Логотип Магариф уку
Цитата:

Кукмара тәрбиячеләре – “Яшел ут” яктысында

Балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен кече яшьтән төшендерергә кирәклеген һәр ата-ана, тәрбияче белә.

Башкаларны өйрәтерлек булыр өчен тик үзеңнең “юл әлифбасы”н биш бармагыңдай белүең кирәк. Кукмара төбәге тәрбиячеләре нәкъ шулай уйлап эш итә дә. Шул җәһәттән, шушы көннәрдә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында оештырылган «Яшел ут» дигән смотр-конкурсның район этабына нәтиҗә ясады алар. 

Район мәгариф идарәсе, Кукмара районының ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе тарафыннан оештырылган әлеге конкурста 14 балалар бакчасы һәм 14 тәрбияче катнашты. Тәрбиячеләр һәм бакча мөдирләре үзләренең белем-күнекмәләрен күрсәтте, тәҗрибәләре белән уртаклашты, юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшырды, балалар белән дәрес фрагменты күрсәтте. 

Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны – «Каенкай» балалар бакчасы (мөдире Людмила Владимирова), 2 нче урынны –  «Чулпан» (мөдире Чулпан Ильина), 3 нче урынны «Салават күпере» балалар бакчалары (мөдире Лилия Каюмова) алды. 

Район тәрбиячеләр арасында юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр булып «Кыңгырау» бакчасыннан Гөлфия Исмәгыйлева, «Кояшкай» бакчасыннан Гөлия Садыйкова, «Чулпан» бакчасыннан Диана Трофимовалар танылды. 

Юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшыруда «Йолдызлык» балалар бакчасыннан Гөлнара Минһаҗевага, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә багышланган иң яхшы дәрес бирүдә «Гөрләвек» балалар бакчасыннан Наталья Яковлевага тиңнәр булмады.

Игътибар иттегезме икән: Кукмара төбәгендә балалар бакчалары әнә ничек берсеннән-берсе матуррак исемнәр йөртә икән бит.


Таһир САБИРҖАНОВ
Фото район мәгариф идарәсе архивыннан 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ