Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаптелхәмид Абдуллаҗанов – тынгы белмәс «диңгез бүресе»

«Казан» атом су асты көймәсендә хезмәт иткән икенче ранг капитаны, «Татарстан Республикасының Диңгез җыены» иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Гаптелхәмид Мәннәф улы Абдуллаҗанов белән Казанның Идел буе районындагы Әлфия Госмановна Урманчеева җитәкләгән 78 нче «Фарватер» лицеенда очрашуыбыз очраклы түгел иде.

Бердән, биредә ул 5–9 нчы сыйныфларда укучы кадетларга үзе төзегән программа нигезендә «Хәрби-диңгез флоты тарихы»н укыта; икенчедән, нәкъ менә аның кебек тынгысыз хәрби диңгезчеләр теләктәшлегендә биредә Россиядә бердәнбер булган хәрби-диңгез флоты музее эшләп килә. Шуның өстенә «Диңгез җыены» каршында «погонлы» артистларны берләштерүче «Экипаж – одна семья» ансамбленең концертларын оештыру, аны тиешенчә алып бару өчен әзерлек мәшәкатьләре дә танышыбызның чабуыннан тартмый калмыйдыр. Өлгер генә! Шушы арада гына да Яшел Үзәндәге «Идел» санаториенда, 33 нче мәктәптә, соңрак Сәйдәш мәдәният үзәгендә концертлары тәгаенләнгән. Әйтүе генә җиңел, узган ел үзенең 25 еллыгын билгеләп узган әлеге ансамбль (солистларның иң өлкәненә 87 яшь!) ел дәвамында 50 ләп концерт биргән.

 

ХЫЯЛЛАР ЧЫНГА АШКАНДА

 

Тормышта очраклылык булмый, диләр, хәзер тәгаен генә әйтүе дә кыен: заманында диңгез Гаптелхәмид кебек нык холыклы, үҗәт, максатчан егетне сайлаганмы, әллә соң егет диңгезнеме? Ә бит 5– 6 нчы сыйныфларда укыганда, сугыш темасына багышланган кинолар карап, китаплар укып шашынган Гаптелхәмид, бөтенләй хәрби очучы булып, күкләрне иңләү турында хыялланган була. 9 нчы сыйныфта укыганда, күзе аркасында «истребитель авиациясе»нә яраксыз икәнлеге ачыклангач та, күңелгә кереп оялаган «хәрби офицер» булудан өметен өзми. Бәхетеннән хәрби комиссариатта хәрби диңгез училищесын сайларга киңәш итәләр. Үзе үскән Яңа Кырлай авылында чыпчык тезеннән булган инештән артыгын күргәне булмаса да шөлләтми диңгез. Ни дисәң дә Төньяк диңгез флотында биш ел хәрби хезмәт иткән әтисенең андагы тюленьнәр, диңгездә була торган гарасатлар, себер балкышлары турында тәмләп сөйләгән маҗараларны кат-кат тыңлап үскән малай бит. Андый чакларда корабны йомычка урынына чөйгән дулкыннарга бирешәсе килмичә, камбузга бәйләп тарттырылган канат буенча йөрүче матрослар арасында үзенең шәүләсе чагылып киткән чаклар да булмый калмагандыр әле Гаптелхәмиднең. Шулай итеп, кыйбласы диңгез тарафына борыла егетнең. Өч ел дәвамында Мәскәү дәүләт университеты каршында читтән торып белем бирүче математика мәктәбендә укуы да файдага китә. Шуның нигезендә МГУның математика факультетына конкурстан тыш укырга керү мөмкинлеге булса да, 10 нчы сыйныфны тәмамлауга, 1975 елны Севастопольгә – югары хәрби-диңгез инженерлык училищесына китә. Укырга кергәндә, инженер белеме, хәрби диңгез офицеры әзерләүләрен белсә дә, анда тагын су асты көймәсендә эшләү өчен укытулары ике ятып бер төшенә дә керми. «Атом реакторы белән идарә итү» белгечлеге алып чыккач, хәрби хезмәтне гади су асты көймәсендә түгел, ә атом су асты көймәсендә башлавын бөтенләй көтелмәгән вакыйга буларак кабул итә ул.  

– Атом реакторы, парга әйләнү җайланмалары, суыткыч җайланмалар һәм башка системалар барысы да минем кул астында иде. 20 елдан артык су асты көймәсендә булдым.Төркем командирыннан башлап, командир урынбасары вазифасына кадәр юл үтелде. 17 ел су асты көймәсендә хезмәт иткәннән соң, 5 ел буе ярда техникумда булачак мичманнарны укыттым, дип акрын гына үткән юлларын сүтә әңгәмәдәшем. Кабат диңгезгә кайтырга язсын дип, баш аркылы суга таш аткандырмы-юкмы ул чакта Гаптелхәмид, иллә мәгәр шундый форсат чыгып, ул кабат су асты корабына кайта һәм, лаеклы ялга киткәнче, ун ел дәвамында хәрби бурычын үти. 

Сүз иярә сүз чыгып, «Урманчы яки агроном булсам, аяз күк астында җиргә каты басып йөргән булыр идем, дип үкенгән чаклар булмадымы? Су астында – ябык пространствода үзеңне консерв банкасында кебек хис итәсеңдер?» – дип, танышымның тел төбен тартып карыйсы итәм. «Һич юк. Әгәр дә кабат 17 яшькә әйләнеп кайтып, һөнәр сайлау алдында калсам, барыбер шул юлдан китәр идем. Дөрес, әти-әнием, агрономлыкка укы да, колхозга кайтып, председатель булырсың, дип үгетләделәр заманында. Юк, мин хәрби офицер булам, дип нык тордым. Чынлыкта адәм баласы бөтен нәрсәгә дә ияләшә. Иң беренче тапкыр 76 көнгә «автономка»га, ягъни хәрби хезмәттә – автоном походка барганда гына нигәдер бик читен булды. Яшермим, «Нәрсәгә хаҗәт иде инде бу?» дигән уйлар да сызылып үткәләде. Тора-бара озынлыгы 152,биеклеге 18, киңлеге 10 метр булган кораб минем дә гадәти эш урыныма әйләнде». 

Абдуллаҗановтан еш кына, син анда акулалар да күргәнсеңдер инде, дип сораучылар да булгалый икән. Андыйларга ул, су асты көймәләрендә иллюминаторлар юк, анда бер әйбер дә күрмисең, дип ничек бар, шулай җаваплый.

– «Казан»да хезмәт иткәндә, берничә сәгатьләр буена су өстеннән йөзгән чаклар да була торган иде. Менә анда акулалар да , касаткалар да очрады. Әле дә истә: 2000 елда Баренц диңгезендә 30 лап касатка безне ике-өч сәгать буена озата барды. Аннан бер ялгыз бөркетнең кораб җайланмаларына кунып, ике сәгатьләп ял итеп барганын күзәткән бар. Без ул чакырылмаган кунакны хәтта ит белән сыйлап, сулар эчертеп җибәрдек. Хәл җыйгач, очып китте. Әнә шундый сагынып сөйләр нәрсәләр шактый. Санап караганым булды: әйтик, 1982 елда 256 көн су астында булганмын. Без күбрәк Төньяк Боз океанын, Атлантик океанны гиздек. Гренландия, Канада, Америка, Куба тирәләрендә хәрби хезмәткә китә торган идек. Хәрби хезмәт дигәнебез 76 көннән алып 85 көнгә, ягъни өчәр ай буена дәвам итә. Димәк, шул гомер буе, кояш яктысын күрмәгәнбез дигән сүз инде бу. 

 

КОРЫ ҖИРДӘ КАЛЫККАН 
СУ АСТЫ КӨЙМӘСЕ

 

Казанның Җиңү паркындагы су асты көймәсенең командир рубкасы эргәсендә фотога төшүчеләрдә «Ни өчен аның исеме «Казан» да, ни өчен әле бу су асты корабы биредә баш калкыткан?» дигән сорау тумый калмыйдыр. Шушы урында аның нәкъ менә 1984 елдан башлап лаеклы ялга киткәнче, Гаптелхәмид Абдуллаҗанов хезмәт иткән корабның рубкасы икәнен әйтү дә кирәктер. Россия хәрби-диңгез флотына 34 ел хезмәт итеп (чынлыкта аларның амортизация вакыты 25 ел икән) утильләштерелгән соң, шушы авырлыгы 70 тонна, озынлыгы 21, киңлеге 3,4, биеклеге 6 метр булган бу хикмәтле корылманы 2010 елда елда Казанга кайтартуны да ул башлап йөри. Ышанмыйлар. Була торган эш түгел – утопия, диләр. «Казан» су асты көймәсен мәңгеләштерү идеясен Татарстан җитәкчелеге, ул чагындагы Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов һәм «Татарстан Республикасының Диңгез җыены» иҗтимагый оешмасы рәисе Шәфкать Сөнәгатов та хуплыйлар. Бара торгач,  спонсорлар ярдәме белән акча мәсьәләсе хәл ителә: демонтаж – 6, алып кайтып тәртипкә китереп урнаштыру 
2 миллионга төшә. 2010 елның 8 июлендә 
1380 км юл үткән «Казан» атом су асты көймәсенең рубкасы су юлы белән Татарстан башкаласына кайтып җитә. Хәзер инде ул cу асты көймәчеләре, Хәрби-диңгез флоты һәм 9 май көннәрендә очрашу урынына әйләнде. Ә бит «Казан» исеме дә корабка тора салып кына бирелмәгән. 1997 елда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев янына кереп, АПЛ К-403 корабына «Казан» исеме бирүдә теләктәшлек күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итүче Гаптелхәмид үзе була. Эшне кыска тоталар – Татарстан хәрби комиссариа-
тына, РФ Министрлар Кабинетларына хатлар язганнан соң, шул ук елның 30 июлендә рәсми рәвештә субмаринага «Казан» исеме бирүгә ирешәләр. Шуннан соң ике арада ныклап торып, шефлык элемтәләре урнаша, корабта бары тик хәрби хезмәткә Татарстаннан чакырылган егетләр генә хезмәт итә башлый. Шунысы бик мөһим: яңа сафка баскан су асты көймәсендә дә саклана «Казан» исеме.

 

«ФАРВАТЕР»НЫҢ ЛАЧЫНДАЙ ЕГЕТЛӘРЕ

 

Гаптелхәмид Мәннәф улы әле бүген дә бу традицияне дәвам иттерүгә үз өлешен кертә. 
78 нче «Фарватер» лицей кадетларын, аларча итеп әйтсәк, матросларын Россия Төньяк флотының хәрби-диңгез базасы урнашкан Гаджиево, Западная Лица, Санкт-Петербург, Мурманск калаларына алып барып чып-чын су асты корабларын, хәрби-диңгез училищеларын, хәрби музейларны күрсәтеп алып кайта ул. Лицейның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ангелина Геннадьевна Васнецова һәм хореография укытучысы, егетләрнең сыйныф җитәкчесе Елена Анатольевна Корочкина анда күргәннәрне сөйләп бетерә алмыйлар. «Егетләребез әле сәфәрнең кыйммәтен, аның ни дәрәҗәдә гаҗәеп икәнлеген төшенеп тә бетә алмыйлардыр, бәлкем. Алар моны киләчәктә кайта-кайта бәяләрләр дип өметләнәбез. Ни дисәң дә без бит башкалар өчен «ябык» булган стратегик характердагы объектларны үз күзләребез белән күреп, анда хезмәт итүче хәрбиләр белән күзгә-күз очрашып сөйләштек. «Татарстан Республикасының Диңгез җыены» иҗтимагый оешмасы, шәхсән Гаптелхәмид Мәннәф улы тарафыннан берничә айлар дәвамында «Казан» атом су асты көймәсенең капитаны  Вячеслав Самойлов һәм башкалар белән эшлекле сөйләшүләр алып барылмаса, без анда аяк та баса алмаган булыр идек», – диләр педагоглар,бөтенесен бертын алуда сөйләп бетерергә тырышкандай. 

Чыннан да, уникаль сәяхәт булган ул. Егетләргә хәтта укыту-тренировка комплексына барып, диңгезгә чыгар алдыннан, һәр экипаж мәҗбүри рәвештә үти торган «Борьба за живучесть» дип аталучы тренировкалар комплексын да күзәтү насыйп була. Алай гына да түгел, беренче тапкыр диңгезгә чыгучы матрослар буларак, бер тустаган диңгез суы эчеп һәм түшәмгә эленеп, сәгать теле кебек селкенеп торган кувалданы үбеп, подводниклар сафына кабул ителү йоласын да карусыз үти егетләр. Чөнки тәртибе шул.

 

Мәкаләнең дәвамын «Гаилә һәм мәктәп» журналының февраль санында укый аласыз.

Расиха ФАИЗОВА

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ