җәлилгә бюст тора. Аның янәшәсендә үк төрле төстәге гөлчәчәкләр эченә күмелеп утырган Мәхтүм Колый һәм Гомәр Хәйям һәйкәлләрен дә күрергә мөмкин. Әстерхан дәүләт университетында татар зыялылары катнашында узган конференциядән соң Җәлил бюсты каршында да тантаналы чара булып, чәчәкләр куелды. Караңгы төшкәч, кунаклар Әстерханнан тугыз чакрым ераклыкта урнашкан Каңга авылына үзебезнең артистлар алып килгән концертны тыңларга ашыкты. Биредә ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтен-
дөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы медале һәм рәхмәт хатлары белән татар мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән Әстерхан өлкәсе кешеләрен бүләкләде.
ДӨЯЛЕ САБАНТУЙ
Сабан туе кайда да Сабан туе инде ул дисәк тә, Әстерхан өлкәсендә узган быелгы бәйрәм башкаларыннан берникадәр аерылып торды. Боларның берсе биредә яшәүче күпмилләтле халыкның мәдәнияте, аш-сулары тәкъдим ителү булса, икенчесе – дөяләр чабышы.
«Әле сезгә яхшы һава торышы эләкте», – диеште җирле халык. Көне эссе булса да, кояшның болыт астына качып кына томанланып күренеп торуы башта күңелсезрәк тоелган иде. Әмма Сабан туе тәмамланырга бер-ике сәгать кала көньяк кояшының кыздыра башлавын сизгәч, ул сүзләрнең хаклыгына төшендек.

Безне зур итеп русча һәм кечерәк кенә татарча «Бөтенроссия авыл Сабан туе» дип язылган капка янында каршы алдылар. Керүгә үк, калкурак итеп куелган ап-ак ике «Лада Гранта» машинасы һәм бер NEXT газеле күзгә ташланды. Икесе – Татарстан Рәисе бүләге, берсе Әстерхан губернаторыныкы икән. Аларның ияләрен соңрак ачыкларбыз, тузан булмасын дипме, йомычка һәм пычкы чүбе җәелгән юллардан мәйданга таба юлыбызны дәвам итик. Капканың бер ягында ипподром булса, икенче ягында Сабантуй сәхнәсе, сату нокталары, остаханәләр, көрәш мәйданы һәм биредә яшәүче халыкларның утарлары урнашкан иде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин, Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин да шул утарлар буенча, мөхтәрәм кунаклар булып, мәйданга таба атладылар. Сабан туе капкасы янына Россиянең бөтен төбәгеннән диярлек җыелган татар милли-мәдәни оешмалары вәкилләре тезелеп баскан иде. Һәркайсы үз төбәгенә хас җырларны башкарып, төрле музыка уен коралларында уйнап каршы алган түбәтәйле абый-апаларны гына түгел, арада яшьләрне дә күреп, күңел сөенде.
Сабан туеның кереше ике өлештән торды. Беренчесен Татарстан артистлары куйса, икенчесендә әстерханлылар сәхнә тотты. Татарстан өлешен халыкка ТР халык артисты Чулпан Закирова  җитәкчелегендәге «Казан» бию ансамбле  тәкъдим итте. Аларга Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Актанышның «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм балалар кушылып, Сабан туе бәйрәменең мәгънәсен, аңа әзерләнү, ярыш мизгелләрен, милли үзенчәлекләрне күрсәттеләр.
Икенче өлештә Әстерхан артистлары үз төбәкләре турында сөйләде. Биредә өлкәнең символына әйләнгән лотос чәчәген дә, бер төркем балыкчыларны да, фән, төзелеш хезмәткәрләрен, күптөрле милләт вәкилләре дуслыгын да күрергә мөмкин иде. Иң соңында исә, Татарстан һәм Әстерхан коллективлары бөтен сәхнәне тутырып, бергәләп җырладылар.
– Бу – Россиядәге беренче Сабан туе, Татарстанда да Сабантуй оештырылмады әле. Әлеге бәйрәмгә килгән делегацияләргә, Әстерхан халкына зур рәхмәтләремне җиткерәм. Сабантуй ул – сабан бәйрәме, – дип ачып җибәрде бәйрәмне Рөстәм Миңнеханов һәм Әстерханның милли җәмәгатьчелегенә Дәүләт бүләкләре дә тапшырды. Керү юлында торган NEXT микроавтобусы Әстерхан татарларының милли-мәдәни мохтариятенә бүләк ителде. Игорь Бабушкин исә котлау сүзләреннән соң Сабантуйның күчмә билгесен Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонинга  тапшырды. Димәк, 2024 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Пермь өлкәсенең Барда авылында үтәчәк.
Сәхнәдә яраткан артистларыбыз катнашында концерт дәвам итеп калды, ә без ипподромга йөгердек. Чөнки анда иң кызыгы – дөяләр чабышы булырга тиеш. Атлар ярышып бетерүгә, мәйданга дөяләр чыкты. Биредә яшәүчеләр әйтүенчә, дөя чабышы традициясе Әстерхан өлкәсендә 90 нчы еллар башында барлыкка килгән. Төбәк дәрәҗәсендә ярышлар 2000 елдан бирле үткәрелә. «Дөя – үзсүзле хайван һәм аны чабарга мәҗбүр итәр өчен махсус осталык кирәк», –ди әстерханлылар. Ике мең метр дистанциягә чабышта Әстерхан өлкәсе районнарыннан һәм Калмык Республикасыннан унсигез җайдак катнашты. Ике чабыш нәтиҗәләре буенча финалга ун кеше чыкты. 200 мең сумлык төп бүләкне Калмык Республикасыннан Лада исемле дөясе белән Дамир Дюсенбаев яулады.
Ат чабышында җайдак Борис Ванджаевның аты беренче килде. Җиңүчегә Әстерхан губернаторы Игорь Бабушкин «Лада Гранта» автомобиленең ачкычларын тапшырды.
Ипподром янында да бәйрәм гөрли иде. Мәйдан читендә аерым бер мәйданчыкта профессиональ җайдаклар атлар белән төрле милләт биюләрен башкара. Каскадёрлар ат өстендә татарча да, русча да, кавказча да биеделәр. Бер читтә Әстерханда асралучы хайваннардан күргәзмә ясаганнар. Анда нинди генә токымлы тәкәләр, кәҗәләр, дөяләр, атлар юк!
Әлбәттә, һәр Сабан туеның төп бизәге – милли көрәш. Сабантуйның рәсми ачылышына кадәр үк аерым мәйданда көрәш башланды. Финалда Татарстан егетләре Раил Нургалиев белән Муса Галләмов тартышты. Көчләр тигез кебек тоелса да, тәҗрибәсе зуррак булу сәбәплеме, Нургалиев үзенекен итте һәм Әстерханнан җиңүче булып, үзенең 38 нче машинасын алып кайтып китте.
КАЙДА СЕЗ, ӘСТЕРХАН ТАТАРЛАРЫ?
Быелгы Бөтенроссия авыл Сабан туе әнә шулай дөяләре, колачлылыгы һәм төрле милләтләр мозаикасы белән истә калды. Бер тәүлеклек юлда талчыгуны онытып, әле бер мәйданчыкта, әле икенче утарда тамаша карап, халык белән аралашып йөрдек. Һәрберсе Сабан туе кунакларына үзләренең сый хөрмәтеннән өлеш чыгарды, иң танылган ризыкларын күрсәтеп, авыз итеп карарга да тәкъдим итте. Җыр-бию, төрледән-төрле музыка уен кораллары, милли бизәлешләрнең исәбе-хисабы юк иде.

Үзем, әлбәттә, иң беренче нугайлар янына ашыктым. Казанга Сөембикә ханбикәбезне биргән милләт вәкилләре биредә ничек яшәп ята? Мин килгәндә, алар, бик дәртләнеп, Хәния Фәрхи җырларына бииләр иде. Рәхәтләнеп бер үк телдә диярлек сөйләшсәк тә (аерма татар теленең диалектлары кебек кенә), алар үзләрен нугай татарлары дигәнгә каршы булуларын белдерде.
– Без нугайлар, аны кечкенәдән әби-бабайлар аңыбызга сеңдереп үстерде. Әстерханда 10–12 меңләп нугай яши. Безнең халык берничә район һәм авылга сибелеп урнашкан. Үз телебезне сакларга, үстерергә тырышабыз. Шулай ук татар җырларын да, русныкын да рәхәтләнеп тыңлыйбыз, җырлыйбыз. Дус-тату яшәүгә ни җитә, – дип сөйләде Зөнфирә ханым Мурзалиева.
Ул каланың Идел буе районында яши, укытучы булып эшли икән. 1988 елда «Дуслык» дип исемләнгән ансамбль оештырып җибәргәннәр. Зөнфирә ханым – ансамбльнең җитәкчесе. Шулай да үзләренең Казанга тартылуларын, күбесенең балалары һәм туганнарының безнең якларга китеп урнашуы турында әйтми булдыра алмадылар.
Казах халкы үзләренең дәртле, көр һәм горур булулары белән әллә кайдан аерылып тора. Сабан туе дәвамында төрле уен коралларында уйнап, җырлап, бәйрәмдәге халыкның күңелен күрделәр, алар мәйданчыгы янында биеп торучы абый-апалар саны кимемәде.

Моннан тыш, калмыклар, казаклар, азәриләр, Дагстан халыклары һәм башка милләтләрнең мәдәнияте белән танышырга насыйп булды. Казаклар нәзек арканга басып, пычаклар белән уйнап шаккатырса, калмыклар кунакларга үзләренчә тозлы чәй пешереп эчертте. Төрле мәйданчыкларда бушлай остаханәләр эшләде.
Ә Татарстан мәйданчыгын Кукмара районы оештырган. Алар Җәмәле авылына берничә атна алдан китеп, чип-чиста юан бүрәнәләрдән зур утар, өйләр, сәхнә төзегәннәр. Биредә Сабантуйның буеннан-буена үзешчәннәр чыгыш ясады.
Үткән елларда Рәисебез Рөстәм Миңнеханов Сабантуйның эстрада һәм спорт бәйрәменә әйләнеп кала баруын әйтеп узган иде. Быел исә бәйрәмнең миллилеген кайтарырга тырышулары сизелә анысы. Үзәк сәхнәне алсак та, үзешчәннәрнекен алсак та, спорт бәйгеләрен алсак та, миллилеккә зур игътибар бирелгән иде.
Әмма шәхсән минем үземә нәкъ менә биредәге Әстерхан татарларының яшәү һәм көнкүрешен, аларның гореф-гадәтләрен чагылдырулары җитеп бетмәде кебек. Узган ел Мордовиядә үткән Сабан туенда ул як татарларын бер күрергә, сөйләшергә тилмереп кайтсам, монда әле Әстерханның үзендә, ичмасам, татарлар белән аралаша алдым. Әмма шулай да биредәге татар авыллары буенча сәяхәт итеп, анда урнашкан мәктәпләр, музейларны күрү, чын Әстерхан татарының тормышы белән танышу хыялда гына калды. Киләсе елларда Сабантуй оештырып, милли брендыбызны Россиягә һәм дөньяга танытучылар әнә шул якларга да игътибар бирсеннәр иде.

 

Фәния Лотфуллина

 

 

Фотолар автор, Салават КАМАЛЕТДИНОВ һәм  БТК архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ