Логотип Магариф уку
Цитата:

Теләчедә һәм Актанышта яшь баянчылар тәрбияләнә

“Авылларда хәзер гармун-баян тавышын бик ишетмисең дә. Балалар, яшүсмерләр арасында гармун уйнарга бик үк атлыгып торучы да юк”, – дигән зар-уфтану сүзләрен ишеткәләргә туры килә.

Ә менә Теләче һәм Актаныш якларында гармун-баянны үз иткән яшүсмерләрнең күплеген күреп, күңелең сөенә. Араларында халкыбызның Кирам Сатиев, Ринат Вәлиев, Рәис Сафиуллин, Ильяс Шәрипов кебек оста баянчыларына алмашка килердәйләре дә шактый. Әйтик, Теләчедәге балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлегендә нәкъ менә чиста күңелле, сабыр, гармун теле серләрен аңлаучы өметле яшь буын белем ала.

Шушы көннәрдә әлеге сәнгать мәктәбенең баян бүлеге укучылары Кече Кибәхуҗа урта мәктәбендә концерт куеп кайтты. Анда баян укытучылары Ренат Мөхәммәтшин белән Ильяс Сафиуллин кул астында баян уйнау серләрен үзләштерүче Илнур Галимов, Сәгыйть Шаһиев, Илсаф Гыймадиев, Дилүс Мөлеков, Булат Галәвин, Ислам Хәсәншин, Самат Мөбарәков, Фирзәр Закиров, Илдан һәм Илсаф Миңнебаевлар, Сирин Мөхәммәдиев, Ильяс Плеханов, Самат Дәүләтшиннар үзләренең гармунда уйнау сәләтләрен күрсәтте.

Актаныштагы «Яшьлек» яшьләр үзәгендә исә районның балалар сәнгать мәктәбе коллективы «Күңелләрне тибрәндереп, яңгырасын халкым моңы...» исемле концерт программасын тәкъдим итте. Концерт махсус хәрби операциядә катнашкан райондашларына ярдәм йөзеннән оештырылды.

Таһир САБИРҖАНОВ

Фото Теләче балалар сәнгать мәктәбе архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ