Логотип Магариф уку
Цитата:

Кырынкүлдә беренче татар балалар бакчасын ачтылар

Кичә Төмән шәһәренең Кырынкүл бистәсендә беренче «Әлифба» балалар үсеше үзәгенең коммерцияле булмаган мәктәпкәчә белем бирү оешмасы ачылды.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Төмәндәге вәкиле Ринат Насыйров һәм «Партнёрлык» төбәк эшмәкәрләренең хезмәттәшлекне үстерү берләшмәсе вәкилләре дә катнашты. «Тарихлы җирдә, Кырынкүл авылында элек-электән гыйлемле, дини кешеләр яшәгән. Төзелгән мәчет янында җыелган бабайлар – алар безнең тарихыбыз, шушы бистәдә урнашкан этнокомпонентлы мәктәбебез һәм «Этнос» балалар үзәге алар безнең бүгенгебез. Бүген ачылган балалар йорты ул – безнең киләчәгебез. Әле без телне дә, динне дә тирән итеп белмибез. Монда тәрбияләнеп чыккан балалар рәхәтләнеп татар телендә сөйләшеп, үзебезнең гореф-гадәтләрне аңлап, динебезне хөрмәт итеп татарлыгыгызны зур дәрәҗәгә күтәрерләр дип өметләнеп калабыз», – диде Ринат Хәмзиевич ачылу тантанасында.

Бүген ата-аналар өчен Ачык ишекләр көне узды. Дүшәмбедән балалар бакчасы үз ишекләрен ачачак. Ата-аналар оешманың барлык шартлары белән танышты. Заманча, милли мохиттә балалар белән белемле тәрбиячеләр, тәрбияче ярдәмчеләре, өлкән тәрбиячеләр шөгыльләнәчәк. Алга таба икенче кат һәм азык-төлек блогы эшли башлагач,  60 ка якын балалар кабул ителәчәк.  Балалар йортына ике төркем йөреячәк: беренче катта 2–4 яшьлек балалар, өлкән төркем 4–6 яшьлек балалар булачак.

Яңа балалар бакчасы нәрсәсе белән үзенчәлекле? «Әлифба» балалар үсеше үзәгенең җитәкчесе Гөлнара Баева: «Башка балалар бакчасыннан аермалы буларак, милли традицияләргә, бәйрәмнәргә, дини кыйммәтләргә таяну буенча аерылып тора. Күпчелек ата-аналар татар телен яхшы белми. Тәрбиячеләр арасында татар телен яхшы белүчеләр дә, әле өйрәнүчеләр дә бар. Балалар, тәрбиячеләр өчен дә татар телендә аралашу өчен барлык шартлар да бар», – диде ул. 

«Әлифба» балалар бакчасыннан нинди балалар  чыгачак?  Бу сорауга Гөлнара ханым ышаныч белән: «Без туган телне аңлый торган, бәхетле, сәламәт, иманлы балаларны күрергә телибез. Без мөселман балалар үзәге түгел. Без бары тик татар мөселманнары өчен эшлибез. Кырынкүл бистәсендә 17 ел яшәгән кеше буларак, балалар милли рухтагы балалар бакчасына мохтаҗ иде»,– дип җавап бирде. Шәһәрдә мондый милләт өчен эшләүче үзәкләр соңгысы булмаячак. Төмәндә якын киләчәктә  башлангыч сыйныфлар өчен дә, татар гомуми милли мәктәпләренең дә төзелеше күздә тотыла.


 Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Җәмилә Хөснетдинова фотолары 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ