Логотип Магариф уку
Цитата:

Матурлык корбаннар сорыймы, яисә чәч буяу нәрсәгә китерә?

«Ак чәчләрегез күренә башлагач буярсыз әле!» – дия иде миңа әни, чәчләремнең төсен үзгәртеп карыйсым килгән вакытта».

– Бүгенге көндә исә күп кенә әти-әниләр, үзләре үк чәчтарашханәдә балаларының чәчләрен төрле төсләргә буятып, яңа төрле причёскалар ясатуга каршы килми. Үзәк урамнарда ал, зәңгәр, куе сары һәм башка төсле башларны күрергә ияләндек бит инде. Чәч буяу, хатын-кызлар эше генә булып калмыйча, инде ир-атларыбыз, егет, малайлар өчен дә гадәти күренешкә әйләнде. Алар өчен хәтта махсус чәчтарашханәләр – барбершоплар ачылды.
Танылган кино актрисасына охшарга теләү, мода артыннан куып төрле экспериментлар ясау, имиджыңны үзгәртү, ак чәчләрне күрсәтмичә, яшьлекне озынайту – һәр заманда чәч буяу әнә шундый төрледән-төрле омтылышларга җавап бирә. Хәзер сатуда күптөрле буяулар тәкъдим ителә. «Матурлык корбаннар сорый» дигән әйтем биредә урынлы булып каламы соң? Чәчне еш буяу сәламәтлеккә зарарлы түгелме? Бу шөгыль яман чиргә китерергә мөмкинме? Әлеге һәм башка сорауларга трихолог Богданова Мария Александровна җавап бирә.
Кешеләр төрле сәбәпләр аркасында чәч буярга тотына. Берәүләр ак чәчләрен яшерә, икенчеләр, модага ияреп, причёскасына үзгәрешләр кертмәкче була, кайберләре инде, чәч төсен тулаем үзгәртеп, тормышының икенче төрлегә әйләнеп китәчәгенә инана. Бүгенге көндә бик нык алга киткән матурлык индустриясе күптөрле чәч буяулары тәкъдим итә. Ә аларның сәламәтлегебезгә китергән зыяны турында әйткәндә, кистереп зыянлы яки зыяны юк дип әйтеп булмый. Ул чәч буявының составыннан, буяучы кешенең һөнәри осталыгыннан тора.
Чәч буяулары 3 төргә бүленә. Озак вакытлы нәтиҗә бирүче перманентлы, ярымперманентлы, ягъни вакытлыча эффект бирүче һәм натураль буяулар. Соңгысына хна һәм басма керә. Зарарлы яки зарарсыз булуларын составларына карап әйтергә була. Һәркайсының үз плюслары һәм минуслары бар. Бүгенге көндә беренче ике төр буяулар сатуда аеруча киң таралган. Чөнки сатып алучы буяуның озак вакытлы, тотрыклы булуына исәп тота. Әлеге буяуларның яхшы ягы шул. Билгеле, составында булган зарарлы компонентлар организмга зыян китерергә дә мөмкин.
Перманентлы буяулар чәчнең эчке төзелешенә үтеп керә, шуңа күрә дә озакка җитә. Мондый буяулар составында, гадәттә, аммиак һәм P-фенилдиамин РDD кулланыла. Ул тән тиресе ялкынсыну, күздән яшь агу, кызару һәм башка күренешләргә китерергә мөмкин.
Дөрес сайланмаган буяу тән тиресен кызарта, кычыттыра, ялкынсындыра, контактлы дерматитка сәбәпче була, чәчнең структурасына зыян китерә, чәчләр сына, коела башлый.
Буяучы кешенең осталыгы да мөһим роль уйный дидек. Чәчне чәчтарашханәләрдә буяткан очракта, әлбәттә, сәламәтлек өчен зыян китерү мөмкинлеге бермә-бер кими. Чөнки салоннарда профессиональ буяулар кулланыла һәм чәчтараш үз клиентына, медицина термины белән әйткәндә, анамнез үткәрә, ягъни сынап-тикшереп карый.
Балалары чәчен буйый дип борчылган әти-әниләр өчен шуны әйтергә мөмкин. Әгәр бала аллергиядән интекми икән, куркыныч әйбер юк. Тик буяган очракта чәч бөртегенең үзәгенә зарар килүне истә тотарга кирәк.
– Моңарчы медицина өлкәсендә, официаль чыганакларда чәч буяуның онкологиягә, дөресрәге, кан йөреше һәм бәвел-җенес органнары системаларында яман шеш авыруын китереп чыгаруга сәбәпче булуы турында күп кенә язмалар чыкты. Бүгенге көндә исә күптөрле үзәк тикшеренүләр бу фаразны кире кага, – ди белгеч.
Чәч буяу өчен бөтен кеше дә чәчтарашханәгә ашыкмый, кибетләрдә буяуларның ниндие генә юк, күбебез өй шартларында буярга җайлашкан. Шулай да сүз сәламәтлек турында барганда, түбәндәге киңәшләрне белеп торырга кирәк:
Белгеч киңәшләре:
– Сатып аласы буяуның составын өйрәнергә.
– Беренче тапкыр буяган очракта, аны колак тиресе яки беләзекнең эчке өлешенә тидереп карау кирәк, теге яки бу реакция булмаса, ул зарар китермәячәк.
– Чәчне буяганнан соң тәрбияләү зарур: төрле бәлзәм, маскалар белән чәч структурасын сәламәтләндерергә, буялган чәчләр өчен тәгаенләнгән махсус шампуньнар кулланырга кирәк. Җәй өчен аерым киңәш: тозлы суда күп коенырга ярамый, ультрафиолет нурлардан качу мөһим. Төрле спрей һәм майлар кояш нурларыннан сакланырга ярдәмгә килә.
– Әлбәттә, төп киңәш – чәчне сирәгрәк буярга тырышу. Буяганнан соң кимендә 6 атна чәчкә башка химик йогынты ясамыйча, аңа структурасын ныгытырга ярдәм итәргә кирәк.
– Авокадо, әрекмән, рапс, кара карлыган, жожоба майлары чәчнең үзәген ныгытырга ярдәм итә. Тик шунысын онытмагыз: майны бары тик чәчнең үзенә генә сөртергә кирәк, баш тиресенә тидерергә ярамый.
Чәч буяу модасы көннән-көн үсү белән беррәттән, бүгенге көндә чәчләрне буямыйча йөрү популярлашты. Бу бигрәк тә агарган чәчләргә карый. Тагы да дөресрәк әйтсәк, табигый матурлык модага керде. Моңа мисал итеп Голливуд йолдызларын китерергә булыр иде. Безнең әйләнә-тирәбездә дә бүгенге көндә андыйлар байтак. Активистка, танылган блогер Ләйлә Лерон бу турыда шулай ук үз фикерен җиткерде:
– Әйе, кайчандыр мин дә тәҗрибәләр ясарга яраттым. Хәзер исә үз табигый төсем бик ошый, буятасым килми. 27 яшемдә ак чәчләрем күренә башлады. Аларны гел буяп тордым. Соңыннан чәчтарашым: «Әйдә әле, берничә ак чәчең өчен бөтен башыңны зарарлаудан туктыйк!» – дип, киңәш биргәннән соң, мин аларга кагылмый башладым. Тора-бара шушы агарып торган чәч өлеше үземә дә ошый башлады. Бу уңайдан күпләр миңа комплиментлар әйтә. Аларны ишеткәч, мин чәчне буярга кирәк түгел икәнлегенә тагын да ныграк инандым. Табигый матурлык, тәңгәллек бүгенге көндә трендка әйләнеп килә. Шуңа күрә без дә модадан артта калмыйбыз – чәчне буямыйбыз.
 
Кызыклы факт. Яраткан хатынының күз яшьләре белән чәчтарашханәдән кайтуын күргән яшь химик Эжен Шуэллер кичекмәстән эшкә ябыша. Нәтиҗәдә яңа формула нигезендә беренче синтетик чәч буявы уйлап табыла. Бүгенге көнгә кадәр танылган чәч буявы шул рәвешле 1907 елда башлангыч ала. Чәч буяу модасы барлыкка килеп, тирән тамырлар җибәрә алуы һәм дөньяга таралуында һаман да шул мәхәббәт гаепле икән.
ЧӘЧ БУЯУ ТУРЫНДА: НӘРСӘ ДӨРЕС, Ә НӘРСӘ ЮК?
 
1 нче миф. Чәчне буяу аны коелуга һәм чәч структурасын зарарлауга китерә.
Әлбәттә, түбән сыйфатлы продукция кулланып, өстәвенә дөрес башкарылмаган очракта, чәчне буяу – зарарлы процесс. Бүгенге көндә заманча җитештерелгән буяулар һәм технологияләр бу күңелсез нәтиҗәне бик күпкә киметә. Буялган чәчне тәрбияләү турында да онытмаска киңәш ителә, махсус шампуньнар һәм кондиционерлар куллану чәчнең структурасын тиз арада савыктырачак.
                                                                                              
 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2 нче миф. Чәчне буяу аллергик реакция барлыкка китерергә мөмкин.
Кайбер кешеләрдә чәч буявы составындагы аерым бер компонентларга аллергия булырга мөмкин. Моны булдырмас өчен, иң элек аллергиягә тест уздырып алырга кирәк. Буяуны тән тиресенә тидереп карыйлар, 24 сәгать эчендә нинди реакция булуын күзәтәләр. Тән тиресе ялкынсына, кызара, кычытына икән, буяудан баш тартырга, йә булмаса гипоаллерген буяулар сайларга.
3 нче миф. Авырлы вакытта чәчне буярга ярамый.
Авырлы вакытта чәч буяу балага зарар китерергә мөмкин дигән курку яши. Күп кенә тикшеренүләр нәтиҗәсендә белгечләр чәчне буяуның туачак сабыйга зарары юк дигән фикердә тора. Әмма нидәндер шикләнәсез яки сәламәтлегегездә нинди дә булса проблемалар бар икән, һичшиксез, алдан табиб белән киңәшләшү комачауламас.
4 нче миф. Чәчне буяу чәчләрне агарта.
Бу иң еш ишетелгән миф, ләкин нинди дә булса чыганакларга таянып дәлилләнмәгән. Ак чәчләр барлыкка килү – генетикага – нәселдәнлеккә һәм яшь үзенчәлекләренә бәйле күренеш. Буяу берничек тә агаруга сәбәпче була алмый.
5 нче миф. Чәчләрне еш буярга ярамый.
Чәч структурасына зыян килмәсен өчен, аны айга бер мәртәбә генә буярга ярый. Әгәр чәчнең төсе идеаль булуын теләсәгез, аны тулысы белән түгел, ә үскән тамырларын гына буяп куярга кирәк.
6 нчы миф. Өй шартларында чәчне буяу салоннарда буяудан берни белән дә аерылмый.
Барлык профессионаллар өй шартларында чәч буяу белән экспериментлар ясауга каршы төшә. Чөнки бары тик квалификацияле белгеч кенә чәчнең торышын, баш тиресен өйрәнеп, кирәкле процедураларны билгели ала һәм чәчләрне дөрес тәрбияләргә өйрәтә. Шулай ук ул индивидуаль рәвештә сыйфатлы буяу сайлап эш итәчәк.
7 нче миф. Составында аммиак булмаган чәч буяулары бар.
Бүгенге көндә сатуда составларында аммиак булган перманентлы буяуларга алмашка килгән ярымперманентлы буяулар да бар. Аларга «Без аммиака» («аммиаксыз») дип язылган була. Әгәр аммиактан бөтенләй качарга теләсәгез, хна һәм басма белән эш итәргә туры килә. Болары чәч бөртекләренә зыян килмәсен өчен, аларны юка элпә белән каплый. Әлбәттә, мондый буяу озак тормый. Чәч төсен аксылландыру өчен, әлеге буяуларны кулланып булмый. Үз төсеңә яисә караңгырак төскә буяганда, ярымперманентлы буяуларны сайлау күпкә уңайрак.
8 нче миф. Хна чәчне ныгыта.
Хна составында булган натураль буяу – танин чәч структурасын ныгыта ала. Ләкин аның йогынтысы ике яклы: ул чәч бөртеген катылатып, корытып та җибәрергә мөмкин. Хна куллануның файдасы чәчнең торышына һәм генетикага бәйле. Азиядә, Көнчыгыш илләрдә яшәүчеләрнең чәчләренә хна, дөрестән дә, килешә, чөнки аларның бөртекләре калын, нык, шунлыктан тышкы йогынтыларга бирешми. Төньяк, славян илләре халыкларының чәч бөртекләре йомшак һәм нәзек. Мондый типка хна килешми. Хна, басма куллангач, чәч танин аркасында калынаеп киткән төсле була. Әмма андый чәчләр, моңарчы дөрес тәрбияләнмәгән дә булса, үзләренең йомшаклыгын югалтачаклар, корыланып, сынучанга әйләнәчәкләр. Шунысын да искәртергә кирәк: бүгенге көндә сатуда күптөрле ясалма хналар да бар.
Нурисә СӘГЪДИЕВА
Автор һәм Эльвина ХАЛИТОВА
фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ