Логотип Магариф уку
Цитата:

Чын тарих хакыйкатькә таяна

Татар-башкорт багланышлары хакында соңгы вакытта шактый сүз куертыла. Хәтта тарихчылар арасында да, хагы бар, нахагы бар дигәндәй, татар-башкорт мәсьәләсендә юрганны үз ягына каерырга тырышып, шау-шу куптаручылар юк түгел...

Таһир САБИРҖАНОВ

Татар-башкорт багланышлары хакында соңгы вакытта шактый сүз куертыла. Хәтта тарихчылар арасында да, хагы бар, нахагы бар дигәндәй, татар-башкорт мәсьәләсендә юрганны үз ягына каерырга тырышып, шау-шу куптаручылар юк түгел. Соңгы елларда кайбер башкорт тарихчыларының Идел буе Болгарын да үзләренеке итәргә тырышу омтылышы күзәтелә. Башкортлар, без – болгарлар, дип чаң суга башлады. Хәтта Татарстанның көнчыгыш районнарындагы территорияләрне борынгы башкорт җиренә кертеп, картага кадәр төзеделәр. Инде Биләргә кадәр килеп җиттеләр. Югыйсә ул Татарстанның, элгәрерәк Болгар иленең үзәгендә диярлек урнашкан бит. Тарихи дөреслек нидән гыйбарәт? Бу четерекле мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан, соңгы вакытта Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре эшчәнлекләрен активлаштыра төште. Әле сентябрь ахырында гына Актанышта «Көнчыгыш Кама аръягындагы татар авыллары» дигән темага фәнни-гамәли конференция уздырганнар иде. Октябрь аеның алтын көзгә тартым бер көнендә исә Тарих институтының үзендә «Мәгариф» журналы башлангычы белән «Көнбатыш Урал алды татарлары: үткәне һәм бүгенгесе» дигән темага түгәрәк өстәл булып узды. Утырышны Тарих институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Марат Гыйбатдинов алып барды. Анда шактый кызыклы, уйландырырга мәҗбүр итәрдәй фактларга нигезләнгән чыгышлар тыңланды.

 

Әнвәр ӘХСӘНОВ, Тарих институтының М.Усманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихын өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты:

– Чыгышымда Казан ханлыгының Ак Идел олысы тарихы белән беркадәр таныштырып узарга телим. Аның турында мәгълүматлар артык күп түгел, әмма булганнарына таянып, тарихта Ак Идел олысы булган, үз эзен калдырган дип әйтә алабыз. Аның турында беренче тапкыр Казан чорының элгәре –
XV гасыр ахырына караган Мәскәү елъязма җыентыгында телгә алына. Әйтик, 1467 – 1469 еллардагы «Казан белән барган сугыш турында»гы («О войне с Казанью») язмада Ибраһим атлы Казан ханы гаскәренең русларныкы белән бәрелеше хакында мәгълүмат китерелә. Анда шулай ук әлеге җирлектә гомер кичергән марилар хакында да искәртелә. Ак Идел олысына кагылышлы шактый гына археологик һәм эпиграфик һәйкәлләр, мавзолей, каберлекләр сакланган. Казан ханлыгы тарихын бәян иткәндә, елъязма авторы Ак Иделне кече Болгар җирләренә керткән. Шулай ук әлеге биләмәдәге Казан ханы наместнигы хакында 1505 елга караган мәгълүмат та сакланган. Барлык бу таркау мәгълүматлар Ак Идел олысы биләмәсе баштарак – Идел Болгары, тора-бара Казан ханлыгы составына кергәнлеген дәлилли.

Шулай да әлеге территориядә Уфа татарлары яшәгәнлеге хакындагы мәгълүмат шактый соңрак, төгәлрәк әйткәндә, Казан ханлыгы Мәскәүгә кушылганнан соң булган чорга карый. Явыз Иван гаскәрләре яулап алганчы ук инде аларның Көнчыгыш Кама аръягы һәм Көнбатыш Урал буе тирәләрендә яшәгәнлекләре мәгълүм. Биредә алар төп халык сыйфатында гомер кичергән, башлыча рус патшасы гаскәрләрен озата баручылар сыйфатында булганнар. Әлеге документлар XVI гасыр ахыры – XVII гасыр башына карый. Тарих фәннәре докторы Радик Исламовның тикшеренү материаллары Уфа татарларының йомышлы татарлар булып күчү процессының ничек барганлыгын ачык дәлилләп күрсәтә. Төп сәбәп – салым түләү категорияләренең бер төрдән икенче төргә күчүе, төгәлрәк әйткәндә, халык белән дәүләт арасындагы фискаль (әләкчелек), акча бәйләнешләре; һич кенә дә этник үзаң түгел.

 

Искәндәр ИЗМАЙЛОВ, Тарих институтының М.Усманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихын өйрәнү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы:

– Археологик чыганакларны өйрәнүдәге проблема шәһәрләрдән Казан яки Уфаның үзләре өчен өйрәнү объекты итеп кайсы тармакны алуына бәйле. Әйтик, Татарстан археологлары үз регионнары чигеннән ерак китмичә генә казу эшләре алып барса, аларның Башкортстандагы коллегалары исә Ык-Агыйдел елгалары арасындагы тоташ төбәкне өйрәнгән. Әмма бу нисбәттән башкорт галимнәренең ныклы дәлил итеп күрсәтердәй тарихи ядкярләре генә юк.

Көнбатыш Урал яны төбәгенең табигый-географик тирәлеге ике өлештән: зур урманнардан һәм даладан тора.Әлеге территория дөньяви диннәр белән мәҗүсилек дөньясы арасында элек-электән чик, периферия булып торган. Ул шул ук вакытта Ык-Агыйдел елгалары арасы, тимер гасырының башлангыч чорыннан башлап, Чулман елгасына бәйле рәвештә, тыгыз мәдәни һәм икътисади алмашу урыны булып тора. Ык-Агыйдел регионы, XI гасыр башында Венгриягә, Паннониягә таба зур күчеш ясап, яңа җирләрдә үзләренең территориаль дәүләтчелеген булдырырга алынган фин-угор кабиләләренең ватаны була.

Боларга параллель рәвештә әлеге территорияләрдә Идел Болгарстаны формалашуы белән бәйле вакыйгалар да булып уза. Алар историографиядә киң танылу алган. Атап әйткәндә, көнчыгышта чик Каманың сулъяк кушылдыгы булган Шушма елгасына, ә төньяктан Каманың үзенә кадәр килеп җитә. Әмма шунысын да искәртим: без сүз алып бара торган Ык-Агыйдел төбәге әлеге географик кысаларга керми, шулай да Идел Болгарстанының бу җирләргә сәяси һәм икътисади йогынтысы булмый калмаган. Күпсанлы каберлекләрне тикшерүгә таянып, нәкъ менә Идел Болгарстаны тәэсире нәтиҗәсендә әлеге территориядә гомер иткән фин-угор кабиләләре X гасырда ислам динен кабул иткән дип әйтә алабыз.

XIII – XIV гасырларда әлеге территориягә игенчелек белән шөгыльләнүче халык килеп урнаша. Бу җирләрне үзләштерү матди культураның яхшыра төшүе бәрабәренә бара. Әлеге йогынтының нәтиҗәсе буларак, мәдәни үзгәрешләр килеп чыга. Беренче нәүбәттә, бу мөселманнарга хас күмү йолаларының барлыкка килүендә, кабер ташъязмаларында, мавзолейларның таралуында күренә. Әйтик, хәзерге Актаныш, Минзәлә территориясендә яшәгән җирле халыкның ярлыклары булган, аларга ул Казан ханлыгы тарафыннан бирелгән. Каберлекләр Ык елгасына кадәр таралган, төрбәләр дә күп булган. Башкорт ханнары җирләнгән дигән легендалар йөри. Чынында исә ул төрбәләрдә шәехләрнең, әйтик, Хөсәен бәкнең җирләнгәнлеге исбатланды. Ул бирегә Болгардан күченгән булган. Бу – Евразиядәге бер халыкка да хас булмаган үзенчәлек.

Шулай итеп, әлеге төбәкнең халкы формалашуы вакытында Идел Болгары мәдәниятенең йогынтысы гаять зур булган.

 

Әлфия ГАЛЛӘМОВА, Тарих институтының иң яңа тарих бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы:

– Мин исә чыгышымда XX гасырның икенче яртысында Башкортстан татарларының этномәдәни үсешенә йогынты ясаган факторларга тукталмакчы булам. Идел-Урал дәүләте проекты чынга ашырылмау сәбәпле, Башкортстанның көнбатыш өлешендә яшәгән татарлар ТАССРдан читтә кала. Татар һәм Башкорт автономияле республикалары төзелү 1917 елгы инкыйлабның социаль-икътисади шартларын кискен үзгәртә. Башкортстанда татар халкының хокуклары тиешенчә исәпкә алынмый.

Мәгълүм ки, бу чор РСФСРдагы рус милләтеннән булмаган күпчелек халык өчен четерекле сынау була. Бигрәк тә Башкортстанда гомер кичерүче татарлар өчен этник үзенчәлекләрне саклау заманы ул. Чөнки алар руслаштыруга гына түгел, хәтта башкортлаштыру процессына да каршы торырга тиеш була. Башкортлаштыру сәясәте башкорт халкы санын арттыру максатыннан эшләнелә. Моны ачыграк күзаллау өчен тумышы белән Башкортстаннан булган Татарстанның күренекле сәясәт эшлеклесе, 1960 – 1983 елларда ТАССР Верховный Советы Президиумын җитәкләгән Салих Гыйлемхан улы Батыев биографиясенә дә күз ташлау җитә. С.Батыев 1960 елда партия документында милләт пунктында башкорт сүзен татар сүзенә үзгәртеп язуларын сораган була. Сәбәбен болай аңлаткан: «Әти-әнием, сеңелләрем – татар. Гаиләбездә без – өч егет... башкорт булып язылганбыз. 1930 елда партиянең волость комитеты секретаре булып торган олы абыебыз безне башкорт итеп теркәгән. Шул вакыттан алып мин барлык документларда да башкорт булып язылып барам».

Мәгариф системасында да тискәре үзгәрешләр тамыр җәя. 1940 елдан иҗат өлкәсендә дә «яулап алу» сәясәте башлана. Татар әдибе Мәҗит Гафурины башкорт классигына әйләндерүне моның беренче адымы иде дип әйтеп була.Ул башкорт телендә бер генә юл да язмаган кеше бит!

Ни сәбәпле шундый коллезия килеп чыкканлыгын социаль баскыч буйлап күтәрелү кысаларында татарлар һәм башкортлар өчен шартларның тигез булмау факты белән аңлатырга мөмкин. Моны узган гасырның күренекле җәмәгать эшлеклесе Рамазан Кузиевның «Дүртенче бишьеллык елларында Башкортстан АССРда мәдәният төзелеше» дигән темага якланган диссертациясендә китерелгән шундый бер мисал белән дәлилләргә мөмкин. Аннан күренгәнчә, 1949 – 1950 елларда ВКП(б)-ның Башкортстан өлкә комитеты РСФСР Министрлар Советы һәм СССРның югары белем бирү министры алдында башкорт милләтеннән булган яшьләрне Мәскәү вузларына конкурстан тыш льготалы шартларда кабул итүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Ни хикмәт: әлеге үтенеч канәгатьләндерелә һәм башкала югары уку йортларына 69 башкорт укырга җибәрелә.

 

Илнар ГАРИФУЛЛИН, Тарих институтының кече фәнни хезмәткәре:

– Чыгышымда бүгенге Башкортстанда гуманитар фәннәрдә идеологик хикәяләүләрнең торышы мәсьәләсенә тукталырмын. Нәкъ менә әлеге мохит сәяси белдерүләргә нигез булып тора һәм тора-бара әлеге идеяләр, киң җәмәгатьчелек аңына үтеп кереп, матбугатта, социаль челтәрләрдә кызу бәхәсләр кузгатырга мөмкин. Әйтик, башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигәне иң кискен хикәяләү-наративлардан (вакыйгаларны параллель рәвештә уйдырма шәрехләү) санала. Шәхсән үзем әлеге диалектны уйлап чыгарылган, ялганга корылган нәрсә дип саныйм, чөнки ул татар теленең урта диалектына караган Минзәлә сөйләше белән тәңгәл килә. Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән термин үзе телче Таһир Баишев тарафыннан 1951 елда И.Сталинның «Вопросы философии» журналында бастыру өчен әзерләнгән «Марксизм һәм тел гыйлеме» дигән мәкаләсе өчен кулланылышка кертелә. Т.Баишев моны тел белеме – лингвистика үсеше максатыннан тел офыкларын киңәйтергә, шул исәптән фәнни-тикшеренү әйләнешенә яңа диалектларны кертергә кирәк дигән караштан чыгып расламакчы.


XXI гасыр башына кадәр әлеге концепция фәнни термин буларак кына кулланылышта йөри, тик тора-бара бу төшенчә акрынлап җәмгыятькә дә үтеп керә. Хәтта башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектын мәктәпләрдә укытырга кирәк дигән идеяләрне хуплаучылар, Уфадан көнбатыштарак һәм Татарстанның көнчыгыш районнарында башкортлар яши дигән ялгыш карашта торучылар табыла.

Шуның белән параллель рәвештә, иске башкорт теле дигән төшенчә дә популярлаша бара. Башкорт тарихчысы һәм телевидение алып баручысы Салават Хәмидуллин бу терминны фәнни әйләнешкә кертүдә аеруча зур активлык күрсәтә. Аның фикеренчә, иске татар теле борынгы башкорт теле буларак күзаллана. Аларча, Оренбургта узган гасыр башында иске имлада нәшер ителгән барлык журналлар да башкорт телендә язылган булып чыга. Әлеге проблеманың килеп чыгуында татар тарихчыларының да җаваплылыгы булганлыгын әйтми булмый. Нәкъ менә алар эзлекле рәвештә борынгы төрки тел төшенчәсе файдасына иске татар теле терминын кулланудан баш тарта бара. Шуңа да фән һәм гаммәви мәгълүмат чаралары өчен үзебезнең төшенчәләр аппаратын булдырып, аны үз максатларыбызда файдалану ягын карарга кирәк.

 

Илнур МИҢГАЛИЕВ, Тарих
институтының М.Усманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихын өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты:

– Бүгенге утырышта сүз барган проблема башкортлар тарафыннан шулкадәр сәяси калыпка салынган, аны фәнни яктан тикшереп кенә дә хәл итеп булмастыр. Шуның аркасында Башкортстан һәм Татарстан халкының этномәдәни составы турындагы объектив мәгълүматларны табу һәм аны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү гаять тә кыен. Башкортстан фәнни җәмәгатьчелеге бу өлкәгә караган тикшеренүләребез белән максатчан рәвештә исәпләшми, читкә кага. Әйтик, рус телендәге «Көнбатыш Урал алды татарлары» дигән китабыбызга үз рецензияләрен язып бирмичә йөдәткәннәренә инде биш ел, ягъни алар проблемалы мәсьәләләрдә фәнни фикер алышулардан читләшә.

Икенчедән, Көнбатыш Урал алды төбәге халкы тарихына кагылышлы тикшеренүләрне популярлаштыру мәсьәләсен дә хәл итәсе бар. Әлеге төбәкнең Казаннан шактый еракта урнашкан булуы да яңа ачышларыбызны популярлаштыруда кыенлык тудыра. Шушы хәл Башкортстан татарларының үзаңына тискәре йогынты ясамый калмый.

Сөмбел ТАИШЕВА фотосы

v

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ