Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Камада Разил Вәлиев урамы

Әдип илле елдан артык гомерен Казанда үткәрсә дә, күңеле һәм кылган гамәлләре белән гел туган якларында булды, 1999 елда «Түбән Кама якташлыгы» берләшмәсен оештырып, аңа җитәкчелек итте.

Шәһәр һәм авылларга танылган шәхесләребезнең исемен бирү традициясе бар. Узган ел октябрь аенда Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев вафат булганнан соң,  аның исемен мәңгеләштерү кирәклеге турында сүз булган иде.


Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты  җитәкчесе Роман Булатов рәислегендә узган топонимик комиссия «Урман» торак комплексындагы урамнарның берсенә якташлары, бу төбәкнең мактаулы гражданы Разил Вәлиев исемен бирү турындагы тәкъдимне хуплаган. 


Әдип илле елдан артык гомерен Казанда үткәрсә дә, күңеле һәм кылган гамәлләре белән гел туган якларында булды, 1999 елда «Түбән Кама якташлыгы» берләшмәсен оештырып, аңа җитәкчелек итте. Шул елдан башлап төбәк балаларына укудагы һәм иҗаттагы уңышлары өчен шәхси премиясен биреп килде. Бала чагы узган Ташлык тарихына багышлап, «Гасырлар  кичкән авыл» китабын әзерләүгә, нәшер итүгә һәм авыл китапханәсен яңартуга, мәчет салдыруга да үз өлешен кертте ул. 


Разил Вәлиевнең иҗаты озак еллар буе депутатлык эшчәнлеге белән тыгыз үрелеп барды.  Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе буларак,  бу өлкәдә дә ул кирәк урында үзенең саллы сүзен әйтә алды. Әдипнең халкыбызның әдәби һәм мәдәни мирасын  барлауга, аны яшь буынга җиткерүгә керткән  хезмәтләре дә зур. «XX гасырның  икенче яртысында Татарстанда гомуми файдаланудагы дәүләт китапханәләре челтәренең төзелүе һәм үсеше» дигән темага диссертация язып, тарих фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алды. ТР Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы буларак та фән һәм мәдәният үсешенә, татар халкының бу өлкәдә туплаган бай мирасын саклауга шәхси өлешен кертте. 76 еллык  гомер юлында ул башкарган эшләре, аның поэзия, проза  һәм сәхнә әсәрләре, җырлары тамашачы һәм укучылар күңелендә үз урынын тапты. Әдипнең «Яшисе килә» дигән повесте һәм популяр җырлары М.Җәлил исемендәге Республика бүләге белән билгеләп үтелсә, «Ядкарь» җырлар китабы һәм «Иске сәгать  дөрес йөри»  дигән проза  әсәрләре җыентыгы Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. Бу әсәрләр әйтерсең лә әдипнең  үткәне һәм киләчәге хакында, аның үзенә мәңгелек мәдхия кебек. Урамнарга бирелгән Разил Вәлиев исеме исә яшь буынга, төрле милләт балаларына «Татар авылыннан әнә нинди зыялы зат үсеп чыккан», – дип әйтеп торыр сыман. 


Альберт САБИР
Фото архивтан алынды

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ