Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сабакташлар»дан башланган иҗат юлы

Әлмәт драма театрында фронтовик-язучы Рафаил Төхфәтуллинның 100 еллыгы уңаеннан, аның исемендә 30 ел дәвамында бирелеп килә торган премия тапшыру тантанасы булды, «Әйтелми калган сүзләр» дип аталган театраль тамаша күрсәтелде.

Бер гасырлык юбилей уңаеннан тамашачыларга Әлмәт театрында кичәне Рафаил Төхфәтуллинның улы Рөстәм әфәнде ачты. Кичәдә әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле хатирәләр яңарды, актерлар башкаруында әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде. Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премиягә соңгы 30 елда  әдәбият, журналистика, театр, музыка һәм сынлы сәнгать, җәмәгать эшчәнлеге һәм мәгърифәтчелек өлкәсендә аеруча нәтиҗәле эшләгән 120 шәхес лаек булган. «Театр сәнгате» номинациясендә Әлмәт театры артискасы Резеда Хәертдинова  лаек булды.   

«Җәмәгать һәм мәгърифәтчелек өлкәсендә» номинациясендә әлеге  бүләккә Әлмәттәге 2 нче лицейның директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Лилия Кәшиф кызы Мирвәлиева лаек булды. Ул – чирек гасыр буе балаларга туган телебездә белем биргән, телебезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияләгән укытучы, «Язучы дәрес үткәрә», «Туган ягым – гөлләр иле», «Сәлам, Тукай!» кебек проектлар авторы буларак  киң җәмәгатьчелеккә  таныш шәхес. Яшь буын вәкилләренә журналист, ветеран-язучы, Кызыл йолдыз, «Почет Билгесе» орденнары иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре  Р. Төхфәтуллин иҗаты белән таныштыручы да ул булды.  

Рафаил Төхфәтуллин 100 ел элек гыйнвар аенда Арча районы  Яңа Иябаш  авылында укытучы гаиләсендә якты дөньяга килгән. Рафаил Газиз улын язмыш җилләре төрле якларга илтә. Туган төбәгендә тугызъеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Донбасс шахталарында эшли, Бөек Ватан сугышы башлангач кабат туган якларына кайтып укуын дәвам иттерә. Тракторчы һөнәрен үзләштерә, училищеда махсус хәрби хәзерлекләр үткәннән соң, 1942–1945 елларда пулеметчы һәм элемтәче хәрби төркемнәрнең командиры буларак дошманга каршы көрәшә. 

Илдә имин тормыш башлангач, берничә ел район редакциясендә җаваплы сәркатип булып эшли,  мәктәп елларында ук башланган язучылык белән мавыга. Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укып кайтканнан соң, Рафаил Төхфәтуллин тулысынча профессиональ язучылык эшенә алына. Сугыштан соңгы чорда язылган беренче «Сабакташлар» хикәясе аны башка бик күп әсәрләр иҗат итәргә рухландыра. Өч дистә ел эчендә әдип пьесалар, повесть, хикәяләр, очерклар иҗат итә, егерме җиде китабы рус һәм татар телләрендә басылып чыга.

1959 елда ул Әлмәткә күченеп килә, нефтьчеләр, төзүчеләр белән даими аралашу язучының иҗади офыкларын киңәйтеп җибәрә: аның әсәрләренә эшчеләр тормышы, төрле профессия, төрле буын кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ачуга багышланган темалар килеп керә. «Тегермән буасы», «Давыл чәчәге», «Агымсу», «Бәр барабанны!», «Кар күзе»  «Бөтнек үләне исе», «Үзгөлем», «Җиләкле аланнар», «Китә казлар», «Акбүз ат» әсәрләре шулар хакында. Әдипнең аерым әсәрләре башкорт, каракалпак, казах, чуваш, үзбәк телләрендә күмәк җыентыкларда, «Җиләкле яланнар» повесте чит илләр өчен чыгарыла торган «Советская литература» журналының 1974 елгы санында инглиз, француз, немец, испан, поляк һәм чех телләрендә басыла.

Татарстан китап нәшриятында Рафаил Төхфәтуллинның ике томлык «Сайланма әсәрләр»е дөнья күрде. Әдипнең «Җәйге челләдә», «Йолдызым», «Елга аръягындагы йорт», «Авылдашым Нәби», «Күләгә», «Тамчылар ни сөйли» әсәрләре үзенчәлекле геройларга бай. Әсәрләрдә сугыш еллары һәм аннан соңгы авыл тормышы, кешеләр язмышы, үзенчәлекле характерлары сәнгатьчә гәүдәләнеш таба. 


Альберт САБИР

Фотолар театр һәм мәктәп архивыннан алынды

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ