Логотип Магариф уку
Цитата:

«MINGAZOV» кавер-төркеменең беренче концерты булачак

Бүген Татмедиага «MINGAZOV» кавер-төркеме егетләре килде. Артист егетләр журналистларга беренче зур концертлары турында сөйләде.

Россиянең беренче һәм бердәнбер  татар кавер-төркеме –  «MINGAZOV» татар эстрадасы дөньясында 2018 елда аваз салган иде. Төркем егетләре  татарның легендар ретро-җырларына, хитларына яңа сулыш өреп, аларга авторлы аранжировка ясап тамашачыга җиткерә. 

– Без элеккеге һәм хәзерге вакытта бик популяр, халык арасында яратып тыңланыла һәм башкарылучы җырларны замана тыңлаучыларына җиткерәбез. «Әлдермеш», «Яшьлегем чишмәләре», «Су буенда учак яна» әсәрләренә кушылып җырларга яратучылар күп. Репертуарда 80 нән артык шундый әсәрләр  бар. Башкарган җырларда милли асыл саклана, -ди «MINGAZOV» кавер-төркеменең җитәкчесе һәм солисты. 

Төркем Ильяс Минһаҗевнең фамилиясеннән алынган. Алты ел дәвамында «MINGAZOV» төркеме төрле чараларда, мәҗлесләрдә чыгыш ясады. Ә 13 февраль көнне Казанның «Пирамида» күңел ачу комплексында аларның зур диско-концерты узачак.  Концертның сценарий авторы һәм алып баручысы – Айрат Ильясов. Аерым зур концертыны оештыру идеясе дә Айратныкы. Аның фикеренчә бүгенге көндә дискотека форматындагы концертларга кытлык. Зур форматта рәхәтләнеп биерлек тамашаларның күптәннән булганы юк, ди ул. Концерт замана таләпләренә туры китерелеп, видеоматериаллар белән баетылып оештырыла. 

«Без, репертуар туплаганда,  җырның популярлыгы, яңгырашы һәм матурлыгына нык игътибар итәбез, – ди проектның баянчысы Рүзәл Зыятдинов. – Казанда узачак беренче зур концертыбызда тамашачы безнең җырларга кушылып бии дә алачак. Кавер төркем булгач, күп артистларның җырларын башкарабыз. Шуңа күрә бәйрәмгә махсус кунаклар да чакырдык. Алар үзләре башкарган җырларны безнең вариациядә ишетәчәк. Кайбер җырчылар белән уртак чыгышлар да булачак». 

 «MINGAZOV» кавер-төркемендә дүрт егет. Әлегә егетләр үз яннарына кыз солист алырга планлаштырмый. 

Материал, фото: Мөршидә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ