Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар авыллары хакында кызыклы фактлар

Ни хикмәт: мәдәният, сәнгать, әдәбият өлкәсендәге күренекле милләттәшләребезнең күбесе – тумышлары белән авыл җиреннән.

Саф сулы чишмәләренең, гүзәл табигатенең сихәте тигәнгә шулайдыр бу.

Шуңа да татар авылларына кагылышлы кайбер фактлар күбегезгә кызыклы булыр дип уйлыйм.

 

Дөньяда татар авылларының саны дүрт меңнән артык. Шуларның яртысы Татарстанда дип исәпләнелә.

                                    ***

Татар авылларының картадан сызылганнары да шактый. Татар энциклопедиясе һәм туган якны өйрәнү институты 2013 елдан бирле югалган авылларны барлый. Мәсәлән, 1920 еллар ахырыннан алып 2010 елга кадәр мондый авыллар саны 1200 дип исәпләнгән. Соңгы унөч елда бу сан тагын да арткан дип фаразлый галимнәр. Татарстан картасыннан якын елларда, халкы бетү сәбәпле, тагын 49 авылның юкка чыгу ихтималы бар.

                                        ***

Республикабызда барысы өч меңнән артык авыл бар. Аларның 406 сында унбердән алып иллегә кадәр кеше яши икән. 252 авылда исә 1 – 10 кеше гомер кичерә.

                                         ***

Белгечләр Татарстан авылларының  иң еш очраган, озын һәм кыска атамалары исемлеген төзегән. Бездә иң еш очрый торган торак пункты атамалары Александровка, Березовка һәм Сосновка икән. Сигезәр торак пункт атамалары әнә шулай атала. Тукай исеме белән җиде торак пунктны атаганнар. Шул ук вакытта Татарстан картасында 2500 гә якын атама бер генә тапкыр кулланылган.

                                          ***

Иң озын атама – Тәтеш районындагы Починок-Ново-Льяшево бистәсенеке: ул 20 символдан тора. Ә иң кыска исемлеләре Минзәлә районындагы Аю һәм Ютазы районындагы Ык авылларыныкы.

                                             ***

Татарстан авыл-бистә атамаларында иң еш очрый торган сүзләр – сыйфат (яңа, иске , югары, түбән, олы, зур). Ә иң киң таралган исем – Чишмә.

Мондый исемле авыллар Әлмәт, Әгерҗе, Мөслим, Нурлат, Мамадыш, Кукмара районнарында бар. Актаныш районында хәтта икәү: Чишмә һәм Чишмәбаш авыллары. Мамадыш районында да Акчишмә һәм Күкчишмә авыллары бар.

                                                ***

Авыл атамаларының тарихы төрле. Беришләре, алары бик аз, әлбәттә, узган гасырның 30 нчы еллары – колхозлашу чоры белән бәйле. Болар – Питрәч районындагы ТатЦИК, Арча һәм Аксубай районнарындагы Пионер, Аксубай районындагы МЮД (международный юношеский день сүзләреннән кыскартып ясалган), Югары Осландагы Кызыл Байрак авылларының исемнәре. Ә Беренче Май исемен йөрткән авыллар республикабызда берничә, аерым алганда, алар Азнакай, Питрәч, Кукмара, Түбән Кама районнарында бар. Победа исемле авыллар исә Бөгелмә, Азнакай, Кайбыч, Тәтеш районнарында.

                                            ***

Республикабызда Куян, Аю, Бурсык, Ябалак  һәм башка хайван, җәнлек, кош атамалы авыллар да бар. Әйтик, Минзәлә һәм Апас районнарында – Аю, Аю Көйдергән, Актаныш һәм Минзәлә районнарында – Куян, Арча районында – Үгез Елга, Апас һәм Кайбыч районнарында Татар Ябалагы белән Рус Ябалагы, Биектау районында Чыпчык авыллары бар.

 

Мәгълүматларны Таһир САБИРҖАНОВ туплады

Фото: © Абдул Фархан / «Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ