Логотип Магариф уку
Цитата:

Кабак белән эремчек пирогы

100 граммга 89 ккал. Б / Ж / У – 8.4/2.3/18.6

Ингредиентлар:
Эремчек катламы:
Эремчек – 0,2% 400 г.
Грек йогурты – 4% 100 г.
Йомырка – 2 данә
Кукуруз оны – 4 аш кашыгы
Ваниль шикәре – 10 г.
Шикәр алмаштыргыч

Кабак катламы өчен:
Чистартылган кабак – 500 г.
Он – 2 аш кашыгы
Шәкәр алмаштыргыч – 50 г.
Йомырка – 2 данә

Кабакны чистартабыз, вак кисәкләргә кисәбез һәм 200 °С градуска кадәр кызган мичкә тыгып, 40 минут пешерәбез. Пешеп чыккан кабакны пюре итеп изәбез һәм әлеге массага 2 йомырка, 2 кашык он, 50 г. шикәр алмаштыргычы кушып, бөтенесен болгатабыз. Хәзер эремчек катламына – эремчек, йогурт, 4 кашык он, бераз ваниль шикәре һәм 70 г. шикәр алмаштыргычы салып, барысын да блендер белән бутыйбыз.

Пергамент белән капланган формага чиратлап, катлам артыннан катлам салабыз. Барысын да тигезләү өчен форманы селкетәбез һәм 180 °С температурага кадәр җылытылган мичкә 45 – 50 минутка тыгып җибәрәбез.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото Сергея Савчука на Unsplash

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ