Логотип Магариф уку
Цитата:

Проблеманы мәктәптән эзлисе түгел

Мәктәпләрдә укучылар саны аз. Укытучылар кытлыгы. Авыл бетүгә йөз тота. Авыл мәктәбендә техник шартлар җитми. Килеп йөрүче укытучының укучыларны имтиханга әзерләү өчен вакыты калмый. Педагоглар картая...

Мәктәпләрдә укучылар саны аз. Укытучылар кытлыгы. Авыл бетүгә йөз тота. Авыл мәктәбендә техник шартлар җитми. Килеп йөрүче укытучының укучыларны имтиханга әзерләү өчен вакыты калмый. Педагоглар картая. Яшьләрне стипендия кызыктырмый. Буш мәктәп биналары җимерелә. Авыл укытучысының кереме – терлектән. Социаль яклау. Интеллигенциясез авыл – наданлыкка баручы авыл. Авыл мәктәбе өчен махсус программа. Цифрлаштыру – ата-анага сынау.

«Мәгариф» журналы «Авыл укытучысы – 2023» бәйгесе җиңүчеләре «түгәрәк өстәл» янында шушы һәм башка проблемаларны күтәрделәр. Очрашуны «Мәгариф» журналының баш мөхәррире, «Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары, социология фәннәре кандидаты Сөмбел ТАИШЕВА алып барды.

 

Авыл мәктәбе белән шәһәрнеке арасындагы аерма

 

Ленар ХӘБИБУЛЛИН. Форсаттан файдаланып, минем аеруча укытучының абруен күтәрү юнәлешендә зур эш алып баручы «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларына рәхмәт белдерәсем килә.

 

Бүген авыл мәктәбенең иң зур проблемасы – мәктәптә бала саны кимү. Мин география һәм биология фәннәрен укыта торган Чистай районы Мөслим урта мәктәбендә, өч авылдан килеп, 60 бала белем ала. Соңгы ун елда бала саны күзгә күренеп кимеде. Россиянең киләчәген мин авылдан башка күз алдына китерә алмыйм. Матур, төзек авыллар булганда, илебезнең киләчәге булыр. Мәктәбендә генә түгел, хәтта авылда да халык саны елдан-ел кимүгә бара. Бу проблеманы «менә шулай, тегеләй хәл итеп була» дип тә әйтә алмыйбыз. Бу мәсьәләдә Татарстан Республикасы Рәисе дә, мәгариф һәм фән министры да безнең хәлгә керә. Бердәнбер укучысы калган мәктәпне дә саклап калырга тырышалар. Бездә дә, шәһәр мәктәбендәге кебек, уку-укыту өчен уңай, кызык-
тырырлык шартлар тудырылса, төплерәк белем бирелсә, күптөрле түгәрәкләр эшләсә, начар булмас иде. Кемдер мәктәптәге шартлар, яки укытучыларның ничек итеп белем бирүләреннән канәгать булмыйча да китәргә мөмкин бит.

 

Сөмбел ТАИШЕВА. Без бу җәһәттән берничә көчле язма бастырган идек. Ульяновск дәүләт университеты ректоры Борис Костишко, мәсәлән, мәктәпнең дәрәҗәсе генә түгел, ул укытып чыгарган балаларның белем дәрәҗәсе дә түбән, дип турыдан-туры белдерде. Бу авыл мәктәбенә генә кагылмый. Заманча фикерләүче яшь укытучыларның мәктәпкә барырга омтылып тормавы – моның беренче сәбәпләреннән берседер.

 

Л. Х. Яшь дигәннәре 30–35 тә булса, төп укытучылар 45–55 яшь аралыгында. Кайчагында: «Авыл мәктәбе укытучысы шәһәрнекеннән нәрсә белән аерыла?»– дип тә сорыйлар. Аерма юк, дияр идем. Белем дәрәҗәсе түбән дип тә әйтмәс идем, киресенчә, авыл мәктәбендә ул кайбер күрсәткечләр буенча югарырак та була әле. Бала саны аз булгач, индивидуаль эшләү мөмкинлеге дә зур. Безнең мәктәптә күбесенчә элек шәһәр мәктәпләрендә эшләгән укытучылар укыта.

 

С. Т. Бүгенге көндә Чистай районында чиста татар мәктәпләре бармы? Узган ел без «Авыл укытучысы» бәйгесенең йомгаклау этабын Шәле мәктәбендә уздырдык. Быел Иж-Бубыйда үткәреп булмасмы дигән идек – барып чыкмады. Конкурска тәкъдим ителгән дәресләр күбрәк 5–10 нчы сыйныфлар өчен иде, ә анда нибары 33 бала булып чыкты һәм татар балаларының да аз булуы ачыкланды.

 

Л. Х. Безнең Чистай районы авылларында башлыча татар мәктәпләре, чуваш мәктәбе дә бар, ә шәһәрдә бер татар гимназиясе эшли. Калганнары – рус мәктәпләре. Хәзер балалар бакчасына керсәң дә, рус сөйләмен ишетергә туры килә, чөнки телевизор, смартфон ярдәмендә эшлиләр. Гаиләдә бала әти-әнисе белән татарча аралаша, ә мәктәпкә кергәч, русчага күчә.

 

Айсылу ГАЛИУЛЛИНА. Авыл мәктәпләре техник чаралар белән аз күләмдә тәэмин ителә. Кабинетларда проекторлар һәм интерактив такталар күбрәк булса, белем сыйфаты югарырак булыр иде дип уйлыйм, чөнки балаларның белемгә омтылышы зур. Заман таләпләренә туры килгән компьютер класслары булса, тагын да яхшы. Бу – мин директор булып эшләгән Тукай районы, Комсомол урта мәктәбенә кагыла икән, дип уйламагыз. Мин авыл мәктәпләре өчен уртак проблеманы белдерәм.

 

Авыл мәктәбенә – махсус программа

 

С. Т. Интернет безне яулап алды инде ул, ә тарих дигәнебез барыбер китапларда, журналларда күбрәк сакланып калачак. Мәктәпләргә баргач та күрәбез, укытучылар журналның төрле елларда чыккан төпләнмәләрен һәм бигрәк тә үзләренең язмалары чыккан махсус саннарны кадерләп саклыйлар. Укытучыларыбыз, укыту белән бергә, әхлак тәрбиясе дә алып баралар. Татар мәктәбе нәрсәсе белән җәлеп итә? Тәрбия белән. Интернет йогынтысы күп очракта тискәре. Мин үзем шул фикердә. Без Интернетны контрольдә тота алмыйбыз. Безнең балаларыбыз Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, я булмаса чит илләргә китәләр, аларның 50 проценты да кире кайтмый.

 

Фәния ХӘЙБУЛЛИНА. Үзебездә яшьләргә эш урыннары булмау да йогынты ясыйдыр моңа. Яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү бөтен районнарда да каралмаган. Урыннарда яшь белгечләр өчен махсус программалар, грантлар булдырырга кирәк. Апас районы Дәүләки төп мәктәбендә шактый еллар биология укытучысы булып эшләү вакытында мин әле әнә шундый үтемле чараларны эзлекле тормышка ашыруны күрмәдем.

 

Эльвира МИРСАЛИХОВА. Мөслим районы – башлыча татарлар яши торган төбәк. Шулай да анда ике рус һәм бердәнбер мари авылы булган Мари-Бүләрдә мари мәктәбе бар. Чыннан да, бала саны кимү – иң зур проблема. Бездә 21 баланың 11 е – мари, калганнары – өч авылдан йөреп укый торган татар балалары. Башлангычка керергә мари балалары юк. Уку-укыту рус телендә алып барыла, мари һәм татар балалары туган телне үз телләрендә өйрәнәләр. Бала саны проблемасы мәктәптән башланмый, ул авылларны бетерүдән башланды. Колхозлар таркалгач, эш урыннары бетте. Әйтик, безнең авылда ремонт ясасалар, озак еллар халыкка хезмәт итәрлек, ике катлы мәдәният йорты бар иде, аны сүтеп аттылар. Авылда эш булмагач, яшьләрнең кайсысы кая китеп бетте. Әби-бабайдан гына торган авылда бала санын берничек тә арттырып булмый. Шуңа күрә проблеманы мәктәптән эзләргә кирәк түгел. Эш урыннары, социаль-мәдәни объектлар булдырырга кирәк. Бездә медпункт та юк, мәсәлән. Мәктәпнең эченә кереп кенә нәрсәдер үзгәртеп булмый, эшне авылның үзеннән башларга кирәк.

 

Күпчелек мари балалары булса да, безнең мәктәп бишенче ел рәттән Халыкара татар теле олимпиадасында җиңү яулап килә. Бөтен нәрсә укучының үзеннән тора, теләк булса өйрәнәләр. Каядыр алып барып укыту гына этәргеч бирә алмый.

 

21 ноябрьдә безнең мәктәптә район хакимияте, мәгариф идарәсе җитәкчелеге катнашында директорлар һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының семинары булды. Алар минем сыйныфка кергәндә үк, «Авыл укытучысы» республика конкурсында җиңеп кайткан математика укытучысының дәресен карыйбыз, дип керде. Дәресемне югары бәяләделәр. Бәйгедә катнашмаган булсам, җитәкчелектән бу кадәрле мактау сүзләре дә ишетмәгән булыр идем. Киләчәктә дәртләнеп эшләргә дә, үз-үзеңне күрсәтергә дә зур этәргеч булды «Авыл укытучысы» бәйгесе.

 

 

Буш мәктәп бинасын җимерү җинаять түгелме?

 

С. Т. Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче башка халыкларның телләрен саклау һәм үстерү буенча комиссия җитәкчесе Марат Әхмәтов егерме елдан артык Авыл хуҗалыгы министрлыгын җитәкләгән кеше буларак та әлеге проблемаларны яхшы белә. Бәлкем, безгә аңа берәр мөрәҗәгать белән чыгаргадыр. Махсус программа булмаса, бер 5–10 елдан авылда белгечләр дә булмаячак, бала да калмаячак. Минем ике бик якын районым бар: әти туып үскән Буа һәм әни туган Азнакай. Әти ягына Буага – Вольнистанга барганда, без Янтуганга да кереп чыгабыз. Аллаһка шөкер, әлегә анда мәктәп бар, ә менә әнинең туган авылы Үчәлледә (Азнакай районы) мәктәпне җимереп ыргытканнар. Юкса ул әле 80 нче елларда гына салынган бина иде. Хәзер Үчәлленең җиде-сигез яшьлек балалары да 18 чакрым ераклыктагы Тымытыкка йөреп укыйлар. Авылның интеллигенциясе, белгечләре дә киткән. Җәй көне авылга кайттык, урамда кеше юк, бала-чага гомумән дә күренми. Бу– бөтен кешене бик борчый торган мәсьәлә.

 

Э. М. Безнең күрше Симәк авылы халкы арасында ниндидер низаглар чыгыпмы, балалар берәм-берәм күрше авылларга китә башладылар. Шуның аркасында ике катлы мәһабәт мәктәп бинасы да бүгенге көндә җимерек хәлдә. Урамнан үткән саен, шуны күреп йөрәкләрем әрни. Бәлкем, әлеге мәктәпне, вакытлыча булса да, башка максатларда файдаланып булыр иде. Әйтик, килгән эшчеләргә торак рәвешендә бирелсә, аннан яшь гаиләләр корылып, аларга аерым йортлар салырга мөмкин булыр иде, дим инде.

 

Ф. Х. Мин үзем Урта Балтай авылында яшим, күрше Дәүләки мәктәбендә укытам, эшли башлавыма 16 ел. Үзебезнең авыл мәктәбенә кайту мөмкинлеге дә булды, ләкин бер урнашкан җирдә эшләү кулайрак. Мәктәбебез 2002 елда салынган, ике катлы. Бездә чуваш, рус, татар, таҗик балалары укый. Барлыгы – 29 бала. Әле тагын ике таҗик баласын көтәбез. Документларын рәсмиләштереп бетермичә, без аларны мәктәпкә кабул итә алмыйбыз. Гражданлык алуның озакка сузылуы – аларның төп проблемасы. Билгеле, баштарак тел проблемасы да бар, чөнки алар ни татар, ни рус телен белми килә, ә инде югары сыйныфка күчкәндә яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Бер ел дигәндә, балалар белән үзара аралашып, телне бик тиз эләктереп алалар. Яңа кайткан балаларга тәрҗемәче урынына элегрәк кайтканнарын алып керәбез.

 

Аз комплектлы авыл мәктәбе укытучысының төп проблема ул, мөгаен, үз фәне буенча дәрес саны җитмәүдер. Сүз математика, рус теле дәресләре турында бармый, татар теле дәресләре кимеде. Мин үзем биология һәм химия укытучысы буларак, тугызъеллык мәктәптә укытам. Минем бөтен сыйныфлар тулы булган очракта да, дәрес саны ставкага тулар-тулмас. Үз фәнемнән тыш, информатикадан да дәрес бирәм. Бу җиңел түгел, чөнки әле дәресләрдән соң калып, имтиханнарга да әзерләнәсе бар. Быел, әйтик, 9 нчы сыйныфта 5 баланың берсе химия-биологиядән, дүртесе информатикадан имтихан тапшырачак.

 

 С. Т. Гадәттә, шәһәрдә укытучылар хезмәт хаклары түбән дип зарланалар, сездән әлегә бу хакта сүз булмады. Берәүгә дә сер түгел, шәһәр укытучыларының күбесе репетитор булып та эшли.

 

Э. М. Авылда безне ике-өч бала укыталар да умырып акча алалар дип уйлыйлардыр, әмма ул акчага гына да яшәп булмый. Чынлап торып караганда, укытучы – бүгенге көндә авылда хезмәт хакы ала торган бердәнбер кеше. Ни өчен дигәндә, бездә акча алып эшләрдәй эш урыннары гомумән дә юк. Шәхсән үзебез хуҗалыкта утызлап баш мал асрыйбыз. Мин, үзем дүрттә торып, ун сыер савам. Бездән кимрәк хезмәт хакы алучылар да бардыр, шулай да малны кызык булганга гына асрамыйбыз. Авыл җирендә яшәп тә мал асрамасаң, шулай ук дөрес түгел сыман. Бу – үзенә күрә өстәмә керем. Математика, информатика укыткач, дәресләрем дә күп, билгеле.

 

С. Т. Уңышлар турында да сөйләшеп алыйк. Соңгы елларда күп кенә мәктәпләр салынды. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә ел рәттән укытучыларга ноутбуклар да бүләк итте. Алар сезгә дә барып җиткәндер.

 

 55 илдән – 150 дән артык хат

 

Зиннур ХӨСӘЕНОВ. Казан Татар дәүләт гуманитар институтының инглиз теле факультетын тәмамлап, 2004 елда үзем укып чыккан мәктәпкә укытырга кайттым. Сабадан Теләче районы Иске Җөри урта мәктәбенә 8 чакрым юл йөреп эшлим. Мәктәбебез ике катлы, бөтен шарты килгән, барлыгы 67 бала укый. Ике генә бала булган сыйныфлар да бар. Аңа да карамастан, уңышларыбыз юк түгел. Казанда уза торган «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау турында дүрт ел рәттән инглиз теле буенча призёр булып кайтабыз. 1 нче каналның Лондондагы үз хәбәрчесе Тимур Альберт улы Сираҗиев белән берлектә уйлап табылган проект шулай ук нәтиҗәле булды. Ул нәрсәдән башланды дисәк, Тимур Интернет битендә конкурс үткәрде. Шунда мин, Англия темасына бирелгән сорауларга дөрес җавап биреп, өч җиңүче арасына кердем. Шуннан соң якташыбыз, безнең мәктәпкә Лондоннан хат җибәреп, ул хатны үзенең Интернеттагы битенә урнаштырды. Аның язылучылары әлеге акцияне күтәреп алып, безгә төрле илләрдән хатлар килә башлады. Бу проект кысаларында мәктәбебезгә 55 илдән 150 дән артык хат һәм открытка килде. Алар һәммәсе телләр өйрәнүнең мөһимлеген ассызыклыйлар. Класстан тыш уку өчен инглизчә язылган 50 дән артык китап килде. Нью-Йорк һәм Майами шәһәрләреннән, Шотландия, Германия, Япониядән балаларга күчтәнәчләр тулы посылкалар җибәрделәр. Бу, әлбәттә, балаларның чит тел белән кызыксынуларын бермә-бер арттырды һәм авыл мәктәбе өчен бу зур вакыйга булды.

 

С. Т. «Авыл укытучысы» конкурсы кысаларында сез биргән дәрестә дә бик кызыклы алым кулланылды: бер танышыгыз Германиядән җибәргән видеода сүз йорт җиһазлары турында барды. Турыдан-туры үзләренә мөрәҗәгать иткәч, бу балаларга да бик ошады. Авыл мәктәбендә инглиз теле укытырлык белем алып чыгуыгыз күпләрне гаҗәпләндерә торгандыр.

 

З. Х. Ул укучының теләгеннән һәм укытучының мөнәсәбәтеннән тора. Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, бишенче сыйныфка Саба районы Түбән Шытсу мәктәбенә күчтем. Шунда Лена апа минем беренче инглиз теле укытучысы булды. Бишенче сыйныф китабын бер айда укып бетердем. Аннан Лена апа миңа 6 нчы сыйныф китабын бирде. Ул ярты ел гына укытты да, ниндидер сәбәпләр аркасында, башка җиргә күченеп китте. Бездән киткәндә: «Бу сәләтле малай әрәм була, юкка чыга инде»,– дигән. Аның белән әлегәчә аралашып торабыз, мин аңа бик рәхмәтле.

 

 «Авыл укытучысы» «социаль лифт»ка бер юл

 

С. Т. Тәлгать Сабиров та балаларны үз артыннан ияртергә сәләтле укытучы икәнлеген күрсәтте. Ул биргән дәрестән соң укучылар юкка гына: «Директор белән сөйләшик тә, казаннар асып, палаткалар алып, сезнең белән походка барыйк әле»,– димәделәр инде.

 

Тәлгать САБИРОВ. Конкурста катнашуның йогынтысы да булгандыр, 29 елдан артык Әлдермеш мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләгән идем, кичә приказ белән Дөбьяз мәктәбенә директор итеп куйдылар. Бу конкурста җиңү турында ишеткәч, бөтен кеше котлый, чөнки бу хәбәр мәгариф идарәсе сайтына да куелды. Мондый конкурсның кирәклеген, мөһимлеген бөтен кеше күрә, аңлый. «Анда ничек итеп катнашып була?»– дип сораучылар да булгалады. Сез «Мәгариф» журналын алмыйсызмы әллә? Анда бөтенесе дә язылган бит», – дим. Журнал, чыннан да, фикер киңлеге өчен дә файдалы, эчтәлекле; анда төрле фәннәр буенча материал да табып була. Минемчә, республика дәрәҗәсендәге бәйгедә финалга барып җитү– авыл укытучысы өчен алга таба зур этәргеч. Әлеге конкурста узган ел хатыным Гөлназ Сабирова катнашып, 2 нче урынны алган иде. «Мәгариф» журналы ул – гаиләбезнең өстәл журналы.

 

Проблемаларга килсәк, коллективта яшь кадрларның аз булуы, миңа калса, күпчелек авыл мәктәпләренә хас күренеш. 70 тән өстәге укытучыларның эшләве, кайбер фәннәрдән укытучылар булмау кадрлар кытлыгын күрсәтеп тора. Балаларның азаюы колхозлар таркалу, предприятиеләр ябылу белән дә аңлатыла. Эш булмагач, яшьләр авылдан китәргә мәҗбүр.

 

С. Т. Сезнең дәресне «Чын укытучы менә шундый булырга, балаларны үз артыннан ияртә белергә тиеш», – дип горурланып карадык. Тагын «социаль лифт» дигән төшенчәнең «эшләве» сөендерә. Быел менә инде ике җиңүче укытучыбызны директор итеп билгеләделәр. «Авыл укытучысы»нда катнашып, урын алган берничә педагог Казан, Әлмәт кебек шәһәр мәктәпләренә эшкә күчте. Казан балаларына да татар телен камил белгән шундый укытучылар артык түгел.

 

 Ун авылга бер бала... юк

 

Ильяс ГАБИДУЛЛИН. Беренчедән, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары коллективларына бу очрашу өчен бик зур рәхмәт. Шушындый эчкерсез очрашу булыр дип көтмәгән идек. Безнең Кама Тамагы районы Иске Казиле урта мәктәбенә балалар ун авылдан килеп укый, барлыгы: 67 укучы, 19 укытучы. Дүрт автобус йөртә аларны. Мәктәп бик матур, ике катлы. Укыта башлавыма 30 ел. 1994 елда Казан педагогия институтын тәмамладым.Элгәре, дәресләр бетүгә, балалар түгәрәкләргә кала торган иде. Хәзер дәресләр бетте, дип кыңгырау шалтырауга, автобусларга ашыгабыз. Кызганыч, үзебезнең Иске Барышта мәктәп ябылды. Хәзер көн дә 16 км ераклыктагы Иске Казилегә йөри балаларыбыз. Шунлыктан түгәрәкләргә вакыт калмый диярлек. Хәзер менә олимпиадалар бара, дәрестә дә гел генә аның белән шөгыльләнеп булмый – укучыларга күбрәк мөстәкыйль әзерләнергә туры килә. Төп фәнем – физика. Математика, география буенча да укыдым, чөнки укытучылар җитми. Утыз елга якын сыйныф җитәкчесе эшен дә алып барам. Укучыларыма да, физика, математика, инглиз, немец теле буенча укытучылар җитми бит, укытучылыкка укыгыз, дим. Район педагогия институтында укучыларга ай саен 15 мең стипендия дә бирә югыйсә, юк, никтер барасылары килми.

 

С. Т. Моны, бер яктан, укытучы һөнәренең абруе түбән булуга сылтыйлар.

 

И. Г. Укытучы булып туарга кирәк. Шәхсән үзем башка һөнәрне күз алдына да китерә алмыйм. Физиканы сайларга миңа авылыбызның горурлыгы булган директорыбыз – Фәрит абый Рәхмәтуллин булышты.

 

Укучыларыбыз башлыча БДИ бирү өчен экология, география, химияне сайлап, КХТИ, Казан авыл хуҗалыгы университетлары кебек вузларга омтылалар. Педагогия институтына барсалар да, шәһәр мәктәпләрендә төпләнергә тырышалар, чөнки анда да фән укытучылары җитми. Минем укучылардан өчесе Казанда физика укыта.

 

Мәктәптәге проблемалар әлеге дә баягы бала санына кайтып кала. Быел ун авылдан башлангыч сыйныфка укырга керүче бер генә бала да булмады. Мин, гомумән, мәктәп тарихында мондый хәлнең булганын хәтерләмим. Шуңа карамастан укытучыларны кыскартмадылар, дәресләрне бүлделәр. Тик икенче елга да укырга керерлек бала юк. Бездә читтән килеп урнашучы күп балалы гаиләләр дә күренми.

 

Альбина ФӘТХЕТДИНОВА. Мондагы фикерләр белән тулысынча килешергә туры килә. Безнең Азнакай районы Чубар Абдул урта мәктәбендә дә кайчандыр икешәр йөз бала укыган. Хәзер анда 35 бала. Мин анда, Мәндәйдән килеп, татар теле һәм әдәбияты укытам. Бер үк вакытта Сарман районының Александровка авылында да эшлим. Шуңа ике авылны чагыштырып әйтү мөмкинлегем бар. Иң зур проблема – чыннан да кадрлар җитмәү. Безнең үзебезгә дә пенсия яшендәге биология укытучысы читтән килеп йөри. Дәресләр бетүгә, ул да автобус белән китәргә ашыга. Мондый очракта инде дәресләрдән соң калып, озаклап имтиханнарга әзерләнү турында сүз алып барып булмый. Әлбәттә, укытучы дәрестә әзерли, әмма моңа вакыт чикле булуы берәүгә дә сер түгел.

 

Кайбер әти-әниләрнең баланы, авылда укытмыйча, шәһәргә йөртүе дә күңелне тырнап тора. Әти-әнисе үзләре дә шәһәрдә эшли бит, дияр идең,– юк, авылда эшлиләр. Автобус килеп туктый да мәктәп ишегалдыннан баланы шәһәргә алып китә. Юкса безнең мәктәптән дә әллә ни кадәр танылган кешеләр – табиблар, журналистлар, хәрби очучылар, юристлар чыккан.

 

 Тагын бер нәрсәгә игътибар итәсе килә, ул да булса цифрлаштыру. Бу инде авыл проблемасы гына түгел, ул шәһәрдәгеләргә дә кагыла. Барлык ата-аналарның һөнәрләре дә компьютерга бәйле түгел. Хәзерге вакытта да edu. tatar. ru сайтына кереп, логин, парольләрне куя алмый, өй эшләрен, баласының журналдагы билгеләрен контрольдә тота алмый торган әти-әниләр күп.

 

С. Т. Ул программа яңартылды, һәм әле тагын да катлауланачак. Шуңа да карамастан әлеге программаны мактыйлар, ул– укытучыны кәгазь боткасыннан арындырачак, дип вәгъдә итәләр. Мин инде ул электрон көндәлекләрнең йогынтысы уңай дип уйлыйм. Үземнең улыма ничә ел рәттән көндәлек алам, укытучылар аны тутыруны таләп тә итми.

 

 А. Ф. Кәгазь көндәлек чынында бик кирәк. Ул – укытучының ата-ана белән көндәлек аралашу чарасы. Электрон көндәлек 100 процент ышанычлы да түгел әле ул, Интернет эшләмәскә, я булмаса теге яки бу сәбәп чыгып, өй эше язылмый калырга да мөмкин. Ул чакта бала икенче көнне: «Анда өй эше язылмаган иде»,– дип, берни эшләмичә килә. Кәгазь көндәлек булса, укытучы да башкачарак сорар иде, әмма без аны хәзер таләп итә дә алмыйбыз.

 

Укытучыга – путёвка

 

 С. Т. Зур оешмаларның мөмкинлекләре дә зур. Санаторийларга, лагерьларга юлламалар бирү бар. Бу уңайдан педколлективларда да андый мөмкинлекләр тудырыла дип беләм.

 

И. Г. Мин – үзем 30 ел буе профком рәисе. Укытучыларга һәм техник хезмәткәрләргә ташлама бар. Санаторийга барасыңмы, ял итәргә Кырымга китәсеңме – 50 процент ташлама каралган.

 

Э. М. Бездә бу эш бик яхшы оештырылган. «Ял көне турлары» бик популяр. Өч көнгә тулы бер мәктәп сәяхәткә китеп барырга да мөмкин. Кырымда «Парус» лагере ачылгач, 35 мең түләп, кызымны җибәрдем, бик ошатып кайтты, әмма компенсация булмады.

 

 А. Ф. Мин – үзем дә 2005 елдан бирле профсоюз оешмасы әгъзасы. Май аенда профсоюз оешмасы җитәкчесе ташламалы сертификат алу мөмкинлеге бар дип шалтыратты. Булды. Бәкергә барып, ял итеп кайттым. 50 меңлек путёвканың 25 процентын социаль яклау идарәсе түләде, күпмедер өлешен профсоюз оешмасы каплады. Хәзер бөтен кешегә дә: «Барыгыз, ял итегез!»– дим.

 

 Ф. Х. Бездә дә эш яхшы куелган, әмма путёвканы алып социаль яклау идарәсенә килгәч, бөтен милекне саный башлыйлар. Түләү керемгә карап башкарыла.

 

Т. С. Социаль яклау дигәннән, укытучыларга электән утынга, күмергә дип күпмедер акча бирәләр иде. Хәзер ул Татарстан күләмендә гамәлдәге программа нигезендә 1200 сум күләмендә түләнә дип беләм. Без тормыш иптәшем белән икебезгә 2400 сум алабыз. Бу кышкы айларда газга түләү бәясенең күпмедер өлешен каплый.

 

И. Г. Күптән түгел минем элеккеге укучым Руслан Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булды. Аның әнисе – мәктәптә техэшче булып эшләүче Зөлфия апа аның ике баласын опекунлыкка алды. Балаларга һәм үземә санаторийга ташламалы юллама булмасмы икән дип сорагач сөйләштек – булды. Ихтыяҗ булганда, ташламалы юллама белән каядыр барырга, ял итәргә мөмкин.

 

 С. Т. Кадерле кунакларыбыз, мәктәп проблемалары турында ачыктан-ачык сөйләшкән өчен зур рәхмәт. Чирен яшергән – үлгән, ди халык. Безгә сезнең белән очрашырга уңай форсатлар чыгып торсын.

 

 Сөйләшүне Расиха ФАИЗОВА язып алды.

Юлия КАЛИНИНА фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ