Логотип Магариф уку
Цитата:

«Корстон» үзәгендә татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы башланды

Утырышта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

«Корстон» үзәгендә XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы башланып китте. Утырышта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша. Чараны Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев ачып җибәрде. Аның сүзләренчә, җыенда Россиянең 44 төбәгеннән һәм 5 чит илдән 800 делегат катнаша. Татар авыллары эшмәкәрләре җыены быел Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә үткәрелә.

Пленар утырышта төрле төбәкләрдән килгән эшмәкәрләр чыгыш ясый, үзләренең эшчәнлекләре белән таныштыра. Шул ук вакытта биредә төрле өлкәләрдән килгән эшмәкәрләрнең продукцияләреннән күргәзмә дә оештырылган. 

Әстерхан өлкәсе Идел буе районының Яр-Түбә авылы башлыгы Фаил Бердиев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Бөтендөнья татар конгрессына узган ел үзләрендә Сабан туе үткәрергә мөмкинлекләр тудырган өчен рәхмәт белдерде.

Фаил Бердиевның улы Азамат Бердиев махсус хәрби операция вакытында һәлак булган. Ул взвод командиры була. 2023 елның октябрендә Президент Указы белән аңа Россия Федерациясе Герое исеме бирелә. 

Башкортстан Республикасы Кушнаренко районының «Калтай-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Дамир Гыйльманов биредә җыелган барлык кешеләрне дә борчыган мәсьәлә – авыллар язмышы турында әйтеп үтте.

"Иң ачысы – бүген авыллар, ничек кенә дисәк тә әкренләп картая бара. Авыл – ул яшәү чыганагы, илнең туендыручысы. Авылны саклау – ул милләтебезне саклау. Әгәр авыл кешесенең, бигрәк тә яшьләрнең, үз эше, үз хуҗалыгы яшәү чыганагына әйләнә алмый икән, ул авылдан китү ягын карый. Авылларда яшәү шартлары гына булдыру җитми, ә эш урыннары булдыру, яшьләргә яшәү өчен өй төзү, балаларны укыту өчен җитәрлек күләмдә табыш алу мөһим. Авылларны саклап калу һәм үстерү өчен ил күләмендә моңа юнәлдерелгән күп еллык программалар кабул итәргә кирәк," – дип сөйләде ул.

Шәхси эшмәкәр Эльвира Хәлимова әйтүенчә,
Татарстан социаль-мәдәни мәсьәләләрне хәл итү буенча да ил авангардында бара. 
"Конгрессның үзенчәлекле программалары арасында «Шәҗәрә» программасын да билгеләп үтәсем килә. Ул безнең гаилә тормышына чын мәгънәсендә үтеп керде. «Шәҗәрә» төзү ярдәмендә без  Татарстанның Сарман районында узган гасырның 30 нчы елларында өзелгән тамырларыбызны таптык һәм үзебезнең нәселебез турында “Шәҗәрә” исемле китап та чыгардык”, – дип сөйләде ул.

Үзләренең җаваплылыгы чикләнгән “Заря” гаилә предприятиесенә 30 ел тулуы турында да әйтеп үтте. Предприятие карамагында 800 гектар шәхси җир һәм 500 дән артык эре мөгезле терлек бар. Бу җирләрдә эре мөгезле терлекләр өчен азык культуралары үстерелә – үсемлекчелек тармагы тулысынча терлекчелекне тәэмин итә. Бүгенге көндә оешмаларында удмуртлар, татарлар, руслар һәм башка халык вәкилләре эшли. 

Материал, фото: Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ