Логотип Магариф уку
Цитата:

Мул уңыш сере нәрсәдә?

Бакчада мул уңыш аласыгыз килсә, язны көтеп торырга кирәк түгел. Оста бакчачыларның сезоны җир өсте ап-ак карга күмелгән вакытта ук ачыла.

Уңган хуҗабикәләрнең тәрәзә төпләрендә помидор, борыч үсентеләре борынлый башлады да инде. Үрентеләр (рассада)  сатып үз көнен күрүчеләр саны да артты. «Гаилә һәм мәктәп» журналының апрель санында әнә шундый данлыклы бакчачы-блогер Рәмзия Әхмәдуллина хакында язма чыгачак. Бакчачы мул уңыш алу серләрен белән уртаклаша. 

–Үзең чәчеп үстергән орлыктан нинди помидор, нинди борыч булуын инде белеп торасың. Чыгымы да азрак, шуңа күрә бу – уңай ягы. Ә инде үстереп мәшәкатьләнәсе килмәгән кешеләргә сатып кына алырга да мөмкин. Бакчага утыртылачак үсентеләрне бары тик ышанычлы кешеләрдән генә алырга киңәш итәм,  – ди Рәмзия ханым.


“Гаилә һәм мәктәп” журналының апрель санында дөнья күрәчәк “Үрентеләр  сату керемлеме?” язмасында яшелчәләрнең нинди  сортларына өстенлек  бирергә кирәклеген белә алачаксыз.

Мөршидә Кыямова

Фото Рәмзия Әхмәдуллина архивыннан

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ