Логотип Магариф уку
Цитата:

Урта Кирмән мәктәбендә остаз мөгаллимнәр очрашты

Бу күркәм чарага үземнең укыган, укыткан мәктәптән чакыру алдым.

Узып баручы 2023  ел Президентыбыз В.В.Путин указы белән Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителгән иде. Бу очраклы гына була алмый, димәк, бүгенге көн кадагына суккан, урынлы проблема күтәрелгән. Максаты – укытучының җәмгыятьтә тоткан урынын, көчле  шәхес тәрбияләүдәге иң мөһим бурычын билгеләү, дәрәҗәсен күтәрү. Остаз булуыңның олы мәртәбә икәнен һәрдаим истә тотып, үз үрнәгеңдә, тирә-ягыңдагыларга бары тик уңай яктан гына тәэсир итә белү осталыгына ирешү.

Бу күркәм чарага үземнең укыган, укыткан мәктәптән чакыру алдым. Вакыты җиткәч, нык дулкынлану белән юлга чыктык. Иртән нык кына күтәрелгән буран шып итеп туктап калды. Күз алдымнан укыган еллар, безгә бөтен көчен түккән мөхтәрәм укытучыларым, сыйныфташларым, пионерларым, беренче укыткан укучыларым өзлексез тасма фильм булып уздылар. Бүгенге көндә сау-сәламәт булганнарын да һәм бакыйлыкка күчкән укытучыларны да барладым. Ирексездән куллар догага күтәрелде. Онытылмас мизгелләрне искә төшерү, хәтер йомгагын сүтү еракларга алып китте. Бу рәхмәт хатымны язарга каләм алуыма да шушы уңайдан Урта Кирмән урта мәктәбендә уздырылган мөһим чарадан алган хис тойгылар этәрде.

Кайттым әле туган авылыма,

Сагындырды мәктәп сукмагы!...

Саф хисләргә тулы балачакның

Шаянлыгы үткән шук чагы.

Иң әүвәл мәктәп администрациясенә, укытучылар коллективына, укучыларга, пешекчеләргә, гомумән, бу күркәм бәйрәм-чараны уздыруда өлешләрен керткән хезмәттәшләремә, авылдашларыма олы рәхмәтемне  җиткерәсем килә. “Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне!”  Нинди генә сүзләр белән аңлата алырмынмы икән бу кичерешләрне?         

Мәктәптә безне бик җылы каршы алдылар. Барлык фәннәрне тирәнтен өйрәтүче, әдәпкә дә, тәртипкә дә гадәтләндерүче белем учагында камиллекнең иң югары дәрәҗәсе булган тәртип хөкем сөрә. Завык белән, замана таләпләренә туры китереп җиһазландырылган сыйныф бүлмәләре буйлап сәяхәт кылдык. Матурлыкны, мәрхәмәтлелекне тәрбияләү үрнәген күрсәтеп, кыш уртасында тәрәзә төпләрендә шау чәчәктә утырган күптөрле гөлләр дә, телгә килеп, безне сәламләгән  күк тоелды. Алар бит үзләрен яраткан җирдә генә чәчәк аталар.

Укытучы ерактан күренеп тора: белемле, итагатьле, югары әхлаклы, оештыру сәләтенә, остаз осталыгына ия булган югары культуралы кеше бит ул чын мөгаллим! Алар – авылыбызның йөзек кашлары!

Директорыбыз  Гөлназ Вакыйфовнага “Май чүлмәге тышыннан күренә” дигән мәкаль бик тә туры килә. Чынлап торып гашыйк булдым мин сезгә. Коеп куйган укытучы! Бу җаваплы вазифаны нәфис хатын-кыз җилкәсе белән күтәрү үзе үк зур батырлык түгелмени?!

Танышкач, икебезнең дә бер үк институтның бер үк факультетында югары белем алуыбыз ачыкланды. Аның өстенлеге шунда: биредә уку гына барлык фәннәрне укыту хокукы бирә, педагогика һәм методика тирәнтен өйрәнелә. Шуңа күрә башлангыч сыйныфларда бөтен фәннәрне дә укытучы үзе укыта ала.

Биредә куанычлы хәбәрләр байтак. Коллективта ир-ат укытучыларның күп булуы гына да нинди зур мәртәбә! Шәһәр мәктәпләрендә моның киресе күзәтелә. Укучы малайларга һәм кызларга үрнәк алырлык асыл укытучылар җыелган биредә. Укытучы, бары тик укытучы гына мәктәпне изге урын итеп саклый һәм яшәтә. Бер тәртәгә җигелеп эшләү генә күркәм нәтиҗәләр бирә.

Башкалардан аермалы буларак, мәктәпнең остаханәсе бик үзенчәлекле. Биредә үзебезнең җирлектән чыккан үзле балчыктан төрле-төрле чүлмәкләр ясыйлар. Аларның ниндие генә юк, шаккаткыч! Укытучылары Илгиз Фазылҗановичны “алтын куллы остаз” дию бик урынлы. “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс!” Теләге булган һәркемгә бу һөнәрне өйрәнү мөмкинлеге бар. Станоклар рәт булып тезелеп киткән. Ясалган чүлмәкләрне пешереп, киптереп ала торган, бер мең градуска кадәр җылыта торган  миче дә җыйнак кына икән бит әле. Ә укучы кызлар бәйләгән, төрле-төрле бизәкле эшләнмәләрне  күреп кызыгырсың шул. Алар күз явын алырлык  матур!

Их! Могҗиза булсын иде дә бәләкәй чакка кайтып, тагын шушы мәктәпләрдә укып йөреп булсын иде ул. Менә белер идек без аның кадерен!

Колачын җәеп, безне музей каршы алды. Менә кайда икән байлык! “Каян табып, ничек җыеп бетердегез?" – дип эндәшәсе килә бу галәмәтнең хуҗасы, тарих фәннәре укытучысы Ринат Миңлегаян улы Хәйруллинга.  Әле бит җыю бернәрсә, һәрбер экспонатны дөрес урнаштыру, дөрес мәгълүмат белән язу, аларны дөрес саклау җаваплылыкны бермә-бер  арттыра гына!

“Татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, балаларга музей культурасы аша җиткерү” дигән тәрбиянең  яңа алымы барлыкка килде бит. Бу кадәр экспонат тырыш авылым халкы, әти-әниләр һәм балалар белән берлектә тупланган булырга тиеш. “Ил төкерсә – күл була”. Кайдадыр кадерсез булып, кирәге калмаган кораллар биредә үз урыннарын тапкан. Әби-бабайларыбыз шул кораллар белән эш иткәннәр, иген иккәннәр, гомер иткәннәр. Музей бит ул – гаҗәеп сихри дөнья! Анда күпме йөрсәң дә чыгасы килми. Һәр экспонат: “Әле син мине хәтерлисеңме, минем турыда нәрсәләр беләсең?” – дип, имтихан ала кебек миңа. Биредә татар халкының үткәне дә, бүгенгесе дә чагыла. Шушы кадерле мирасны киләчәк буыннарга түкми-чәчми тапшыру бурычы безнең өстә. Аларны тезеп кую гына түгел, аңлатып та бирүче кирәк. Безгә бик җентекләп, Хан Кирмән тарихын документаль белешмәләргә нигезләп, тәфсилләп сөйләп, авызына каратып кына торучы, үз фәненең остасы Ринат Миңлегаян улына Аллаһның рәхмәтләре яусын!  Бәяләп бетермәслек күп көч һәм хезмәт куелган бу изге эшкә.  Бу музейның киләчәге якты, чөнки аның белән үз эшенең фанаты Ринат дустыбыз Хәйруллин шөгыльләнә. Ул һәрвакыт эзләнүдә. Иҗади уңышлар сезгә, Ринат якташым!

Менә тагын күпме өстәмә  мәгълүмат хәтер сандыгыма алынды. Иркенләбрәк өйрәнергә форсат чыкса иде дип, үземә дә киртләп куйдым.

Урта Кирмән урта мәктәбендә күп еллар рус һәм татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүгә гомерен багышлаган, танылган мөгаллимә, шагыйрә, прозаик, публицист, “Яшь каләмнәр” әдәби-иҗат түгәрәге  җитәкчесе (ул җитәкләгән түгәрәкнең даны хәтта республикабызга танылды), кадерле әниебез Абдуллина Ләлә Барый кызының  рус һәм татар телләрендә баса торган шәхси машинкасын мәктәп музеена бүләк иттем. Андый-мондый электр булмаган очракларда бу машинканы бик рәхәтләнеп кулланып булачак. Әниемнең бармак эзләре калган машинкасын калдыру җиңел булмаса да ризалаштым, аның урыны дөрес сайланганга шигем юк. Ләлә Абдуллина җаны-тәне белән укучыларына шигърият серләрен өйрәтте. Әнием гомере буе әдәбиятның тормыш турындагы фән икәнен, матур әдәбият теленең тылсымлы көчкә ия булуын, чын кеше тәрбияләүдәге гаять зур әһәмиятен, яшәүнең мәгънәсен, кешеләргә бәхет һәм шатлык китерерлек итеп эшләүдә икәнлеген балаларга зур тырышлык белән аңлатты. Шунысы үзенчәлекле: аның кыйбласы вакыт, заманга бәйле түгел. Ләлә Барый кызының иҗатында да туган туфрак, изге нигез, мөкатдәс халык хисе мәңгелек. Тагын шунысы ачык: ул һәрвакыт бөтен җаны-тәне белән халык язмышы өчен янып яши, туган мәдәниятебез, телебез, гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү өчен тырыша.

Кем исәбен әйтер?

(Ветеран укытучыларга багышлыйм)

Кем исәбен әйтер – гомереңдә

Укыттың син күпме баланы?

Күпме тырыштың син алар өчен –

Бирер өчен матур, яңаны!

Өем-өем дәфтәр битләрендә

Калды синең төзегән планнар.

Кем исәбен әйтер, әйтегезче,

Санарга мөмкинме, туганнар?

Ил язмышы белән бәйләп бардың

Һәр укыткан балаң язмышын.

Шулар өчен яндың, шулар белән

Тулы булды бөтен тормышың!

Синең үткен сүзең – Ил саклаучы

Һәр солдатның изге антында,

Һәр ананың изге теләгендә,

Балаларның язган хатында!

Синең көчең Галәм киңлегендә

Корабларны йөртә иркендә.

Ихтыярың көче – уалмаслык алмаз,

Сындыралмый аны беркем дә!

Синең сүзең һәркем йөрәгенә

Изге чакыру булып язылган,

Синең сүзең явыз гаделсезлек

Дөньясына кабер казыган!

Синең карашларың һәр баланың

Факел  булып яна юлында –

Ул, рухланып, көрәшләргә бара

Корал тотып көчле кулына!

Балаларың гомере – синең гомер,

Алар бәхете – синең шатлыгың!

Яшә, Кояш кебек, гел елмаеп,

Тыныч үтсен инде картлыгың!          (Ләлә Абдуллина)

Ләлә Абдуллинаның, Гаилә елында гаилә китабы итеп үзебез нәшер иткән “Якты күңел балкышы” исемле китабын да музейга тапшырдым. Иҗаты яшәгәндә, шагыйрә үзе дә мәңге үлемсез! Хәер, бу хакта аның вафаты алдыннан гына дөнья күргән, “Яшик әле!” дигән соңгы шигырендәге ялкынлы юллар үзләре үк күп нәрсә турында сөйли:

Яшик әле!

Бәхетле шул кеше – сизми калса,

Эшкә мавыгып гомер үткәнен...

Белми калса, күпме кешеләрне

Шатлыкларга күмеп киткәнен.

Мең яшәсен кеше – эшләр эше

Әгәр була калса муеннан!

Эшләр эше әгәр беткән булса,

Ни мәгънә бар яшәү уеннан?!

Яшәү матур – зәңгәр күктә кояш

Коендырса сине нурларда,

Якыннарың,  юклыгыңны тоеп,

Сагынып, зарыгып көтеп торганда!

Яшик әле –

Тау-тау авырлыкны

Дуслар белән җиңеп булганда,

Матур язлар, ап-ак кышлар безгә

Бәхет вәгъдә итеп торганда –

Яшик әле!!!                               

Мәктәбебезнең булачак укучылары да шушы бинада урнашкан балалар бакчасында тәрбияләнәләр икән. Без алар белән дә танышып чыктык. Андагы матурлык! Салават күпере үзе төшеп утырган диярсең! Ул сабыйларның да безгә күчтәнәчләре булган икән, куян биюен куйдылар. Иң кечкенә куянны кочып, сөеп тә алдым. Әле ул, җитмәсә, үзем укыткан Шәүкәтнең оныгы булып чыкты.

Чарабыз программа буенча дәвам итте. Безне сыйныф бүлмәсенә чакырдылар. Биредә  мәктәпнең тарихы, бүгенгесе белән якыннан таныштык. Уңышларга сөендек, проблемаларга бергәләп борчылдык. Тарих булгангамы икән бу вазифа тагын Ринат Миңлегаяновичка туры килде. Ә мин моны үзем бик хуп күрдем, чөнки ул белеп, җентекләп, ышандырып, дәлилләр белән мәктәп тарихындагы  мәгълүматларны бәян кылды.

Мөхтәрәм өлкән укытучы остазлар: Гөлфәридә апа Шәрипова, Рәшидә апа Әүхәдиева, Рузилә апа Гатина, Римма апа Сафиналар мавыктыргыч истәлекләре белән уртаклаштылар. Үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Гөлфәридә апа бүгенге мәгариф системасындагы проблемаларны кайгыртып, яктыртып язган ике битлек шигырен укып шаккатырды. Бу сүзләрне бары тик мәктәп тормышы өчен янып-көеп йөргән, балаларның киләчәге өчен борчылган, аларны кайгырткан  кеше генә әйтә ала. Афәрин, Гөлфәридә апа!

Рәшидә апа Әүхәдиева, атнага бер тапкыр мәктәпкә килеп, укучыларга әхлак һәм дин дәресләре алып бара икән. Бу – бик отышлы юл. “Сезнең иң хәерлегез шул, кем Коръәнне өйрәнә һәм башкаларга да өйрәтә!” дигән сахих  хәдис бар. Безгә дә шул хәерлеләрдән булырга насыйп булсын иде!   

Остазлар лаеклы ялда да иҗат белән шөгыльләнәләр, китап чыгаралар, кроссворд төзиләр, төрле очрашуларга баралар, чигәләр, тегәләр, берәү дә тик тормый. Мәктәп белән һәрдаим элемтәдә торалар. Мин үзем шәхсән гарәп теле грамматикасын өйрәнәм, ниятем – Коръәнне аңлап уку. “Бишектән ләхеткә кадәр гыйлем ал!” – диелгән бит. Бүгенге көнне моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.

Укучылар көче белән әзерләнгән концерт карадык. Җырлап та, уйнап та күрсәттеләр. Белгәнебезчә, күренекле шәхесләрнең дә байтагы – безнең мәктәпне тәмамлаган укучылар. Һәммәбез алар белән горурланабыз.

Авылда кыш уртасында безне чәчәк бәйләмнәре биреп котладылар. Бу минем өчен көтелмәгән сюрприз булды. Янда гына чәчәк сатылмый бит. Димәк, алдан хәстәрен күргәннәр. Бар ягын җиренә җиткереп уйланган, әзерләнгән чара булды бу.

Без җыелган бүлмә дә минем 9 – 10 нчы сыйныфларда укыган сыйныф бүлмәм булып чыкты бит. Менә хәтер бөтенесен инәсеннән җебенә кадәр искә төшереп тик утыра. Лаборатор эшләр өчен җайланган шул ук зур өстәл. Әнә тәрәзә буенда икенче парта артында Флера белән мин утырдым. Тактаның уң ягында бер ишек бар. Анда әтием Галимҗан Абдулловичның биология лабораториясе бар иде. Кыңгырау шалтырауга, ул гел шуннан бер кулына күп итеп күргәзмә материаллар, ә икенче кулына журнал тотып килеп чыгар иде. Башка укытучыларның сыйныф ишегеннән керүләренә ияләнгән укучыларны укытучының: “Исәнмесез!” – дигән сүзе, гөж килгән умарта оясын шып итә. Шундый тынлык, әтинең тамагын кырып куюы гына дәреснең башланганына бер сигнал кебек була иде. Ул көнне дә ике күзем гел шул ишектә булды. Әтиемне шундый көттем, шундый сагындым, көчкә генә сытылып китүдән тыелып калдым. Менә чыгар да: “Исәнмесез, балалар, утырыгыз! Әйдә, Абдуллина, Дарвин теориясен сөйләп җибәр әле...” – дип сораса, ни дип җавап бирермен икән? Фәнчәме, шәригатьчәме? Мин ул көнне шуны аңладым: бу мәктәпнең миңа шундый якын икәнен, әти-әниемнең рухы шунда минем белән бергә кайткан кебек булды миңа. Мин аларны бербөтен итеп, исән итеп күз алдымда тоттым. Нык сагынганда, юксынганда шулай да була икән ул. Эчемнән генә догалар укып, көчкә  хәл алдым.

Өйлә намазы вакыты керде. Намаз укымыйча тынычланам димә. Шуны алдан ук кайгыртып, намазлыклар җәеп, бүлмә әзерләп куйганнар, рәхмәт төшкерләре. Күпләребез намазга бастык. Аллаһ Тәгалә кабул итсен. Өммәтем, милләтем өчен горурлану хисләре биләп алды. Кемнәр уйлаган шундый заманалар килер дип?!

Бүгенге көндә күп мәктәпләрдә укытучылар да, укучылар да җитми. Алга таба тагын да аянычлырак булырга охшап тора. Сәбәбе нидә икән соң? Һәр көз педагогия факультетлары шыплап тула югыйсә. Кире мәктәпләренә әйләнеп кайтучылары гына аз. Югыйсә бала укытучы һөнәрен сайлаган бит инде. Кайда, кайчан юкка чыккан бу теләк? Сорау булгач, җавабы да булырга тиеш. Шуңа күрә балаларга һөнәр сайларга әти-әниләр белән берлектә укытучылар да ярдәмгә килә. Укытучының үз фәненә мәхәббәт тәрбияләве күпләрне укытучы итеп үз мәктәпләренә алып кайтты. Безнең тәҗрибәле остазларыбыз, үзләренә алмашчы әзерләп, тыныч күңел белән лаеклы ялларга китте. Боларга мисал итеп, үзе укыган мәктәпкә эшкә кайтып, гомере буе яраткан һөнәренә тугрылыклы булып хезмәт иткән укытучыларыбыз:  Мөхәммәтҗанов Илгиз Фазылҗан улы, Мөхәммәтҗанова Гөлнур Шамил кызы, Хәйруллин Ринат Миңлегаян улы, Сәгыйтов Илфат Фәрхетдин улы, Шакирҗанов Илнур Галимҗан улы, Мәрданов Рифат Әсгать улы, Мәрданова Алсу Шамил кызы, Сәләхова Лилия Илсур кызы, Гатина Рузилә Батырша кызы, Фәсхетдинова Наилә Әсгать кызын һәм башкаларны атарга була. Алар арасында укытучылар династиясен дәвам итүчеләр дә бар: Алсу Шамил кызы, Луара Әлфәт кызы, Лилия Илсур кызы.  Остазлык чылбыры өзелмәс, иншаллаһ.

Менә кемнәр белә укытучы һөнәренең рухи көч бирүче җан азыгы икәнен. Дөньяңны онытып, баш-аягың белән чумып, тәм табып, укучың яшенә тиңләшеп, янып-көеп, аларның киләчәкләре өчен кайгыртып, тырышып, җан атып эшләүнең ләззәтен. Раббыга тиңнәр булмаган күк, бүтән бер генә һөнәр дә укытучы һөнәре белән тиңләшә алмый. Тәрбия сүзе дә Раббы сүзеннән алынган лабаса. Белем бирү һәрдаим тәрбия бирү белән үрелеп алып барыла. Остаз  тәрбияче була түгелме? Нәкъ шулай. Бу һөнәр турында мин яратып һич туктамый, армый-талмый, күпме кирәк булса, шуның кадәр сөйләп тора алам. Чөнки мин үзем дә –  өченче буын укытучылар династиясен дәвам итүче. Безнең нәселнең гомуми эш стажы дүрт йөз елдан артып китте.  Шулайдыр шул, укытучы булып туарга кирәктер.

Җанлы аралашу чәй табыны артында дәвам итте. Гөлназ Вакыйфовна безне уйнатып та алды. Теге серле чүлмәктән алып, укытучыга кагылышлы хикмәтле сорауларны берәм-берәм остазларга бирде. Кайсыбыз җитди, кайсыбыз шаяртып җаваплар бирдек. Сый-хөрмәттән өстәлләр сыгылып тора иде. Телеңне йотарлык ит бәлеше дә мәмрәп кенә пешкән. Уңган пешекче кызлар кулыннан гөл тама.

Күп еллар колхозыбыз рәисе булып эшләгән Сәлахов Хәлим Шиһапович сүз алды. Ул шул еллардагы куанычлы мәшәкатьләрне ничек итеп укытучылар ярдәме белән җиңеп чыкканнарын, мәктәпнең янкорылмаларын салуда булышуларын искә алды. Рәхмәт сезгә, Хәлим абый!

Күрәсе, очрашасы килгән укытучыларымның, хезмәттәшләремнең барысын да күрдем дип әйтә алмыйм. Төрле сәбәпләр белән килә алмаучылар да булды. Рәхмәтләр әйтеп, кабат очрашуларга өмет баглап, бу очрашулар соңгысы булмасын иде, дигән теләкләрдә таралыштык.

Мәктәбем, остаз буларак сезгә ярдәм итәргә без һәрвакыт әзер!  

Мактаулы да, катлаулы да эшегездә иҗади уңышлар сезгә, мөхтәрәм укытучылар! Рәхмәт сиңа, мәктәбем!

Әлфия ГАРИПОВА, мәгариф ветераны

 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ