Логотип Магариф уку
Цитата:

Киң колачлы галимә

Татар халкының фольклор әсәрләрен туплауга бар көчен һәм гомерен биреп, республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган, халкыбызның афористик иҗаты буенча докторлык диссертациясе яклаган Хуҗиәхмәт ага Мәхмүтовның тумышы белән районыбызның Түбән Ушма авылыннан икәнен белә идек. Тагын бер сөенечле хәбәр: татар фольклористикасын һәм эпосын өйрәнү өлкәсендә исеме мәгълүм галимә, филология фәннәре докторы Лилия Хатыйп кызы Мөхәммәтҗановага шушы көннәрдә «Татарстанның атказанган фәннәре эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелү хәбәрен ишеттек. Лилия Хатыйп кызы да – шул ук Түбән Ушма кызы. Бер авылдан ике фольклорчы галим –филология фәннәре докторы чыгу һәр авылга да тәтеми шул ул!

Педагогик хезмәт юлымны Түбән Ушмада башлаган кеше буларак, Лилияне укыту миңа да насыйп булган иде. Бәләкәйдән белемгә омтылуы белән башкалардан аерылып торды ул. Сыйныф һәм мәктәп тормышында активлыгы да, ихтыярлы булуы да аның киләчәктә югары үрләргә менәчәген күрсәтә иде. «Тешләгән җирдән өзә» диләр андыйлар хакында. Хезмәт юлын Казан мәктәпләренең берсендә югары белемле укытучы булып башлаган кыз гыйльми үсеш юлының бар баскычларын уза: аспирантура, фән кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу, докторлык диссертациясе яклау.

Бүген Лилия Хатыйп кызы Мөхәммәтҗанова, фольклористика һәм эпосны өйрәнүдән тыш, милли әдәбият мәсьәләләре белән дә шөгыльләнә. Аның фәнни-тикшеренү тематикасы татар һәм төрки халыкларның эпик фондын колачлый. Галимә тарафыннан эпос-дастан жанрына һәм аның татарларда өстенлек алган китаби төренә мөнәсәбәттә яңа концепция булдырылган. Лилия ханым – 300 дән артык фәнни хезмәт авторы, шуларның дүртесе – монографияләр. Ул ике белгечлек: әдәбият һәм фольклористика буенча «Татар китаби дастаннары: жанр барлыкка килү тарихы һәм поэтикасы» дигән темага докторлык диссертациясе яклый.

Л. Мөхәммәтҗанова татар халкының фольклор мирасын барлый һәм өйрәнә, милләтнең тарихи-мәдәни барышы белән халыкның тел-авыз иҗатында күзәтелә торган үзенчәлекләр арасындагы үзара бәйләнешне, эпик фольклорга язма мәдәният йогынтысын, татар әдәбияты һәм сүз сәнгате үсеше закончалыкларын һәм тарихын, татар халкының эпик мирасы проблемаларын җентекле өйрәнеп, фәнни һәм фәнни-популяр даирәдә фәннең әлеге юнәлешләре хакында даими яза.

Л.Мөхәммәтҗанованың фәнни эшчәнлеге татар эпик мирасын гомумдөнья эпик ядкярләре дәрәҗәсенә күтәрүгә, татарларның язма-китаби дастаннарын матди булмаган мәдәни мирас булып танытуга, халыкның этник тарихын тергезүгә юнәлгән.

Лилия ханымның өч дистә елга якын гыйльми эшчәнлеге Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән бәйле. Халкыбызның йөзек кашы булган шушы институтта галимә аспиранттан алып баш фәнни хезмәткәргә кадәрге хезмәт баскычларын үткән. 1995 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, бер ел башкалабыздагы 5 нче татар гимназиясендә татар теле, әдәбияты һәм тарих укыта, шуннан соң аспирантурага укырга керә. Аны тәмамлагач, әлеге институтның халык иҗаты бүлегендә эшли башлый. Педагоглык эшчәнлегеннән дә читкә китми ул, параллель рәвештә Казанның 37 нче гимназиясе директорының милли мәгариф буенча урынбасары булып эшли, Казан дәүләт педагогика институтында «Халык авыз иҗаты» курсыннан студентларга лекцияләр укый, Казан педагогия көллиятендә фольклор, диалектология, татар телен укыту методикасы фәннәреннән белем бирә, Казанның 167 нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан укыта.

Лилия Мөхәммәтҗанова үзенең фәнни һәм фәнни-педагогик эшчәнлеге дәверендә Россия һәм халыкара фәнни конференция, симпозиум, конгрессларда даими чыгыш ясап килә. Соңгы елларда гына аның тарафыннан Мәскәү, Уфа, Алабуга, Чабаксар, Саранск, Якутск, Таулы Алтай, Майкоп, Төмән, Улан-Удэ шәһәрләрендә, чит илләрдән Баку (Азәрбайҗан), Актау, Чимкент (Казахстан), Ташкент (Үзбәкстан), Дүшәнбе (Таҗикстан), Улан-Батор (Монголия), хәтта Кытайның Хоххот шәһәрләрендә фәнни докладлар ясалган. Аны Халыкара мәгълүматлар базасында теркәлү узган бик күп фәнни журналларның даими авторы буларак та беләләр, фәнни даирә һәм татар зыялыларына галимә республикабызда чыгып килә торган «Золотоордынское обозрение», «Фәнни Татарстан», «Золотоордынское наследие», «Казан утлары», «Безнең мирас», «Туган җир», «Түгәрәк уен» кебек мәртәбәле журналларда чыккан фәһемле мәкаләләре аша да гаять яхшы таныш. «Казан утлары» журналында «2023 ел– дастаннар елы» рубрикасында чыгып килгән язмалары аша да Лилия Хатыйп кызын күпләр үз итеп өлгерде, республикабызның әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси әлеге басмасының берничә санындагы мәкаләләре өчен ул «Айның иң яхшы авторы» исеменә лаек булды. Л.Мөхәммәтҗанованы «Татарстан– Яңа гасыр» телеканалы, «Татарстан», «Болгар» радиолары аша да төрле тапшыруларда күреп, ишетеп торабыз. Ул – коллектив монографияләр, күпләгән фәнни һәм фәнни-популяр китапларның төзүчесе, редакторы яисә рецензенты. Илебезнең төрле фәнни үзәкләрендә якланган кандидатлык, докторлык диссертацияләре оппоненты, Югары аттестация комиссиясе басмалары исемлегенә керә торган күпләгән мәртәбәле журналларның, әйтик, «Филология и культура» (Казан, КФУ), «Эпосоведение» (Якутск, СВФУ), «Филологические науки. Вопросы теории и практики» (Тамбов), «Вестник СВФУ» (Якутск), «Вопросы национальной литературы»ның (Якутск, СВФУ) редколлегия әгъзасы булуы Лилия Хатыйп кызының өлгерлеге һәм оешканлыгы хакында сөйли. Боларга өстәп, галимә татар телендә чыгып килә торган һәм шул хасияте белән Татарстаныбызда һәм, гомумән, Россия Федерациясендә бердәнбер булган «Фәнни Татарстан» журналының баш мөхәррире урынбасары да әле.

Теоретик тикшеренүләр белән беррәттән якташым – «Татар халык иҗаты» дигән яңа академик күптомлыгын (татар телендә чыгып килә торган 25 томлык һәм рус телендә әзерләнеп, дөнья күрә башлаган 15 томлык) төзеп бастыру эшендә дә җитди көч салучыларның берсе. Аның тарафыннан 25 томлыкның әлегә биш, 15 томлыкның ике томы әзерләнгән инде. Лилия Хатыйп кызының әдәбият һәм халык иҗатына караган фәнни тикшеренүләре татар телендә дөнья күргән «Татар әдәбияты тарихы» (икенче басма, 1 нче һәм 2 нче томнар, 2021, 2022) академик җыентыгына кертелгән. Ул – рус телендә әзерләнеп килә торган «История татарской литературы» академик томнарының да авторларыннан берсе. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан ел саен татарлар яши торган төрле төбәкләргә интенсив үткәрелә торган комплекслы фәнни экспедицияләр составында Лилия Мөхәммәтҗанова милләттәшләребез белән аралаша, алардан халкыбызның милли-мәдәни мирасын бөртекләп җыя, табышлары хакында фәнни һәм фәнни-популяр язмалары белән матбугатта, «Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» сериясендә чыгып килә торган «Милли-мәдәни мирасыбыз» җыентыгында бастыра килә.

Л.Мөхәммәтҗанованың фәнни-педагогик эшчәнлеге аның аспирантлары һәм докторантлары уңышларында да ачык күренә. 2022 елда аның җитәкчелегендә Татарстан Фәннәр академиясе каршындагы диссертацияләр яклау советында бер кандидатлык һәм бер докторлык диссертациясе яклану шуны дәлилли. Моннан тыш, аспирантлар өчен төрле дисциплиналардан уку программалары төзү дә – аның шөгыле. Аның тарафыннан вуз студентлары өчен «Татар халык тел-авыз иҗаты» курсыннан төзеп бастырылган уку программасы инде ике дистә елга якын фольклорчы вуз укытучылары арасында өстәл китабы санала.

Фәнни һәм фәнни-популяр мәсьәләләрдә Лилия Хатыйп кызы белән Бөтендөнья татар конгрессы, КФУ, Казан мәдәният институты,
республикабызның гуманитар юнәлешле көллиятләре, мәктәп-гимназияләре хезмәттәшлек итеп тора. 2022 елдан КФУның диссертацияләр яклау советы әгъзасы.

Лилия Хатыйп кызы Мөхәммәтҗанова – үз тирәсенә үзенең укучыларын тупларга өлгергән һәм аларның сафын елдан-ел ныгытып торучы; Татарстанда гына түгел, Россиядә һәм төрки дөньяда эпос белгечләре, фольклорчы галимнәр һәм әдәбият белгечләре арасында исемен таныта алган, алар белән даими хезмәттәшлек итүче, исеме мәгълүм журналларның авторы гына түгел, аларның кайберләрендә эксперт эшчәнлеге белән дә танылган галимәбез. Шуның белән бергә аны туган ягында да үз итәләр. Түбән Ушма кызы – Мамадыш районының һәм Татарстан Язучылар берлегенең мәртәбәле бүләге – Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты. Моннан тыш, Лилия Хатыйп кызы Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, Татарстан Фәннәр академиясе Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Ә 2023 елның 4 ноябрендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов Указы белән Лилия Хатыйп кызы Мөхәммәтҗановага «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде. Галимә Казанда яши, ире – шулай ук Түбән Ушма егете, югары квалификацияле педагог Әсгать Мөхәммәтҗанов белән кызлары Алинәне һәм уллары Әмирне тәрбиялиләр.

 

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта
мәктәбенең югары квалификация
категорияле тарих укытучысы

 

Фото шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ