Логотип Магариф уку
Цитата:

Себер татарларының онытылган йоласы

Кайтарыйк «Карга боткасын», торгызыйк милли йолаларны....

Тубыл шәһәренең Себер татар мәдәният үзәгендә узган театральләштерелгән «Карга боткасы» тамашасы менә шундый фикергә этәрә. Шундый матур, милли йоланы онытасы түгел иде.  Себер ягында бу йоланы искә төшереп, яшь буынга җиткерүчеләр ярдәме белән, бәлкем традицияләр кабат торгызылыр, дип ышаныйк әле.

Әлеге чарага килгәндә, идеясе, эчтәлеге, оештырылуы бик шәп! Чараны әби белән онык алып бара. Алар балаларны бәйрәмнең мәгънәсе, тарихы белән таныштыра. Аннан, әби оныгын балалар белән калдырып, бәйрәмнең төп ризыгы – ботка пешерергә китеп бара.  Ә тәмле ботка пешкән арада онык балаларга төрле милли уеннар уйната: йомырканы тизлеккә әйләндерү, «Чәч үрү», «Түбәтәй» музыкаль уены. Каргалар бию, яз аеның сәхнәгә чыгып бөтен кунакларны, балаларны котлап, уеннар уйнатулары балалар күңелендә озак сакланыр. Такмаклар, шаян уеннар белән күңел ачканнан соң,  балалар, әниләр карга боткасы белән сыйлана. Ботка ашагач, тәмле компоттан да авыз итәләр. Чара үткәч, балалар, яхшы кәеф белән генә түгел, өйләренә татлы күчтәнәч тә кыстырып кайтып китәләр. «Карга боткасы» мондый форматта үтсә дә, оештыручыларның  балаларга бу йоланың барлыгын, үткәне белән таныштыруы бик әһәмиятле.
Кызганычка, бәйрәмне оештыручыларның берсе Рузалия Курманалиева бу бәйрәм онытыла баруын да әйтми булдыра алмады. Аның әйтүенчә, 80–90 нчы елларда, 2010 елга кадәр «Карга боткасы», «Аулак өй», «Каз өмәсе» йолалары татар мәктәпләрендә татар теле укытучылары ярдәмендә оештырылган. Алар милли гореф-гадәтләрне онытмау, аны таныту буенча тырышып эшләгәннәр. Халык бу йоланы хәтерли. Хәзер авылларда бу йолалар үтми, диярлек. 2010 елдан соң милли мәсьәләләргә игътибар азая башлагач, милли йолалар елдан-ел сирәгрәк үткәрелә башлаган. 

«Үземнең туып үскән авылым, Вагай районының Карагай авылында авыл халкының бу йоланы үткәрүләре турында инәмнең сөйләве буенча хәтерлим. Ул яз көне урамга чыккач: «Чәүкәләр, каргалар килгәннәр», – дип әйтә иде дә, өй хайваннарына әзерләнгән комбикорманы савытларга салып, кошларны да ашата иде. Элек язны каршылау  «Карга боткасы»ннан башланган икән. Аннан соң, гына Себер татарлары «Әмәл» (Нәүрүз)», «Сәдака», «Көлцә» бәйрәмен каршылаган. «Карга боткасы» аша халык тере, җанлы хайваннарны шатландырганнар. Аларга сәдака биреп, халык белән бергәләп язның килүен бәйрәм иткәннәр»,  – дип, бәйрәмгә бәйле хатирәләрен искә төшерде.

Киләсе елга бу йола, бәлкем, элеккеге вакыттагы кебек, язгы һавада, бар халык белән бергәләп үтәр, дигән уй белән яшисе килә.

Таңсылу Габидуллина

Фото Рузалия Курманалиева архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ