Логотип Магариф уку
Цитата:

«Идел» яшьләр үзәге Төмәндә

Бу көннәрдә Казан шәһәренең «Асыл» татар балалар лидер мәктәбе Төмән өлкәсенең Акъяр авылы мәдәният йортында өлкәнең актив татар балаларын җыйды.

Өч көн дәвамында 30 дан артык балалар, яшүсмерләр төрле темага багышланган тренингларда, татар теле, проект эшчәнлеге һәм татар мифологиясе буенча дәресләрдә катнашты.

«Идел» яшьләр үзәгенең «Асыл «татар балалар лидер мәктәбенең төп максаты –татар балаларына, татар яшьләр оешмалары активистларына ярдәм күрсәтү, татарлар тупланып яшәгән төбәкләрдә татар үзәкләре каршында татар балалары белән эшләү буенча аерым юнәлеш булдыру.

Моннан тыш, чара балаларда лидерлык сыйфатларын, милли үзаңны, халык традицияләрен һәм туган телне тирәнтен өйрәнергә омтылуны тәрбияләүне дә күздә тотып, зур эшчәнлек алып бара.

Бу проект шунысы белән үзенчәлекле: мәктәп, яшьләр өчен сөйләшүләр алып бару һәм татар телендә сөйләм кагыйдәләре буенча мастер-класслар үткәрде. Программа кысаларында мөнәҗәтләр, нәсел хәтерен саклау традицияләре белән дә таныштылар.

Әлеге проект Төмән өлкәсенең яшьләр мәдәни-эшлекле үзәге инициативасы белән оештырылды. Аның җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин фикеренчә, тренинг өч кенә көн дәвам итсә дә, яшьләр максатчан, иҗади һәм җаваплы кешеләр булу өчен нигезле белем алды. Шулай ук бу чара лидерлык сәләтләрен, үз-үзеңә ышаныч һәм әйләнә-тирә дөнья белән аралашу күнекмәләрен үстерү мөмкинлеген дә бирә.

"Без Казан "Идел" яшьләр үзәге белән даими дуслыклы элемтәдә торабыз. Командабыз белән сөйләштек тә, аларны үзебезнең өлкәгә чакырырга, дигән фикергә килдек. Бездә балалар үзара татарча сөйләшми, үз телебездә аралашу җитми. Заманча мәктәп балаларын берләштерергә ярдәм итә. Бүген алар күбесе бер-берсе белән аралаша. Балалар чарадан чын татарча "заряд" алдылар. Алга таба читтән спикерларны җәлеп итәргә тырышачакбыз. Безнең киләчәгебез шушы балалар кулында бит. Өлкәдә яшәүче балалар татар икәнен аңлап, дингә таянып үсәргә тиеш. Шуңа күрә алга таба да бу юнәлеш буенча эш алып барачакбыз", – диде Зөфәр Илдарович.

Фото: Зөфәр Мөхәммәтшин

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ