Логотип Магариф уку
Цитата:

Яз җитте! Юлларга мотоцикл йөртүчеләр чыга!

Казанда ел саен «Игътибар мотоциклчы!» чарасы оештыра.

Казанда 2009 елдан башлап, мотоциклчылар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү максатыннан, башкаланың “WindRose mcc Kazan" хатын-кызлар мотоберләшмәсе  «Игътибар мотоциклчы!» чарасы оештыра. Проектның максаты – юл хәрәкәтендә катнашучылар игътибарын   мотоциклчыларга юнәлтү.

"WindRose mcc Kazan" хатын-кызлар мотоберләшмәсе әгъзасы Нәргизә Шәрипова белдергәнчә, мондый чарараларны оештыру кирәк. Чөнки юлларда  хәрәкәт бик көчле. Кыш дәвамында машина йөртүчеләр яз көне юлларда мотоциклчылар да пәйда булачагын онытып җибәрә. “Безнең максат – юл хәрәкәтендә катнашучыларга мотоцикл йөртүчеләр дә барлыгын исләренә төшерү. Алар күбрәк көзгеләренә карасын, кирәк вакытта “поворотник” утларын кабызырга онытмасыннар иде. Гомумән, юлда һәрберебез игътибарлы, әдәпле һәм кагыйдәләр буенча йөрсен иде. 13 апрельдә без «Урам» экстрим-паркында “Мотоликбез” чарасын үткәрәбез. Ул мотоцикл йөртүчеләр өчен махсус оештырыла. Монда  беренче медицина ярдәме ничек күрсәтелергә кирәклеге турында аңлатабыз,  ЮХИДИ хезмәткәре статистика турында сөйли, яңа кагыйдәләр белән таныштыра”. 

22–28 апрельдә “Игътибар мотоциклчы!” акциясе оештырыла. Ул  мотоцикллар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә юнәлдерелгән һәм  юл хәрәкәтенең барлык ике тәгәрмәчле катнашучыларына игътибар җәлеп итү өчен уздырыла.

Кыш көне автомобильчеләр  юлларда мотоциклчылар юклыгына күнегеп беткән  була. Шуңа күрә юлларда ике тәгәрмәчле транспорт барлыкка килүен искә төшерүне мөһим дип саныйбыз, ди акцияне оештыручылар. 

“Гомумән,  юлларга чыгучыларга юл хәрәкәтенең элементар кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында мәгълүмат җиткерү мөһим:
• маневр башланганчы борылышларны кабызыгыз;
• кискен маневрлардан сакланыгыз;
• хәрәкәт вакытында телефонны кулланмагыз.

Акциянең төп чакыруы – көзгеләргә кара.

Әлеге чакыру белән шәһәрдә билбордлар урнаштырылачак, шулай ук шәһәрнең электрон таблолары кулланылачак.

28 апрельдә ТАИФ-НК челтәренең ягулык салу станцияләрендә юл хәрәкәтендә катнашучы һәркем автомобильче ароматизатор алачак, анда  “Көзгегә кара” шигаре язылган, мотоциклист сурәте төшерелгән «Игътибар мотоциклчыга!» акциясе логотибы урнаштырыла. Моннан тыш, бу көнне без «Казан» гаилә үзәгенең парковка зонасы территориясендә мотоклубыбызның чатырын урнаштырачакбыз. Монда үзебез турында мәгълүмат бирәчәкбез, мавыктыргыч конкурслар да оештырабыз. Моннан тыш, билбордлар ясарга, машина йөртүчеләргә махсус сувенирлар эшләргә дә исәп бар". 

Татарстанда  мотоциклда йөрүчеләр саны елдан-ел арта. Алар арасында кыю йөрәкле хатын-кызлар сафы да ишәя. Менә шундый үзенчәлекле, мотосәяхәтләрдә йөрергә яратучы Нәргизә Шәрипова турында әтрафлы язманы “Гаилә һәм мәктәп” журналының киләсе саннарында укырга мөмкин булачак. 

Фотолар Нәргизә Шәрипова архивыннан

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ