Логотип Магариф уку
Цитата:

Үзе концерт, үзе дәрес

Саба урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары 23 февральне күтәренке кәеф белән каршылады дип икеләнмичә әйтергә була, чөнки аларга Казаннан күп кенә фестивальләр лауреаты булган “Экипаж одна семья” халык ансамбеле концерт белән килде.

Узган ел үзенең 25 еллыгын билгеләп узган коллективның иң өлкән ике солистына 88 яшь. Шуңа да карамастан алар бар да формада – февраль аена гына да 14 концерт тәгаенләп куйганнар.

Репертуары хәрби-патриотик җырлардан торган программаны балалар бик бирелеп тыңладыр. Әле шуның өстенә ул хәрби-диңгез флоты белән бәйле рәвештә үзенчәлекле тарих дәресен дә хәтерләтте. Концертны алып барган “Казан” атом су асты көймәсендә хезмәт иткән икенче ранг капитаны, “Татарстан Республикасы Диңгез җыены” рәисе урынбасары Гаптелхәмит Абдуллаҗанов программаны әнә шулай шактый эчтәлекле итеп төзегән булып чыкты. Алып баручы “Севастопольcкий вальс” җырын игълан итте дә кереп китте генә түгел.

Балаларга Севастополь оборонасының кайчан булуын да, Россия флоты кайчан һәм кем фәрманы белән төзелүен дә, морякларга кагылышлы башка нәрсәләрне дә искә төшерергә туры килде. 

Концертка хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән сабалылар да чакырулы иде.

Материал, фото: Расиха ФАИЗОВА

 

 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ