Логотип Магариф уку
Цитата:

Җиһанны колачлаучы үзәк

«Җиһан» балалар иҗат үзәге безне ишегалдындагы ал җилкәнле корабы белән каршы алды. Сабыйларны гына түгел, бөтен Кукмара районы халкын үзенә тартып торучы үзәк бу.

«Җиһан» балалар иҗат үзәге безне ишегалдындагы ал җилкәнле корабы белән каршы алды. Сабыйларны гына түгел, бөтен Кукмара районы халкын үзенә тартып торучы үзәк бу. Мәктәпләрдә дәресләр тәмамлану белән биредә тормыш кайный башлый: бу матур бинага үз вакытларын мавыктыргыч һәм файдалы итеп уздырырга теләүче укучылар тартыла. Алты ел элек ачылган үзәк иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр каникулларсыз һәм ялларсыз эшли. Ул биш яшьтән алып унҗиде яшькә кадәрге мең дүрт йөзгә якын баланы үз канаты астына сыендырган.
 

ҮТКӘННЕ ҺӘМ КИЛӘЧӘКНЕ КОЛАЧЛАП

Үзәкнең директоры Лира Рафис кызы белән, һәр ишекне ачып карый-карый, бина буенча атлыйбыз. Биредә барысы да югары дәрәҗәдә: диварлардагы бизәкләрдән алып бүлмәләрнең җиһазланышына, укыту дәрәҗәсе һәм нәтиҗәләренә кадәр.
– «Җиһан» балалар иҗаты үзәгендә барлыгы алты юнәлеш: фәнни-техник, сәнгати-эстетик, туристлык-туган якны өйрәнү, экологик-биологик, хәрби-патриотик юнәлешләр буенча 43 гомуми белем бирү программасы тормышка ашырыла, – дип сөйли Лира ханым. – Төп максатыбыз – конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләүдә мәктәпкә ярдәм итү. Үзәктә укыту-тәрбия процессына заманча инновацион педагогик технологияләр кертү мөмкинлеге зур.
Аның сүзләренчә, алты ел эшләү вакытында үзәкнең педагогик коллективы, балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләренең рес-
публика, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларында призлы урыннар яулап, үзенең һөнәри төрлелеген һәм осталыгын исбатлап тора. Моңа без бина буйлап атлаганда үз колакларыбыз белән ишетеп, үз күзләребез белән күреп тә ышандык. Бер почмактан җыр авазлары ишетелсә, икенче якта биючеләр тыпырдый. Бинаның икенче катына күтәрелүгә, кул эшләре дөньясына эләгеп, балаларның осталыгына хәйран каласың. Билгеле инде, изү, калфак, алъяпкыч һәм тагын бик күптөрле милли киемнәр, бизәнү әйберләре, искитмәле матур курчаклар арасында кызлар кайнаша. Ә агач эшләнмәләр бүлмәсендә, 3 D-модельләштерү принтеры тирәсендә – гел малайлар! Ни генә юк биредә! Агачтан ясалган судно макетлары дисеңме, манаралары белән балкып утырган мәчетләр, бик зур шахмат тактасы һәм фигуралары, агач конструкторлар.
3 D-модельләштерү бүлегендә яңа җиһазлар ярдәмендә сату өчен сувенир продукция дә эшлиләр икән. Кукмараның бренды саналган киез итек рәвешендәге бизәкле брелокларны безгә дә бүләк иттеләр.
Кече академиядә
«Җиһан» балалар иҗат үзәгенең үз Кече инженерлык академиясе дә бар. Хәзерге вакытта академиядә дүрт төркемдә җиде яшьтән алып уналты яшькә кадәрге 60 бала белем ала.
– Район территориясендә ачылучы сәнәгать паркларына квалификацияле кадрлар кирәк. Шуның өчен дә булачак белгечләрне мәктәп эскәмиясеннән үк әзерли башлау мөһим. Балаларга һөнәри юнәлеш бирү һәм профессиональ әзерлеккә җирлек тудыруны Кече академиянең бер бурычы дип саныйбыз, –
ди Лира ханым Усманова.
Мәктәп укучылары биредә лего-конструкцияләү, ягъни робот модельләрен һәм лего ярдәмендә төрле җайланмалар җыю белән шөгыльләнәләр. Балалар 3D-модельләштерү ярдәмендә көндәлек тормышта кирәк булучы детальләрне ясыйлар. Мәсәлән, азык-төлек пластигыннан 3D-принтерда печенье пешерү формалары «коела». Модельләрне укучылар үзләре компьютерда уйлап табалар.

– Кече академия карамагында санлы программа идарәсе нигезендә эшләүче фрезер, токарь, лазер станоклары да бар. Компьютерда булачак эшләнмәнең моделе ясалгач, программада аны эшкәртү режимнары бирелә һәм ул автомат режимда башкара,– дип аңлата балаларны шушы һөнәрнең серләренә төшендерүче педагог Владимир Федотов.
Аның әйтүенчә, Кече инженерлык академиясендә тәрбияләнүчеләрнең күбесе, булачак һөнәрләре итеп, техник белгечлекләрне сайлый.
– Хәзерге яшьләрне кызыксындыру өчен, иҗат үзәкләрен җиһазландыру заманча булырга тиеш. Төрле гаджетларда үсүче замана укучылары гел бертөрле башкарыла торган кул хезмәтенә түгел, ә автоматлаштырылган җиһазлардагы иҗади эшкә тартыла. Хәзер һөнәр үзе кешегә якын килергә тиеш. Киләчәктә кем булырга теләвең турында күпме иртәрәк уйлана башласаң, шуның кадәр яхшырак, – дип сөйли Владимир Федотов.
Шуңа күрә биредә җиһазларны гел яңартып торырга тырышалар. Әле менә күптән түгел генә виртуаль рәвештә самолёт йөртергә өйрәтә торган җайланма алып куйганнар.
Чыннан да, «Җиһан» балалар иҗат үзәге бар җиһанны колачлый кебек. Биредә балалар һәм үсмерләр үзләрен төрле хезмәт өлкәсендә сынап карый ала, ә бу исә аларга киләчәктә тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәчәк.

 

Фәния ЛОТФУЛЛИНА

 

 

 Альберт САБИР фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ