Логотип Магариф уку
Цитата:

Итәк кисеп, җиң ялгамыйк. Татарның үз стиле

Миңа калса, бөтен кеше дә чиста-пөхтә, матур, ятышлы һәм үзенең холык-фигыленә, темпераментына туры килә торган стильдә киенергә тырыша.

Аннан киемеңә карап каршы алу гадәтен дә әлегәчә берәүнең дә кире какканы юк бит. Билгеле кайда, нинди климат шартларында яшәвең, тормыш рәвеше, гореф-гадәтләр дә моңа йогынты ясамый калмый. Шул ук вакытта киенү рәвеше турыдан-туры икътисади, социаль, идеологик шартларга да бәйле.

Тарихка күз салсак, һәр чорның, һәр гасырның үз стиле булуын күрәбез. Ә татар костюмы ни рәвешле һәм нинди шартлар йогынтысында формалашты икән? Әлеге һәм башка сорауларны без сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләймановага юлларбыз.
 

– Гүзәл Фоатовна, кием-салым, теләсә кайсы халыкның йөзен билгеләү белән беррәттән, мәдәниятенең бер өлеше булып тора. Ул, декоратив-гамәли сәнгатьнең башка төрләреннән аермалы буларак, комплекста карала, һәм баштан алып аякка кадәр бер-берсен тулыландырып килүче ансамбльне тәшкил итә. Билгеле инде моңа кием-салым гына түгел бизәнү әйберләре дә керә. Юкка гына элек-электән «Татар хатын-кызын иң башта ишетергә, аннан соң гына күрергә мөмкин» димәгәннәр. Шул уңайдан татар костюмының барлыкка килү тарихына тукталыйк әле.

– Милли үрнәк киеме буларак, татар костюмы XVIII гасыр урталарында – XIX гасыр башында формалаша. Ул, йөз еллар дәвамында үзгәрә килсә дә, үзенә хас булган традицион элементларны саклый. Аның нигезен хатын-кызларда да, ирләрдә дә борынгы төркиләрнең иркен күлмәге һәм шундый ук иркен итеп тегелгән ыштан-шаровар тәшкил итә. Аны билле камзул, казаки, бишмәт, чикмән һәм башка төрле өске киемнәр тулыландыра. Өскә таба очлаеп яки түгәрәкләп тегелгән (тире, тукыма яки киездән) баш киемнәре; бизәкле күн аяк киемнәре XX гасыр башына кадәр кулланышта була. Татар милли костюмына мөселман мәдәнияте йогынтысында кергән элементлар да бар. Әйтик, чапан, җилән, чалма шундыйлардан. Аларны руханилар һәм югары катлам кешеләре кигән.

 XVIII гасыр уртасы – XIX гасырның беренче яртысында татар костюмы һәм бизәнү әйберләре үзенең классик ансамблен булдыра. Хатын-кызлар атлас, тафта, парча, ефәк тукымадан утыртма якалы, аска таба киңәеп тегелгән иркен күлмәк һәм камзул кигән. Күлмәкне, гадәттә, киң бөрмәләр яки бала итәк белән бизәгәннәр. Күлмәк өстеннән киелә торган камзул озын булган. Ул билгә кадәр гәүдәгә сыланып торса, билдән түбән киңәеп, дулкынланып торган. Камзул бөтенләй җиңсез яки кыска җиңле булырга мөмкин. Ул, гадәттә, калын тукымадан, бәрхеттән, ә кайчагында ефәктән дә тегелгән. Камзул төсенә туры китереп, килешле калфак киелгән. Бәйләнгән калфакларны маңгайга төшеп торган чуклар белән дә бизәгәннәр. Төрле зурлыктагы бәрхет калфаклар исә энҗе, сәйлән белән дә, алтын җепләр – канитель белән дә бизәлгән.

– Аяк киемнәренә килсәк, безнең татар читеген Американың шөһрәтле биючесе, ирекле биюгә нигез салган Айседора Дункан (1877–1927) аягында да күрәбез. Татарның чигүле түбәтәен шулай ук башка милләт вәкилләре дә яратып кигән. Без аны Максим Горький фотоларында да очратабыз. Димәк, татар итекчеләре, читекчеләре, тегүче-чигүчеләренең эшләре электән популяр булган дип әйтә алабыз.

– Әлбәттә. Милли костюмның алыштыргысыз бер өлешен тәшкил иткән каты яки йомшак табанлы бизәкле читекләр, үкчәле яки үкчәсез артсыз башмакка да кагыла бу. Ул ансамбльне киемнең бер өлеше булып торган бизәнү әйберләре тагын да тулыландырып бербөтен итә. Түшкә эленә торган хәситәдә, кечкенә савытка догалар салып, аны бөти урынына йөрткәннәр. Күлмәккә яка чылбыры, аның ачык түшен каплап торучы изү, камзул каптырмасы– шулай ук милли киемнең бер өлеше. Беләзек, алка, муенса, табигый ташлы йөзекләр дә бу ансамбльне бербөтен иткән.

Ирләр костюмы, әйткәнемчә, хатын-кызларныкы кебек иркен, тезгә кадәр төшеп торган күлмәктән һәм киң-ыштаннан торган. Алар, гадәттә, җиңел киҗе-мамык тукымадан яки буй-буй итеп өйдә тукылган алача дигән тукымадан тегелгән. Күлмәк өстеннән камзул яки казаки киелгән. Ир-атларның баш киемнәре күптөрле: киез эшләпәләр, камчат бүрек, колакчын бүрек, очлы түбәле такыя түбәтәйләр һәм өслеге яссы булган кәләпүшләр. Кәләпүш, гадәттә, караңгы төстәге бәрхеттән тегелгән һәм, алтын җепләр белән чигеп, энҗе-мәрҗән белән бизәлгән. Аяк киемнәренә килсәк, төрледән-төрле күн һәм киезләреннән башлап, башмак, постау оек, аяк чолгавы, ыштыр, аякчу кебекләрне мисалга китерергә мөмкин.

XIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башында Европа модасы йогынтысы һәм җитештерүнең яңа тармаклары барлыкка килү (фабрика җитештергән тукымалар, химик буяулар һ.б.) татар костюмы комплексына кискен үзгәрешләр кертә. Әкренләп баш киемнәре, хәситә, изү кебек декоратив детальләр юкка чыга. Төсләр гаммасы тотрыклылана. Кием күпкатлылыктан, алтын чигешле бизәкләрдән бушап функциональләшә. Костюмда милли стереотиплар ролен баш киемнәре – калфак, түбәтәй, шулай ук бизәкле күн читекләр, башмак, өлешчә алка, беләзек, төймә кебек бизәнү әйберләре башкара.

– Бүгенге көндә милли киемне без башлыча сәхнәләрдә күрәбез. Аларда тарихи милли костюм белән уртаклык ни дәрәҗәдә саклана?

– Традицион татар киеме бүгенге көндә шактый стильләшкән. Заманча киемнәрне модельләштергәндә дә милли костюмның традицион формаларына һәм мотивларына мөрәҗәгать итү бар. Башлыча бу аның силуэтына, өлгесенә һәм төс үзенчәлекләренә кагыла. Бөрмә, бала итәк, шаровар, шлем рәвешендәге баш киемнәрен очратырга була. Костюмда, профессиональ сәнгатьтәге кебек, төп ике тенденцияне аерып карарга була: аның берсе – киемдә традицион үзенчәлекләрнең, тарихи стильнең үсеше; икенчесе – моданың яңа агымнары тудырган авангард стиле.

Татар киеме турында сөйләшкәндә, гадәттә «Мөселман яшьләре яулыклар яба, битләрен каплый. Бу татар киеме традицияләренә карыймы-юкмы?» дигән сораулар да яңгырый. Безнең татар кызлары калфакны таҗ урынына йөрткән. Урамга чыкканда, шуның өстеннән яулык, шәльяулык япканнар. Битне каплау дигән нәрсә булмаган.

Театрларда тарихи спектакльләр әзерләгәндә, костюмнарны чорына туры китереп сайлыйлар– аларга сүзем юк. Җырчылар, биючеләрнең костюмнарына килсәк, бәхәс куера башлый. Костюм ялтырап торсын, күзгә ташлансын, аяктан егарлык булсын да истә калсын – миңа калса, артистларның беренче максатлары шушы. Ул киемнәрдә страздан алып, мехка, каурыйларга кадәр күзәтергә мөмкин. Болар һич кенә дә безнең милли костюмга туры килми. Төсләр сайлаганда да чама хисе югала. Шул кыяфәттә чыгалар да үзләрен фольклор ансамбле дип тәкъдим итәләр. Син халык биюе күрсәтәсең яки халык җыры тәкъдим итәсең икән, кигән киемең дә милли костюм үрнәкләренә туры килергә тиеш. Башкаручылар ялтыравык элементлар милли костюмны баета дип ялгыша. Классик татар милли костюмын нигез итеп алып, шуны стильләштерергә генә кирәк югыйсә. Безнең татарда чуар костюмнар булмаган. Бу коллективларга костюмнар тарихын, татар көнкүрешен, яшәешен төптән белгән рәссам белән эшләү зарур. Чынлыкта исә булачак костюмнарның эскизларын эшләргә безнең милли костюм тарихын белмәгән башка милләт рәссамнарын чакыралар. Шул рәвешле костюмнарда безнең рухыбызга туры килмәгән җете декоративлык чагылыш таба.

– Соңгы елларда Казанда «Печән базары» фестивале бик популяр. Анда милли юнәлештә эшләүче күп кенә осталарның эшләрен күзәтәбез. Фестивальгә милли киемнәрдән килү шулай ук хуплана. Милли кием кулланышка ныклап керсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Минемчә, милли кием кулланышка ныклап кереп китә ала, миллилеккә тартылу бар. Ахыр чиктә барысы да эшләнмәләрнең сыйфатына, көндәшлеккә сәләтле булуына бәйле. Соңгы вакытта эшләнмәләр арасында сувенир кебек кечкенә генә, бик каты стильләшкән уймак кадәр генә бер калфакка тап булабыз. Дөресрәге, аны калфак дип тәкъдим итәләр. Аның безнең калфаклар белән бернинди бәйләнеше юк. Бу баш киеменең символы гына. Кәләпүш сыман калфак киясең килә икән, моны түгел, ә кайбер модельерлар ясый торган такыя калфакны сайларга кирәктер. Энҗе-мәрҗән белән бәрхеткә чигелгән йөзәр еллык тарихы булган затлы калфакларга карап, әле дә сокланабыз бит. Ул чор осталарының матурлыкны тою, аңлау дәрәҗәсен, югары зәвыгын күрсәтеп тора алар. Менә шул матурлыкны тою җитми бүген.

– Күптән түгел генә ТР халык сәнгате промыселлары буенча сәнгать эксперт советы утырышы булып үтте. Халык осталары, рәссамнар, музыкантлар экспертларга тәкъдим иткән эшләнмәләрдә халыкчанлык, миллилек ни дәрәҗәдә саклана?

– Узган ел эшләрнең башкару дәрәҗәсе югарырак иде. Сүз дә юк, яхшы әйберләр бар. Шулай да без аларны бөртекләп тикшерәбез, килеп җитмәгән якларын күрсәтәбез, юк икән, «юк» дип кистереп әйтәбез. Шунсыз булмый, тәнкыйть камилләшер өчен кирәк.

– Милли юнәлешне сайлаган осталарга нинди киңәшләр бирер идегез?

– Татар милли киеме дигәндә, без иң беренче чиратта борынгы фотоларга, тарихи документларга мөрәҗәгать итәргә тиешбез. Мин рәссамнарга, дизайнерларга һәрвакыт әйтә киләм: милли сәнгатьне, милли традицияләрне үстерергә телисез икән, иң элек борынгы үрнәкләрне алып, татар кулы белән эшләнгән әйбер нинди булырга тиеш дигән нәрсәне тәмам аңлаганчы, төшенгәнче, кат-кат шуларның өлгесен күчереп эшләгез, шуңа нигезләнеп, әкренләп үз зәвыгыңны, мөмкинлекләреңне дә эшкә җигә башлагыз, дим. Шунда гына татар стиленең асылына, татар бизәгенең матурлыгына төшенәсең. Традицияләр башкача дәвам ителә алмый.

 

 

  Елена Сөнгатова һәм Гүзәл
Вәлиева-Сөләйманова фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ