Логотип Магариф уку
Цитата:

Энциклопедист галимнең туган көнендә – “түгәрәк өстәл”

Энциклопедист галим дигәч, күпләрегезнең күз алдына русларның Ломоносов образы килеп баскандыр. Әмма андый күпкырлы шәхес татар халкында да бар: ул – Каюм Насыйри.

Тел-әдәбият галиме, тарихчы, этнограф, мәгърифәтче язучы, тәрҗемәче, журналист, педагог, дәреслекләр авторы... Шуның өстенә Каюм Насыйри күптөрле һөнәрләргә дә ия булган: китаплар да төпләгән, көзгеләр дә ясаган, электр тогы ярдәмендә крахмал да әзерли алган, агачтан әйберләр ясаган, кулинария белән халык медицинасын да яхшы белгән, стена календарьлары, глобус, географик карталар, сүзлекләр авторы да әле ул! 

Бүген – 14 февраль – әлеге киңкырлы шәхесебезнең туган көне. Киләсе елга киң җәмәгатьчелек аның 200 еллыгын зурлап билгеләп үтәргә әзерләнә. Ә бүген исә мәркәзебезнең энциклопедист галимебез исемен йөрткән музеенда “Каюм Насыйри мирасын музей киңлекләрендә актуальләштерү” дигән темага “түгәрәк өстәл” уздырылды, Анда күренекле мәгърифәтченең күпкырлы эшчәнлеген өйрәнгән тарихчы галимнәр, әдәбият белгечләре, дин әһелләре, музей хезмәткәрләре, журналистлар катнашты. Аерым алганда, Татарстан Милли музее генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова, дин эшлеклесе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казанның “Иске шәһәр” биләмәсе префекты Айрат Фәизов, филология фәннәре докторлары Фоат Галимуллин, Рәмил Исламов, тарих фәннәре докторлары Радик Салихов, Искәндәр Гыйләҗев, фәлсәфә фәннәре кандидаты Айдар Хәйретдинов, Казандагы Каюм Насыйри музее мөдире Кадрия Хәлимовалар үз чыгышларында Каюм Насыйриның фәнни һәм иҗади эшчәнлеген киң халыкка җиткерүдә активлыкны арттыру, аның 200 еллык юбилеен югары дәрәҗәдә, ныклы әзерлек белән каршылау кирәклегенә басым ясадылар. 

Бүгенге “түгәрәк өстәл” утырышында катнашкан олуг мәгърифәтченең якташлары – “Каюм Насыйриның туган төбәген торгызу фонды директоры Асия Гобәйдуллина белән Олы Ачасырдагы Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы мөдире Рәзинә Гатиятуллиналар да мәгърифәтченең мирасын мәңгеләштерүдә Шырдан-Ачасыр халкының коры энтузиазмы белән чикләнмичә, хөкүмәт дәрәҗәсендә хуплау һәм матди ярдәм күрсәтелсен иде дигән теләкләрен җиткерделәр. Аерым алганда, алар авылдагы музейның экспонатларын яңарту һәм баету, Каюм Насыйри эзләре буйлап, Казаннан тыш Шырдан белән Ачасырны да кертеп, туристик маршрут  булдыру кирәклеген кузгаттылар. Бу җәһәттән, Казандагы Каюм Насыйри музееың үзен дә юбилейга кадәр музейның мәйданын киңәйтү, аны яңа экспозицияләр  белән тулыландыру  – көн кадагындагы мөһим мәсьәлә. Музей тирәсендәге урам-тыкрыкларны да кертеп, Каюм Насыйри мәдәни-белем бирү-музей үзәге булдырылса, олуг мәгърифәтче мирасы мисалында халыкны милли-мәдәни, фәнни хәзинәбез белән таныштыру өчен киң мөмкинлекләр ачылыр иде, диде алар. 

Соңгы вакытта Каюм Насыйри мирасын пропагандалауда беркадәр җанлану сизелә үзе. Әйтик, “Җыен” фонды “Каюм Насыйри” дигән уникаль җыентык бастырып чыгарды. Олуг мәгърифәтчегә багышлап, нәфис фильм төшерүгә әзерлек башланган. Бер төркем галимнәр “Тукай энциклопедиясе” үрнәгендә “Каюм Насыйри энциклопедиясе”н туплауга керешкән. 
Кыскасы, музейда бик җылы, эчкерсез очрашып сөйләшү булды бүген. Тик анда яңгыраган эшлекле фикер-тәкъдимнәр, һавада гына асылынып калмыйча, Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена кадәр чынга да аша күрсен иде инде.


Таһир САБИРҖАНОВ

Фото музей архивыннан алынды

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ