Логотип Магариф уку
Цитата:

«Төш гомеремне саклап калды »

Төмәндә яшәүче танылган журналист, мөгаллимә Бибинур Сабированың хикмәтле төшләр күрүе бары тик якыннарына, туганнарына гына мәгълүм. Төш – барыбыз өчен дә бер серле, могҗизалы күренеш. Һәркемгә дә аны юрау сәләте бирелмәгән. Төшләрнең тормышыбызга йогынтысы турында фәнни, дини китапларда да шактый мисаллар китерелгән. Милләтпәрвәр бу ханымга ул сәләт кемнән бирелгән? Аның күргән төшләре язмышында, киләчәк тормышында нинди роль уйнаган? Бибинур ханым белән ачыктан-ачык, ихлас әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәбез.

– Бибинур ханым, Сез ничә яшьтән хак, ачык төшләр күрә башладыгыз? Бу сәләтегез тормышыгызда комачаулыймы, әллә, киресенчә, ярдәм итәме?

– Мин дини гаиләдә туып үстем. Әби-бабайларым Татарстаннан күченеп килгән. Сәрбиҗамал әби бик төгәл төшләр күрү сәләтенә ия кеше иде. Ул бик гыйлемле булган, кешеләрне дәвалаган. Заманында, төш күрүен үтенеп, аңа бик күп хатын-кызлар мөрәҗәгать иткән. Әле дә хәтеремдә, сугыш елларында бер хатын әбиемә төш күрү өчен иренеңме, улыныңмы кәләпүшен алып килде. Ул вакытта һәркемнең кәләпүше булган, ләкин сугышка киеп китмәгәннәр. Сәрбиҗамал әби, догаларын укып, шуны мендәр астына салып ятты да иртә белән әлеге хатынга ир-атның исәнлеген юрап бирде. Кайбер вакытта кешеләргә: «Бәбкәм, әле күрмәдем бүген төш дип әйтеп куя иде. Ирләре һәлак булганнарны күргән булса, аны әйтергә дә уңайсызлангандыр.

Әбиемнең шул сәләте миңа да күпмедер дәрәҗәдә бирелгән дип беләм. Чөнки миңа яшьтән үк ачык, мәгънәле төшләр керә иде. Педагогия училищесын тәмамлап, дәүләт имтиханнарын тапшырган чагым иде. Психологиядән миңа билет төшләр турында эләкте. Сорау шундый иде: «Нәрсә ул төш, аны фән нигезендә ничек аңлатырга? Мин аны сөйләп бирдем. Барлык группадашларга имтихан билгеләрен комиссия караганнан соң гына әйттеләр. Ә миңа билет соравына җавап бирү белән, «Бишле, афәрин», – дип, билге куеп чыгардылар. Ул вакыттан ук төшләр турында фәнни дәлилләр белән сөйли алганмын. Кечкенә вакытымнан ук беләм, төшләр төрлечә була. Элек булган хәлләр, уйлаган уйлар керергә мөмкин. Йә бөтенләй мәгънәсе булмаган төшләр күрәсең. Арада шундыйлары була ки, алар шулхәтле төгәл, булачак хәлләрне, киләчәкне аңлатып бирәләр. Андый төшләрне мин илаһи көчләрнең нәрсәнедер кисәтүләредер дип кабул итәм. Бер төшемне сөйлим әле. 1994 елны олы апабыз начар авырудан мәрхүм булды. Бер абыебыз, ике энебез, әти белән әни дә дөньядан шулай ук киткәннәр иде. Апабыз безгә әти дә, әни дә булды. Бездә шундый традиция иде: кем олы булып кала, шул гаилә өчен җаваплы була. Апам гел безгә ярдәм итеп, тормышыбыз белән кызыксынып яшәде. Аның үлемен бик авыр кичердем. Урын өстенә яттым. Кызым ул вакытта үзенең гаиләсе белән аерым яши иде. Ә туганнардан бу халәтемне яшердем. Минем дөньяда яшәвемнең кызыгы калмады, мин бик тирән депрессиягә баттым. Ашамадым. Берни кирәкмәде, кызыксындырмады. Шуннан миңа көн саен бер үк эчтәлектәге төш керә башлады. Бу хәл ярты еллап дәвам итте. Мин авырыйм, имеш. Хастаханә эзләп китәм. Адашам. Кайтыр юлны тапмыйм. Бер караңгы почмакка кереп кысылып калам. Куркып уянам. Ул вакытта «Ак калфак» оешмасын беренчеләрдән булып оештыручы Эльза Лотфуллина, Фәридә Нигъмәтуллина белән бергә эшли идек. Алар икәүләшеп бертавыштан: «Бибинур апа, тор инде, шундый эшләр башладык бит», – дип, мине депрессиядән чыгарырга тырыштылар. Без мин авырый башлаганга кадәр шәһәрдә татар гимназиясен ачтыру буенча эшләр башлап җибәргән идек. Хатлар язып, шәһәр оешмалары буйлап йөргән чак-
ларыбыз иде. Минем: «Кызлар, миңа ышанмагыз, мин «Ак калфак»ка кайта алмыйм»,– дигән сүземә алар: «Юк, Бибинур апа, сезсез булмый», – дип, үз дәлилләре белән каршы төштеләр. Шул рухи авыру халәтемә ярты еллап вакыт үткәч, тагын төш керде: имеш, мин авыру хәлдә хастаханә эзләп киттем. Шулай ук адаштым. Кайтыр юлны эзли торгач, бер ишеккә тап булдым. Аны ачсам, Виталий исемле танышым басып тора. Русча аралашабыз. Ул мине өч бүлмә аркылы подъездга чыгарып, ишеген ябып куйды. Бәладән котылдым, өйгә кайтам дип, шатланып өлгермәдем, аска төшүче текә баскычка юлыктым. Аста ачык ишек, ә ишек артында ап-ак кар ята. Мин исә яланаяк. Елар хәлдә басып торганда, каршымда ике татар хатыны пәйда булды. Мин аларга зарланам. Көн саен шундый хәл, дим. Өйгә әйләнеп кайта алмыйм, адашам, ничек яланаяк кайтыйм, дип бәргәләнәм. Берсе әйтә: «Син татар хатын-кызларын алдадың», – ди, икенчесе: «Ак калфак»ка тугрылык сакламадың», – дип гаепли.

Шушы сүзләрдән соң мин төшемнән Аллаһ Тәгалә кушкан эштән баш тартуымны аңлап уяндым. Сикереп тордым. Авыр халәт юкка чыкты. Хәлем яхшы. Эшләргә кирәк дигән фикер белән «Ак калфак» ханымнарына шалтыраттым. Шушыннан соң төшләр туктады, хәлем яхшырды. Үземне дөньяга яңадан туган кебек хис итә башладым. Бу – гомер буе күргән төшләремнән рас килгән бердәнбер төш булды. Ул төш мине депрессиядән чыгарып, гомеремне саклап калды. Шуннан соң тормышымда нинди генә каршылыклар булмасын, илаһи көчләр мине озата бара кебек. Үзеннән-үзе журналистикага кереп киттем. Бу юлга да илаһи көчләр алып керде дип исәплим. Шулай ышаныч белән карыйм мин төшләргә.

– Ил язмышы, берәр шәхес тормышы белән бәйле төшләр күрәсезме, Бибинур ханым? Әйтик, гади бер кеше төшенә ил башлыгы керергә мөмкин?

– Күрәм. Бервакыт татар сынлы сәнгатенә нигез салучы, рәссам Бакый Урманчены күрдем. Ул вакытта Бакый абыйның дөньядан киткәненә шактый вакыт үткән иде инде. Киң дала ачык, кояшлы көнне Бакый абый белән икәү барабыз икән. Бара торгач, бер скульптурага тап булабыз. Бакый ага аның өстенә шундый нәфис, үтә күренмәле пәрдә ябып куйды. Юлыбызны дәвам итә торгач, алда картина күрәбез. Ул аны да шундый пәрдә белән каплады. Менә нәрсәгә юрадым мин аны: рәссам үзенең бай мирасын кадерләп сакларга кирәклеген кисәтә. Ул төшне Бакый аганың хатыны – галимә Флора Әхмәтовага сөйләдем. Ил башлыклары да еш керә төшемә, чөнки мин сәясәттән читтә яшәмәдем, һәрвакыт кызыксынып, күзәтеп бардым, сәяси темаларны яктырттым.

– Төшләрегез кемнедер ялгышлардан саклап калмадымы? Ишарәле төшләр күргәнегез бармы?

– Кешенең алдагы язмышын күргән чакларым булды. Кемнедер бәла көтә, шуны кисәтергә кирәк, дигән мәгънәдәге төш кергәне булмады. Миңа юк-бар төш керми.

Мәкаләнең дәвамын «Гаилә һәм мәктәп» журналының гыйнвар санында укый аласыз.

Таңсылу Габидуллина

Фото Кинга Ховард на Unsplash

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ