Логотип Магариф уку
Цитата:

Чүпрәле мәктәпләрендә яшь шахматчылар тәрбияләнә

Чүпрәле районы укучыларыннан, кызыксынып: “Спортның кайсы төрен аеруча яратасыз?” – дип сорый-нитә калсагыз, күбесенең: “Шахмат”, – дип җавап бирәчәгенә шигем юк. Һич арттырусыз, бу шулай.

Чөнки районның бар мәктәбендә дә укучылар буш вакытларында шахмат уены белән шөгыльләнә ала. Шуңамы, район данын зона, республика күләмендә уздырылган турнирларда да йөз кызартмаслык итеп яклап чыгыш ясый алар. Бу төр спорт уенына аеруча һәвәс икәнлекләрен Иске Чүпрәледәге 1 нче  урта мәктәп базасында районның гомуми белем бирү учреждениеләре арасында уздырылган шахмат турниры да ачык раслады. Анда барысы 19 команда катнашты. Һәр мәктәп командасы составында иң көчле өч укучы-шахматчы иде. Турнирдагылар уенына Илдар Яфизов, Ханбик Камалов, Илнур Мавзютов кебек иң тәҗрибәле хөкемдарлар бәя бирде.  

Турнир укучылар спартакиадасы кысаларында узды. Призлар шахмат федерациясенең район филиалы җитәкчесе А.Ярухин тарафыннан әзерләнгән иде.

Уен нәтиҗәләре буенча турнир хуҗалары – Иске Чүпрәледәге 1 нче урта мәктәп командасы – 1 нче урынны, Иске Шәйморза мәктәбе командасы – 2 нче, ә Балалар иҗат йортыныкылар 3 нче урынны яулады.

Призерлар кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнде.


Таһир САБИРҖАНОВ 
Фото мәктәп архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ