Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп алма бакчасына тиң: Яз бер, көз бер сөендерә

Буага чираттагы сәфәребез вакытында 5 нче гимназиягә баруны тәгаенләвебез очраклы түгел иде.

Инновацион мәктәп. Районда иң беренчеләрдән булып, милиция, IT, инглиз теле, педагогик класслар да аларда ачылган. Укытуның сыйфаты югары. Медальгә дәгъва белдерүчеләр дә имтиханнарда үз белемнәрен раслый килә, олимпиада хәрәкәтендә дә алдынгылар рәтендә бу белем йорты. Кыска гына итеп әйткәндә, мәгариф юнәлешендә нинди яңалык бар – башлап алар аша уза. «Ирешелгәннәр белән генә туктап кала торган коллектив түгел, федераль программаларда катнашып, берничә еллар дәвамында үзләрендә укыту мәйданы булдырган мәктәп. Чыгарылыш укучылары күбрәк инженер яки юрист һөнәрен сайлыйлар», – дип шәрехләде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Наталья Александровна Македонская да. 

Мәктәпкә килгәнче үк, аның директоры Рамил Фарукович Фәхретдинов турында шулай ук азмы-күпме хәбәрдар идем инде: артыгын сөйләшмәс, бик итагатьле, төпле кеше, мәктәпне кулында тота торган чып-чын хуҗа. Һәр нәрсәгә үз фикере бар һәм теге яки бу мәсьәләгә чишелешне һич көтелмәгән яктан тәкъдим итәргә мөмкин. Район башлыгы Ранис Рафисович Камартдинов киңәшмәләр вакытында аның фикере белән исәпләшеп еш кына: «Рамил Фарукович, Сез ни диярсез?» – дип юкка гына мөрәҗәгать итми инде.

Чыннан да, мәктәп капкасыннан узуга ук, хуҗаның кемлеген чамаларга була иде. Ялан кебек бакчада йөзәр төп алмагач, груша. Язын бал кортларын әллә каян үзенә дәшеп, шау чәчәктә утырган мәлен күрәсе иде бу бакчаның дисең. Хәер, хәзер дә аның җиргә тып-тып алма койган иң мул, иң матур чагы. Күз явын 
алырдай эре-эре роза гөлләре дә үзе бер оранжереяны хәтерләтә. Биш сотый чамасы җирдә кишер, суган, помидор, кыяр – барысы да бар. Ике парник корып куйганнар. Соңрак белдем, бу эштә дилбегә күбрәк технология укытучысы Наталья Александровна Шадрина кулында булып, ел саен 15–20 төп розаны да үзләре чыбыкчадан үстерә киләләр.

 Рамил Фарукович, чыннан да аз сөйләп, күп эшләүчеләр кавеменнән икән. Ашыкмый гына мәктәп белән танышабыз. 2001 елны Буаның көнбатыш бистәсе балалары өчен дип салынган булган мәктәп. 2016 елда гимназия статусы алу укытучыларга да, укучыларга да яңа стимул-мөмкинлекләр биргән. Бүгенге көндә 400 дән артык бала белем алучы гимназиягә күршедәге чуваш авылы Чурактан да мәктәп автобусы белән 49 бала килеп йөри икән. Элегрәк мәктәп бинасының бер канаты тулысынча балалар бакчасы карамагында булган. Моннан 13 ел элек өстәмә бина салып, аларны башка чыгарганнар һәм ул урынга реконструкция ясап, менә дигән заманча туклану блогы эшләгәннәр. Әле алай да балалар бакчасының бер төркеме мәктәп ягында калган, озакламый алары да үз биналарына чыкса, актлар залын шунда күчереп, подвалда егет-кызларның кулы эш белеп үссен өчен остаханәләр ясарга ниятләп торалар. Башлангыч сыйныфтагылар барысы да бии икән, шуңа күрә хореография залы булдыру да буш урында туган хыял түгел. Җитмәсә, киләсе елга мәктәпкә капиталь ремонт та керәчәк, дип көтәләр.

«Сездә укучылар саны һаман артуга бара, ни өчен хәзер бистәнекеләр генә түгел, шәһәр әти-әниләре дә балаларын нәкъ менә сезнең мәктәпкә китерә икән?» – дип төпченәм директордан. 

– Башлангыч укытучыларыбызның белеме бик төпле. Сигез мөгаллимнең алтысы югары квалификация категорияле. Өлкән класс укытучылары да бик көчле. Математикадан мәктәпнең элеккеге директоры «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы», «РФ гомуми белем мәгарифенең мактаулы хезмәткәре» исемнәрен йөртүче Михаил Васильевич Батин; «РФ гомуми белем мәгарифенең мактаулы хезмәткәре», 2011–2014 елларда «Безнең иң яхшы укытучы» грантларына ия булган Сергей Алексеевич Караваевлар укыта.

 Грантлар ярдәмендә өстәмә белем бирү ставкалары барлыкка килде. 2004 елдан башлап 10 нчы класстан полиция хезмәте юнәлешендә укытабыз. Кадетларга стройда йөрү, криминалистика, самбо кебек өстәмә дәресләр керә.  Педклассларда исә 10 нчыларныкына өстәмә рәвештә педагогика, психология укытылачак. Мәктәбебез иртәннән алып кичке 5 ләргә кадәр эшли. Безнең укучылар Балалар сәнгать мәктәбендә дә шөгыльләнә. Аларга тимер юл аша йөрү кыенлык тудырганга күрә, бәладән башаяк дип, шул балаларга пианино сатып алдык һәм сәнгать мәктәбе укытучыларын үзебезгә чакырабыз, – ди Рамил Фарукович һәм шул ук вакытта математика укытучылары җитмәвеннән зарланып ала. Дөрес, әкренләп яшь укытучыларны да тәртә арасына кертә баралар. 

Хәер, Р. Фәхретдинов  – үзе дә РФ гомуми белем мәгарифенең мактаулы хезмәткәре, математик. 1983 елда КФУның механика-математика бүлеген тәмамлаганнан бирле, мәктәптә һәм эшли башлавының беренче елыннан ук директор вазифасында дисәк тә була. Чөнки Каенлык сигезьеллык мәктәбенә математика укытучысы итеп билгеләнгән кичәге студентка 15 көн дигәндә директор вазифасын йөкләп куялар. Бу үзенә күрә йөзә белмәгән егетне суга ыргыту кебегрәк тә була, бәхетеннән район мәгариф идарәсе шунда ук бер айлык курсларга җибәрә. Тәҗрибәле директорлар белән аралашу үзе бер зур мәктәп була егеткә. «Тәҗрибә өчен ярап куйды, өч ел эшләдем мин анда», – дип куя әңгәмәдәшем, ул елларны искә төшереп.

– Без бертуган абыем Фиргат Фарукович белән икебез дә Буа шәһәренең М. Вахитов исемендәге 1 нче мәктәбендә озак еллар математика укытучысы булып эшләгән әниебез Зиннәтбану Вәлиевна юлыннан китеп, математика укытучысы һөнәрен сайладык. Укытучылар күп безнең нәселдә, әтинең энесе, аның хатыны, аларның ике баласы – шулай ук укытучылар. Хәзер әнә өч баламның берсе – кызым Гөлия дә Тәтеш педагогия көллиятен тәмамлады, – ди ул. Ә балалары Гөлнур белән Наил башка юлны сайлаганнар. 

Дөрес, 1992 елда Вахитов мәктәбенә директор урынбасары һәм информатика укытучысы булып эшкә кайтканчы, Рамил Фаруковичка да беркадәр «Агропромэнерго»да эшләргә, аннан статистика идарәсен   җитәкләргә туры килгән. 1999 елда аны инде үзе укыган М. Вахитов исемендәге мәктәпкә директор итеп билгеләп куялар. Үзе шул юлны үткәнгәме «Директор булыр өчен башта аның урынбасары вазифасын башкару бик мөһим. Шул чакта гына син мәктәпнең бөтен эчке кухнясын беләсең», – дип  басым ясый ул.

ГРАНТ АРТЫ ГРАНТ ОТУ

Әйе, иң элек күз тимәсен дип куярга онытмыйк әле. Грантлар оту матур бер гадәткә әверелгән 5 нче гимназиядә. Коллектив, 2016 елдан башлап, дүрт ел дәвамында Мәгарифне үстерү институты аша грант отып, башка район, республика, өлкә укытучылары белән үзләренең тәҗрибәсен уртаклаша.  Пермь крае, Ульян өлкәсе... кайларда гына булмыйлар. «Шулвакыт эчендә 1500 дән артык укытучыны үзебезнең методик эшкәртмәләребез белән таныштырдык, ачык дәресләр бирдек, сәламәтлекләре чикле балалар белән эшләүдәге яңалыкларны җиткердек. Курсларны узучыларга Мәгарифне үстерү институтының таныклыкларын тапшырдык», –  дип уртаклаша укытучылар.  Быел да мәгарифне үстерү институты канаты астында Чүпрәле районы мәктәп директорларына стажировка уздырганнар. 

ЯҢА ИДЕЯЛӘР ӨЧЕН ЯШЬЛӘР БАР 

Бүген Буа районында 35 яшькә кадәрге 87 укытучы хезмәт куя. Узган уку елында гына  14 яшь белгеч мәктәпләргә эшкә урнашкан. Бу инде коллективлар яшәрүгә бара, яңа көч-дәрман өстәлә, креатив идеяләр килә дигән сүз. Бу җәһәттән 5 нче гимназиянең зарланырлыгы юк. Беренчедән, коллективка елда 1–2 яшь укытучы өстәлә тора, икенчедән, районның яшь педагоглар советы рәисе Яна Сабирова да үзләренеке. Яна Николаевна, «Безнең яңа укытучы» республика бәйгесе җиңүчесе булу белән беррәттән, Яшь педагоглар советларының социаль проектлары Республика конкурсы грантына һәм актив эшчәнлек өчен республика профсоюз комитетының Татарстан Республикасы оешмасы стипендиясенә ия. Узган ел ул Татарстанның 30 яшь педагогы белән берлектә  Гомумроссия мәгариф профсоюзлары канаты астында узучы «Таир-2022», традицион төбәкара форумында да катнашкан булып чыкты. Шулай булгач, Республика күләмендә   яшь укытучылар өчен семинар уздыру идеясе 5  нче гимназиядән чыгуы бер дә гаҗәп түгел. Башта районда, аннан республикада үзләренең эш тәҗрибәсенә таянып, «Яшь укытучыларга остазлык хәрәкәте»н  күрсәтә алар. 

 Институт тәмамлап, мәктәптә беренче елын гына математика, информатика укыткан Илзирә Шәкүрова да мондагы остазлык хәрәкәте тәҗрибәсен уңай бәяли. 

– Коллективта бик җылы каршыладылар. Остазларыма аеруча рәхмәтлемен.  Яңа укытучы дип тормадылар, ышанып 7 нчеләрдә класс җитәкчелеге эшен дә тапшырдылар. Монысын бөтенләй дә көтмәгән идем. Кешегә ышаныч белдерү аны үстерә, алга әйди,– ди ул. 

Яшьләрдән тарих укытучысы Регина Солтанова, башлангыч класс һәм инглиз теле укытучысы Айзирә Сафина да Илзирәнең фикерен хупламый калмас. Чыннан да үз гаиләләренә кабул иткән кебек каршылыйлар биредә һәркемне. 

– Бу мөнәсәбәт укытучылардан укучыларыбызга да күчә. Безнең балалар башка мәктәпләрнекеннән бик нык аерылып тора,– дип раслый моны Рамил Фарукович үзе дә.

Билгеле башкалар да калышмый. «Ел укытучысы» бәйгесе җиңүчеләре арасында әлеге гимназиядән «Педагогик дебют» номинациясендә җиңү яулаган башлангыч сыйныф укытучысы Әдилә Шәрәфетдинованы да әйтеп китү кирәк.  

Мәгарифне үстерү буенча Федераль максатчан программа ярдәмендә ике төбәкара – башлангычлар өчен «Барысын да беләсем килә» һәм инглиз теле буенча «Мәдәниятләр диалогы» дип аталган фәнни-гамәли конференцияне шулай ук югары дәрәҗәдә оештырганнар. 

– Бу – үзебез уйлап тапкан проект. Анысын биш ел дәвамында каникул вакытларында уздырабыз. Ул башлыча Мари иленнән, Ульян, Киров өлкәләреннән килгән укытучылар катнашында уза. Чыгымнарын үзебез күтәрәбез. «Мәдәниятләр диалогы» фәнни-гамәли конференциясенә пандемия чорында Новосибирск, Санкт-Петербург, Калмыкиядән дә катнашучылар булды.  Билгеле югары дәрәҗәдә оештырабыз. Начар булырлык булса, без аны уздырып та тормыйбыз,– ди тәвәккәл директор.


Ике ел элек РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Ульян өлкәсе хөкүмәте ярдәме белән уздырылган Укытучылар клубларының төбәк чемпионатында катнашулары да әнә шул тәвәккәллек галәмәте булса кирәк. 33 команда арасында барган киеренке бәйгедә визитка, мастер-класс, өстәмә дәрес (класс сәгате) күрсәтеп, «Иң яхшы төбәк тәҗрибәсе» номинациясендә җиңү яулый алар.  


Мәктәпнең башкаларга үрнәк булырлык тагын бер гамәле турында әйтү кирәктер. Ул да булса, 2019 елдан бирле уздырылып килүче «Проектлар фестивале». Мәктәптәге һәр бала комиссиягә үз проектын тапшыра, яклый. Билгеле, анысы да нигезсез генә түгел, бала «Минем беренче проектлар» дигән уку әсбабы нигезендә аны ничек эшләргә кирәклеген үзләштерә, аннан үзлегеннән материал туплый. Проектлар ясау – мәктәптән вузга күчкәндә аеруча уңай күренеш.

 

ТЕАТР ЯКТЫЛЫККА, НУРГА ИЛТӘ...

Узган ел гимназия, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм» грантында «Мәктәп театры аша – уңышка» проекты белән катнашып, 500 мең откан.    

Әлеге проект кысаларында гимназиядә мәктәп театры коллективлары арасында «Сәхнә нуры» фестиваль-бәйгесенең зона йомгаклау этабы да уза. 2 нче турга үткән 20 театр коллективы үзләре әзерләгән спектакльләрдән иң матур өзекләрне тәкъдим итә. Фестивальдә Буа районыннан тыш Тәтеш, Кайбыч, Кама Тамагы районы мәктәпләре дә катнаша. Фестиваль  шулай ук һәркемнең күңелендә бары матур хатирәләр саклый булса кирәк.

 Грант акчасы милли һәм театр костюмнарын яңарту, музыкаль җиһазлар, декорацияләр алуга, актлар залының акустикасын яхшыртуга  тотыла. 2018   елдан бирле гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абзалова Энҗе Равил кызы җитәкчелегендә эшләп килүче «Нур» театр түгәрәгенә чуваш милләтеннән булган балалар да йөри икән. 

  «Нур» театр түгәрәге төбәкара, республика, район күләмендәге конкурс-фестивальләрне дә калдырмаска тырыша. Ел саен Буа драма театры тарафыннан үткәрелеп килүче төбәкара «Ният» балалар һәм яшүсмерләр театраль-фестивалендә дә призлы урыннарга ия бу яшь артистлар.
              
Инициативалы, креатив укытучылар, сүз дә юк,  коллективның зур уңышы, әмма шул ук вакытта проблемалар да юк түгел. Мәктәпне яңа техника – компьютерлар, интерактив такталар, дәреслекләр белән тәэмин итү, җиһазлау, капиталь ремонт кебекләре көн кадагындагы мәсьәләләр. Мәгълүматлаштыру буенча директор урынбасары, логопед кебек штатлар да мәктәпләрдә артык булмаячак. Моннан берничә еллар элек Рамил Фаруковичның көнбатыш бистәсенә аерым өстәмә белем бирү үзәге кирәк дигән тәкъдиме дә бүгенгәчә актуаль булып кала. 



Сөмбел ТАИШЕВА фотолары
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ