Логотип Магариф уку
Цитата:

Урманче архивы серле сандык белән бер

Татар сынлы сәнгатенә нигез салучыларның берсе, рәссам, сынчы, уемчы, график ТАССР һәм РСФСРның халык, Казахстан ССРның атказанган рәссамы, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Габделбакый Идрис улы Урманче (23.02. 1897 – 06.08.1990) иҗатының башлыча уемчылык, сынчылык һәм нәкыш сәнгате шактый дәрәҗәдә тикшерелгән һәм алар хакында саллы-саллы язмалар, китаплар басылуы мәгълүм.

Шул ук вакытта аның язма мирасы читтәрәк кала килгән. Соңгы вакытта китап киштәләрендә “Бакый Урманче: шәхес һәм иҗат”, “Бакый Урманче” дигән яңа китапларның өстәлүе сынчының шәхесен тагын да ныграк ачарга ярдәм итәчәк. Бу җәһәттән рәссамның архивын өйрәнеп, әлеге китапларны төзегән филология фәннәре кандидаты Зөфәр Гомәр улы МӨХӘММӘТШИНГА берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.


– Зөфәр әфәнде, әгәр дә без шәхси архивны серле сандык белән чагыштырабыз икән, бүгенге көндә Сез Бакый Урманченың бөтен серләрен дә беләсез, дип әйтә алабызмы? 
– Әлбәттә. Чыннан да, шәхси архив талантлы шәхеснең күңел дөньясын, күпләргә билгеле булмаган фикерләрен, уй-теләкләрен, кичерешләрен ачып сала. Бу үз чиратында китап укучыга сынчының иҗатына, шәхесенә башка аспектан бәя бирү мөмкинлеге тудыра. Бу чыганаклардан Б. Урманченың иҗаты, шәхесе, дөньяга карашы, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, аралашу даирәсе, тышкы һәм эчке каршылыклары күз алдына килеп баса. 
2017 елга кадәр Урманченың язма мирасына игътибар аз булды. Дөрес, сынчының улы Айдар Урманченың тырышлыгы белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә тапшырылган шәхси архивта сакланган көндәлекләрен галим-текстолог Р. Мәрдәнов, 1965 – 1976 елларда язылган өлешләрен текстологик эшкәртеп, кыскартылган вариантта укучыга тәкъдим иткән иде. 
Урманченың бай шәхси архивы 2017 елда Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музееның фәнни архив фондына вакытлы сакланышка куела. Бу гамәлне тормышка ашыруда музей директоры Розалия Миргалим кызы Нургалиеваның һәм рәссам-скульпторның улы Айдар Бакый улы Урманченың роле биниһая зур.
Сынлы сәнгать музееның фәнни архивына тапшырылган шәхси архив материаллары нигезендә  рәссам-скульпторның “Сайланма әсәрләр” (китапта шигырьләре, шәхесенә бәйле фотосурәтләр, сынлы сәнгать әсәрләре белән), “Җыен” фонды җитәкчелеге Р. И. Вәлиев һәм Ф. М. Рафиковларның ярдәме белән “Бакый Урманче: фәнни-популяр җыентыгы” исемнәре белән затлы китаплар дөнья күрде. Китапларны бастыруда Буа якташлык җәмгыяте, аеруча аның президенты Ирек Мөнир улы Закировның өлеше зур булды.  
– Сез әзерләгән басмаларның берсе Татарстан китап нәшриятында, икенчесе “Татнефть” хәйрия фондының “Рухият” нәшриятында басылып чыкты. Рәссам язмаларының теле хакында да берничә сүз әйтеп үтү урынлы булыр иде.
–  Б.Урманче  – XIX гасырның ахырында дөньяга килгән, ХХ гасырның иҗтимагый һәм мәдәни-әдәби мохитендә яшәгән, аның тел үзенчәлекләре белән иҗатка тартылган, шул традицияләрне дәвам иткән, саклаган шәхесләрнең берсе. Кулъязма текстларда күпләп очраган гарәп-фарсы, төрек, гомумтөрки, аерым алганда казах, кыргыз, үзбәк сүзләре, диалекталь, борынгы төрки сүзләр, Коръән аятьләре, Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисләре, инглиз, немец теленең сүзләре һ.б. рәссам-скульпторның, беренчедән, тел байлыгын һәм белем дәрәҗәсен күрсәтсә, икенчедән, татар теленең сафлыгы, һәм аны рус теле аша кергән Европа телләренең йогынтысыннан саклауга ярдәм итү теләге ята. Болар, иң беренче чиратта, язма мирасны аңлауда күпмедер дәрәҗәдә авырлыклар да тудыра. Тупламаны төзегәндә, бу мәсьәләләрне күздә тотып, астөшермәләрдә сүзләрнең мәгънәләре бирелде. Шул рәвешле, Урманче теле аша укучы татар теленең байлыгы белән дә таныша алачак.  
Б. Урманче –  ХХ гасыр вакыйгалары эчендә кайнаган, шул заманда яшәгән күренекле затлары белән аралашкан олуг шәхес. Аның язмалары белән танышканда, укучы шул яклары белән дә күп кенә мәсьәләләрдә сорау каршында калуы ихтимал. Без, проблеманың шул ягын истә тотып, туплама таләп иткәнчә, мөмкин кадәр искәрмә һәм аңлатмалар бирүне дә кирәк санадык.   
Кыскасы, җыентыккка рәссам-скульпторның шәхси архивында сакланган язма мирасыннан материаллар урнаштырылды. Алар, нигездә, гарәп хәрефләрендәге кулъязма чыганаклардан гыйбарәт. Шулай ук китапка Б. Урманченың матбугатта басылган һәм кулъязма хәлендә сакланган мәкаләләре, ХХ гасырның күренекле һәм рәссам-скульпторның тәрҗемәи хәлендә, аның иҗатында мөһим роль уйнаган шәхесләр хакында истәлек-хатирәләре, көндәлекләре, хатлары, документлары урнаштырылды. Кызганыч, көндәлекләрнең күпчелеге сакланмаган. Китапның шактый өлешен шигырьләре алды. Бу  аклана. Урманче – гомере буенча сынлы сәнгатькә шигърият аша караган шәхес. Китап           Б. Урманченың фотосурәтләре, сәнгать әсәрләре белән дә баетылды. Җыентык киңкатлау укучыларга тәкъдим ителә. 
– Эш барышында шәхсән үзегезне гаҗәпкә калдырган әйбер булдымы?
–  Аңа кадәр Бакый аганы рәссам, сынчы итеп белгән булсам, 1987 елда Татарстан радиосы аша барган тапшыруны тыңлап, хәйран калганым бар, чөнки Урманчены шунда җырчы буларак ачтым. Бу юлы  мин аны тарих белән тирәнтен кызыксынучы, телче, тәрҗемәче буларак ачтым. Көндәлекләрен укыганда аның гомере буе музыкага, шигърияткә тугры калуына да инанасың.    Иртәгә гомере өзеләсе төндә дә торып шигырь язган кеше Урманче. 

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ