Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадыш көллияте физкультура укытучылары әзерли башлаячак

Мамадыш районында 9 нчы сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча экскурсияләр башланды. Ул Мамадыштагы политехник көллият базасында уза. Әлеге көллият 1978 елда 21 нче СПТУ буларак ачыла, 1994 елдан – һөнәри лицей, 2009 елдан – хәзерге исемдә.

Укыту авыл хуҗалыгын механикалаштыру, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе, икътисад һәм бухгалтер исәбе, автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау белгечлекләре буенча алып барыла. 

2015 елда көллияткә ресурс үзәге статусы бирелде.

Бу уку елында алты йөзгә якын укучыга 42 укытучы һәм мастер белем бирә. Шуларның унөче – югары, уникесе I квалификация категориясенә ия.

Көллият студентлары, Вера Владимировна Фәйзриева җитәкчелегендә эзләнү отрядлары эшендә катнашып, сугыш узган урыннардан бик күп табылдыклар җыйганнар, шулардан бик бай музей төзеп куйганнар. Экскурсияне әнә шуннан башлап җибәрделәр, көллият студентлары үзләре җыйган сугыш истәлекләрен бик мавыктыргыч итеп сөйлиләр, сорауларга бик теләп җавап бирәләр.

Икенче өлештә көллият директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Динар Рифат улы Хәкимов укучыларны уку йортының кабинетлары, остаханәләре, лабораторияләре, эш мәйданнары буйлап алып китте. Ике сәгатькә сузылган бу экскурсиядә укучылар бик күп нәрсәләр белделәр, студентларның нинди шартларда укулары белән таныштылар. Ә монда, чынлап та, бик кызык булды, барлык җиһазлар, приборлар заманча, студентлар яңа технологияләр нигезендә профессия үзләштерәләр. Иң сөендергәне: яңа уку елыннан өр-яңа юнәлеш – физкультура укытучылары әзерләү бүлеге ачылачак икән. Укыту эшен Казан федераль университетының Алабуга институты белгечләре алып барачак. Мамадыштагы көллиятнең даны болай да якын-тирә районнарга билгеле иде. Киләчәктә ул тагын да күбрәк яшүсмерләрне үзенә җәлеп итәр.


Материал, фото: Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ