Логотип Магариф уку
Цитата:

Табаргамы, тапмаскамы?

Демографияне үстерү җәһәтеннән илебездә төрледән-төрле программалар гамәлгә ашырыла. Шуңа да карамастан, бала алып кайтырга теләүчеләр саны артып тормый. Белгечләр раславынча, Россиядә туучылар саны елдан-ел кимүгә бара.

ПРЕЗИДЕНТНЫ НӘРСӘ БОРЧЫЙ?

«Әгәр хатын-кызлар, йөклелеге турында белгәч, баланы калдыру ягына карар кабул итсә, демографик проблема хәл ителер иде. Шул ук вакытта хатын-кызның хокуклары һәм ирекләре дә сакланырга тиеш. Ә бу проблеманы ничек чишәргә? Проблеманы чишү төрле өлкәләргә кагыла. Беренчесе – безнең традицион кыйммәтләребезгә мөрәҗәгать итү, аларның берсе – зур гаилә. Бу тәрбия, бала – хатын-кыз өчен дә, ир-ат өчен дә Хак Тәгаләнең бүләге!» – дип белдерде Россия Президенты В. Путин узган ел ахырында үткән зур матбугат конференциясендә. Демография мәсьәләсен хәл итү максаты белән ул «2024 ел – Гаилә елы» дип игълан итте.

Статистик мәгълүматларга күз салсак, 2023 елның 5 аенда Татарстан Республикасында 14 364 бала туган. Бу – 2022 елның (14 606) шул вакыты белән чагыштырганда, 242 балага кимрәк дигән сүз. Татарстанда, шулай ук тулаем Россиядә дә ел саен фертиль (ягъни бала тудыруга сәләтле 15–49 яшьтәге) хатын-кызлар саны соңгы 8 елда 4,7 процентка кимегән. Бу да – туучылар саны азаюга китерүче фактларның берсе.

АБОРТ: ӨСТӘ ЯТКАН СӘБӘПЛӘР

Россиядә узган ел дәвамында бала төшерүне чикләү, хәтта тыю кирәклеге хакындагы кызу бәхәсләр дәүләт дәрәҗәсендә үк барды. Төрле тәкъдимнәр әйтелде. Депутатлар ягыннан, йөклелекне өзүне тыю хосусый клиникалардан башланырга тиеш, дигән фикерләр яңгырады. Ялгышмасам, абортның хатын-кыз сәламәтлеге өчен нинди зыян салуы турында дәлилләп сөйләүче генә булмады. Шулай ук мин югары хакимият әгъзалары яки белгечләр тарафыннан хатын-кызны әлеге адымга барырга этәргән сәбәпләр турында да зурдан кубып сөйләүчеләрне ишетмәдем.

Аборт – хатын-кыз сәламәтлегенә җитди йогынты ясый торган авыртулы процедура. Моннан тыш, аны эшләткәннән соң, хатын-кыз еш кына үзендә тумаган нарасый өчен гаеп хисе сизә. Кайберәүләре организмнарына зур зыян салуларын төшенеп алгач, бу хакта кем белән дә булса киңәшләшүдән тыелып кала. Чөнки нинди генә хатын-кыз булмасын, ул моның гаеп эш икәнен аңлый.

Аборт ясатуның сәбәпләре күптөрле: яшь студентлар укуларын тәмамларга тели. Ә аз керемле хатын-кызлар баланы тәэмин итә алмабыз дип курка. Ялгыз хатын-кыз берүзе генә (тулы булмаган гаиләдә) бала үстерергә теләми. Хәтта ике һәм өч бала үстерүчеләр дә шуннан артыкка омтылырга тырышмыйлар. Күп очракта яшәү урыны булмау яки аның тарлыгы, хезмәт хакының аз булуы, хәзерге вазгыять, ягъни махсус хәрби операция дә тоткарлый аларны.

Яңа туган сабыйны чүплек, олы юл кырыйлары һәм башка аулак җирләргә ташлап киткәннәр дигән җан өшеткеч хәбәрләрне төрле мәгълүмат чыганакларыннан ишетеп торабыз. Мондый кыргыйлыкның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Абортны катгый тыю турында сүз алып барганда, андый хәлләрнең тагын да артачагын, яки криминаль операцияләр ешаячагын күз уңында тотмыйча булмыйдыр, минемчә. Белгечләрнең өй шартларында аборт ясату уңаеннан фикерләре катгый, хәтта аны ясаучы медицина хезмәткәре булса да, канны туктата алмаска мөмкин. Көтелмәгән хәл килеп чыкмас дип тә ышанып булмый.

Конституция буенча, балигъ булган хатын-кыз 12 атнага хәтле йөклелекне өзәргәме яисә бала табаргамы икәнен үзе хәл итә. Шунысы бик гаҗәп: ике кешенең бер-берсенә мөнәсәбәте нәтиҗәсендә килеп чыккан әлеге проблема безнең илдә, ни гаҗәптер, ир-атка бәйлелектә каралмый. Юкса бу мәсьәләнең күп кенә очракларда хатын-кыз теләге буенча килеп чыкмавын белеп-ишетеп торабыз. Шуннан чыгып, абортны тыю турында закон кабул ителү ул фәкать хатын-кызга гына кагылмаячагын чамалап торырга тиешбез. Димәк, башта әле аңа бәйләнештәге юридик якны да карарга кирәк булачак.

 

ТИРӘНГӘРӘК КҮЗ САЛСАК

Хосусый сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларында «акушерлык һәм гинекология» профиле буенча медицина ярдәме күрсәтү тәртибен үтәүдә катгый контроль юк, «тынлык атналыгы» үтәлми, хатын-кызга психолог, юрист тарафыннан консультацияләр үткәрелми. Кайчагында социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат та бирелми, медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге дә, күнекмәләре дә юк. Моны Татарстанның атказанган табибәсе, югары категорияле акушер-гинекологы Наилә Гайнанова да раслый:

– Узган елның июль аеннан Россиядә, шулай ук Татарстанда да «мотивацион анкета тутыру» дигән төшенчә керде. Бу дәүләт оешмаларына да, хосусый медицина учреждениеләренә дә кагыла. Менә шуны һәм психологны узмыйча торып, хатын-кызга аборт ясарга юллама бирелми,– дип сөйләде ул.– Ләкин коммерция үзәкләре, күп очракта, беркем дә психолог белән консультация уздырып тормый. Тизрәк операциягә алалар, чөнки бу– акча белән бәйле, ул – коммерция. Шулай булгач, мәгълүм ки, абортлар санын да контрольдә тотып булмый, чөнки Татарстанстатка барлык саннарны да күрсәтеп бетермиләр. Бу мәсьәләдә хосусый клиникаларга Сәламәтлек саклау министрлыгы йогынты ясый алмый, чөнки алар Росздравнадзорга (РЗН) гына буйсына. Росздравнадзор исә нинди дә булса гариза яки шикаять язылган очракта гына тикшерергә хокуклы. Шуңа күрә сүз абортларны катгый тыю турында түгел, ә контрольгә алу турында барырга тиеш.

 

ҮЗЕҢНЕ УЙЛАП, ЯРАЛГЫНЫ САКЛА

Табибә буларак Наилә ханым йөклелекне өзүгә бик каршы. «Организм, хатын-кызның гормональ өслеге йөклелеккә көйләнеп беткәч, аборт ясау белән бөтен шушы система ишеп төшерә. Камчыланган организм бик зур авырлык кичерә», – дип дәлилли ул моны.

 Белгечнең фикеренчә, яралгыны дару эчереп төшерү буламы ул, вакуум операциясеме– барыбер организмга зыян килә. «Инде кырып алу турында әйтеп тә тормыйм, – дисә дә аның аеруча зыянлы булуын табибә фән телендә аңлатып бирде. – «Аналыкта кюретка эндометрий» дип аталган бик нәфис өслек бар. Кыру нәтиҗәсендә шомарып калгач, икенче йөклелек чорында урнашырга тиеш булган яралгы аннан боздан шуып төшкәндәй төшеп югала. Аңа ябышырлык һәм берегерлек өслек юкка чыккан була. Моны аналыкның шәрә өслеге дип тә атыйлар. Моннан тыш, төенләнешләр (спайкалар) калу сәбәпле дә йөккә узу кыенлашырга мөмкин, – дип, акушер-гинеколог кайберәүләрнең балага уза алмау сәбәпләреннән берсен ачып салды.

 – 33 ел табибә булып эшләү дәверемдә бик күп хатын-кызны аборт ясатмаска күндердем. Соңыннан Республика клиник хастаханәсендә шуларның балаларын таптырганым да булды. Моннан 30 еллар элек 5 – 6 криминаль аборт була торган иде. Бу саннар да аборт ясатучы хатын-кыз, кыен хәлгә калып, дәүләт медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткәнгә генә фашлангандыр, – дип уйлый тәҗрибәле гинеколог.

 

УРТАК ҖАВАПЛЫЛЫК

Хәзер инде, Сталин чорындагы кебек, бала төшерү өчен төрмә янаган заманнарга кайтып булмый. Гәрчә АКШның кайбер штатларында андый закон бүген дә яшәп килә. Бездә яшьләр, бигрәк тә мәктәп, көллият укучылары арасында аңлату эшләрен көйләргә кирәк. Гигиена, контрацепция чаралары, гаилә кыйммәтләре, хатын-кыз җаваплылыгы, ир-ат җаваплылыгы– ачыктан-ачык сөйләшер темалар күп алар. Әгәр 2024 ел дәүләт дәрәҗәсендә «Гаилә елы» дип игълан ителгән икән, ул ир-ат – хатын-кыз мөнәсәбәтләренә генә кайтып калмый. Гаиләне ныгыту, балалар санын арттыруга бик күп өлкәләрнең белгечләре үз өлешен кертә ала: медиклар да, педагоглар да, дин әһелләре дә, социаль хезмәткәрләр дә, юристлар да, хәтта хәрбиләр дә. Тормыш без кузгаткан өлкәдәге бушлыкны сөйми. Әгәр ул юнәлештә җаваплар чын белгечләрдән алынмаса, ул Интернет киңлекләреннән табылачак. Тик алар гаиләне ныгыту юнәлешендә булырмы?

 

Мөршидә  КЫЯМОВА

Фото Сухен Чхве на Unsplash

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ