Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөхәррәм абый лимоннары

Арабызда гаҗәеп кешеләр яши. Алар үз шөгыльләре белән башкаларны сокландыра ала, тормышның мавыктыргыч яңа якларын ача. Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов – нәкъ шундый милләттәшләребезнең берсе. Ул Буа районында гомер итә. Озак еллардан бирле данлыклы бакчачы исемен йөртә. Бүген ул безне лимон үстерергә өйрәтәчәк. Мөхәррәм абый киңәшләренә сез дә колак салыгыз әле. Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов – Татарстанның күренекле шәхесе. Белгечлеге буенча агроном, икътисад фәннәре докторы. Заманында республикадан СССР Югары Советы депутаты булып та сайланган. Гомере буе җитәкче урыннарда эшләгән. Буада үзе нигез салган «Мөхәррәм» урамында хәләл җефете Гөлфия апа белән гомер итә. Бәйрәм көннәрендә әлеге җылы гаиләгә балалары да җыела. Мөхәррәм абый аларны үзе үстергән тәм-томнар белән сыйларга ярата.

ӨЙ ШАРТЛАРЫНДА ЛИМОН ҮСТЕРҮ ЫСУЛЫ 

– Өй шартларында үсә торган, матур да, файдалы да бу үсемлек белән 1985 елдан бирле шөгыльләнәм. Ул елларда колхоз җитәкчесенең кабинет тәрәзәсе төпләрендә алар бишәү иде...

 Бүгенге көнгә кадәр берсе исән әле. Димәк, аңа 40 ел чамасы. Метр ярым биеклектәге лимон агачы хәзер дә елына 40–50 ләп җимеш бирә. «Павловский» сортлы бүлмә үсемлеге ул. Еллар дәвамында туктаусыз чәчәк ата. Билгеле инде, төп чәчәк ату чоры язга таба. Чәчәкләре эре, бөреләре 2–2,5 см га җитә. Аңа серкәләнү өчен бал кортлары кирәк түгел. Гомумән, бер лимон яралып, үсеп җитешсен өчен, 10–12 яфрак кирәк дип санала. Язгы чәчәкләр, шулай ук яралган җимешләр күп була. Аларның 4–5 проценты гына өлгерә ала, калганнары коела. Бу сорт елына ике тапкыр уңыш бирергә сәләтле. Алар агачта хәзер 20 ләп, һәр җимешнең авырлыгы 400–800 грамм тирәсе. Бу лимон калын кабыклы, бик хуш исле. Җитешмәгән ягы шул: орлыкның артык күп булуы. Гадәттә, бу сортның җимеше алай эре түгел. Тик ул бездә 10–15 елда гына шулай зур җимешле булучан. Аның соңгы 20 елда үсү урыны – кышкы теплица. Түбәсе – ике кат поликарбонат. Димәк, бик якты түгел.

 Җәй көненең бәласе – артык эсселек. Ул вакытта температура 35–40 градуска җитә. Кышкы температура даими 14–16 градус чамасы гына. Туфрагы алыша торган түгел. Лимон таш белән әйләндереп алынган кечкенә калкулыкта утыра. Шуңа 20 ел инде бер үк җирдә үсә. Элек савытларда үскән вакытта 10 литр чамасында туфрак ике-өч елга бер алыштырыла иде. Составы гадәти: Буадагы кара туфрак 50–60 процент, черемә 20–30, ком 20–25 процент чамасы.

Таучыктагы туфрак та беренче салынган чакта шул ук нисбәттә иде. Берничә елдан бирле шунда ук икенче лимон агачын да үстерәм. Анысы «амальфи» лимоны нәселеннән. Быел өченче ел уңышын алдык, 30 лап җимеш бирде. Тегесеннән бөтенләй аерылып тора. Бик нәзек кабыклы, сусыл, хуш исле, үзендә 2–3 кенә орлыгы була. Зурлыгы 150–200 грамм чамасы. Декабрь азагында чәчәк атты, агачы бик тиз үскәнгә күрә, вакытында кисеп торуны сорый. Өй шартларында да яхшы үсә.

 Үзем лимон белән күптән дус булсам да, аны үстерү, сатуны максат итеп куйганым булмады.  Миңа аның белән әвәрә килү, үстерү, күзәтү, тәҗрибәләр ясау кызыклырак.

Лимон орлыктан үсеп тә җимеш бирә ала. Моның өчен 6–7 ел вакыт кирәк дип санала. Тишелеп, бер ел чамасы үскән үсентене ялгау мөмкинлеге бар. Дуслар алып килгән агачларга ялгау ясап җибәргәлим. Моңа махсус кискеч, тасмалар кулланам. Бик күптөрле культуралар, гөлләр белән шөгыльләнү – минем гомерлек яраткан эшем, хобби, дип тә өстим әле. Лимоны өлгергәч тә, хуш исле була. Лимонны үрчетү, кисеп алынган чыбыкчалар белән мөмкин булса да, күбрәк ялгау юлы белән башкарыла. Теләсә нинди лимон орлыгыннан үсеп чыккан, инде берәр ел үскәне яхшырак. Аның 5–6 мм лы төп кәүсәсенә, гадәттә, «Павловский» лимон ботагы ялгана. Икенче елга ук беренче җимешләрен бирү мөмкинлеге тудыра. Ялгау, гомумән, үсемлекләрне яңарту, утырту өчен иң кулай вакыт март башы. «Павловский» сорты– өйдә үстерелә торган цитруслылар арасында дөньяда иң танылганы. Әлеге агачның икенче үзенчәлеге – ул үзенең эфир майлары белән һаваны микроблардан чистарта.

Күп кеше үзенең мондый эшләрен әллә нинди «серләр», уйлап чыгарган өстәмә «подкормка», ягъни ашлау белән бәйли. Боларны юкка вакыт сарыф итү дип саныйм. Үсемлек, нарасый шикелле үк, яхшы тәрбия, зур игътибар һәм мәхәббәт сорый. Менә шул очракта гына лимон яхшы уңышы белән сезне дә сөендерә ала. Үстерәм дә табыш алам дигән максат куярга кирәкми дә торгандыр.

 

Мөхәррәм МӨХӘММӘТҖАНОВ

Фото Харшала С. Хирве на Unsplash

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ