Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар китабына ихтыяҗ бармы?

Бүген «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе «Татмедиа» бинасында «Татар китабына ихтыяҗ бармы?» дигән темага түгәрәк өстәл оештырды.

Журналистларны кызыксындырган сорауларга  Татарстан китап нәшрияты генераль директорының беренче урынбасары Айдар Гыймадиев, «Татнефть» хәйрия фондының әдәби мөхәррире Рамил Миңнуллин, Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсенең методисты Гөлнар Иксанова, «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Вакыйф  Нуриев, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова җавап бирде.

Чакырылучы кунаклар балалар, мәктәп укучылары, әти-әниләр өчен нәшер ителүче китаплар, аларның бүгенге тиражы, китап укучылар санының бүгенге күләме, китапларның таратылу мәсьәләсе турында фикер алыштылар. Ата-аналарның күпме китап сатып алганын ачыклау максатыннан маркетинг тикшерүләр уздырыламы? Бу сорауга Айдар Марсович: «Әйе мондый тикшеренүләр уздырыла. Иң күп сатылучы китаплар булып балалар китабы тора. Аннан кала бүтән төрле жанрлар да, проза, туган якны өйрәнүгә багышланган китаплар да күп укыла. Узган ел китап нәшрияты тарафыннан барлыгы 170 мең данә китап сатылды. Шуларның 20–30 процентын балалар китаплары тәшкил итә. Бүген балалар китабына, шигъриятенә ихтыяҗ зур», – дип җавап бирде.Шулай ук бүгенге көндә басма китапларның электрон вариантка күчү мәсьәләсенең укучыларыбызга, китап нәшриятына уңай һәм тискәре йогынтысы турында да сөйләштеләр.

Түгәрәк өстәлдә яңгыраган фикерләр «Гаилә һәм мәктәп» журналының март санында басылачак. Китап яратучылар,  укучыларыбыз бу язмада бик күп кызыклы мәгълүмат алырлар, дип өметләнәбез.


Таңсылу Габидуллина

Фото: Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ