Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөхәррир сүзе

Моннан ун ел элек «Татмедиа» агентлыгының ул чактагы яшь һәм һавалы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов миңа медиахолдингның корпоратив юнәлешен тапшырганда, алда торасы кызыклы проектларны колачлап бетерү мөмкин дә түгел иде кебек

Вакыты нинди иде бит! Казан  XXVII Җәйге Универсиаданы  уңышлы уздырып, дөньяның спорт тарихына керәсе чор иде ул.

Ул вакыйгалар агышы белән килгән үзгәрешләр интеллектуаль өлкәләргә дә үтеп керде. Нәкъ шул вакытларда «Татмедиа» портфелендәге  90–100 еллык журналларыбызның тышкы-эчке кыяфәтләрен яңарту мөһимлеге алга килеп басты.  Шул максат белән чал басмаларның берсе – укытучылар һәм мәгърифәтчеләрнең «Мәгариф» журналын җитәкләү өчен «Ватаным Татарстан» газетасында баш мөхәррир урынбасары булып эшләүче яшь журналист Илдар Миргалимов чакырылды.

Ә җәмгыятьтә кузгалган икенче  дулкын – гаилә тәрбиясенә аерым  игътибар бирү кирәклеге, бу өлкәдә ата-аналар һәм мәктәпнең көч-куәтен берләштерү мөмкинлеге турындагы фикерне  канәгатьләндерүдә яңа басма таләп ителүе ачыкланды. Әлеге бурычны тормышка ашыру өчен төсен һәм укучысын югалтып баручы «Мәгърифәт» газетасы базасында «Гаилә һәм мәктәп» журналын оештырдык. Аның төсле һәм 64 битле булып дөньяга килүендә безгә финанс мәсьәләсен һәм басманың күләмен хәл итүдә булышучы – «Татмедиа» АҖ директоры Фәрит Шаһиәхмәтовның роле зур булды.

Өч елдан соң аның киңәшчесе, халык шагыйре, г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Равил Фәйзуллинның тәкъдиме белән, медиахолдинг җитәкчелеге минем үземә «Гаилә һәм мәктәп», «Мәгариф», «Мәгариф. Татар теле» журналларын берләштергән  белем, тәрбия бирү кластерын  җитәкләүне ышанып тапшырды.  Оешканнан соң узган ун ел эчендә  «Гаилә һәм мәктәп» журналында уннарча  проектлар дөнья күрде. Без аларны төрле оешмалар белән берлектә һәм мөгаллимнәр, ата-аналар, балалар катнашында алып барырга тырышабыз: КФУ белән дуслыкта үткәрелүче татар теле олимпиадасы, «Татнефть» ярдәмендә тормышка ашырылучы «Нефтьченең бер көне», Арча районы хакимияте хуплаган «Тукай әкиятләре дөньясында»,  Язучылар берлеге катнашында оештырылган «Әдәби карта», Композиторлар берлеге ярдәмендә алып барылучы  «Мин җырларга яратам»  һәм башка проектлар укучыларыбызның төрле катламнарын иҗади активлыкка этәрде дип беләм. 
Журналның тышына чыгучы төп материал геройларын төрләндереп торабыз. Алар арасында күренекле  укытучылар, галимнәр, нефтьчеләр, композиторлар, янгын сүндерүчеләр, башка һөнәр ияләре, Россия Геройлары, Олимпия чемпионнары һәм аларның гаиләләре  бар. Кеше нинди генә хезмәттә булса да, тормышта уңышка ирешү өчен аңа гаиләдә дөрес тәрбия бирелү мөһим. Язмаларыбыз шушы хакыйкатьне бәян итә. «Татмедиа»ның гаиләләр өчен чыгарыла торган журналларының җәмгыятькә уңай тәэсире булмый калмас. Рәсми мәгълүматлар  соңгы чорда Татарстаныбызда никахлашып гаилә коручыларның артуы турында сөйли. 

Ныклы гаилә – имин җәмгыять. Безнең коллектив та аны ныгыту, аның тормышын кызыклырак итү  өчен тамчы-тамчы үз өлешен кертә. Ун еллык юбилеең белән – «Гаилә һәм мәктәп» журналы! Укучыларыбызның синең белән кызыксынулары кимемәсен! Аларга бәхет, сиңа эзлекле озын гомер телибез.

Укучыларыбызга олы хөрмәт белән,
Сөмбел ТАИШЕВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ