Логотип Магариф уку
Цитата:

Ивановка мәктәбе дә “Үсеш нокта”лы булачак

Укучыларга белем бирүнең сыйфатын арттыру максатыннан соңгы елларда республикабыз мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы” үзәкләре булдыруга йөз тотыла. Лениногорск районында да бу шулай.

“Мәгариф” илкүләм проекты нигезендә, моңарчы районның Шөгер, Тимәш, Иске Иштирәк мәктәпләрендә – “Үсеш ноктасы”ның гуманитар һәм цифрлы юнәлештәге, ә Зеленая Роща, Иске Куак, Куакбаш, Подлесный, Иске Писмән мәктәпләрендә иҗтимагый-фәнни юнәлештәге үзәкләр эшли иде инде. Татарстаныбызда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителгән агымдагы 2024 елда исә Лениногорск төбәгендәге Ивановка мәктәбендә дә иҗтимагый-фәнни юнәлештәге “Үсеш ноктасы” үзәге барлыкка киләчәк.

Бу районның үзләрендә “Үсеш ноктасы” үзәкләре булдырган мәктәп мөгаллимнәре үзәктәге җиһазларны белем бирү максатларында актив кулланалар: беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен өйрәтү буенча практик дәресләр үткәрәләр, 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларны химия, биология, физика буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлиләр.
Лениногорск районы укытучыларының алдынгы педагогик тәҗрибәсе хакында тагын да күбрәк беләсегез киләме? Шулай булган тәкъдирдә “Мәгариф” журналының быелгы гыйнвар саны белән  танышырга киңәш итәбез. Әлеге санда бу район педагогларының алдынгы эш алымнарын яктырткан берсеннән-берсе кызыклы язмалар бирелгән. Укымый калмагыз.


Таһир САБИРҖАНОВ
Фото мәктәп архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ