Логотип Магариф уку
Цитата:

Себерчә бәлеш

Төмәндә урнашкан Ретро йорт-музееның хуҗабикәсе, себер татарларының күркәм гореф-гадәтләрен бар халыкка җиткерүче Зөләйха Алишева тел йотарлык кабак бәлешен пешерү ысулын тәкъдим итә.

100 грамм сыер маен он беләг уарга. Шул массага бер аш кашыгы майонез белән каймак, разрыхлитель,, тоз салып, бераз он кушып камыр басарга. Камыр кулга ябышмый башлагач, пакет эченә тыгып 30 минут суыткычта ял иттерергә кирәк.

Эчлеге болай әзерләнә: кабакны вак итеп турыйсы һәм тоз белән бутыйсы. Суы чыккач, саркытып шикәр комы белән, йөзем җимеше саласы. Булса, кара җимеш белән өрек җимеше дә салырга була.

Аннан бераз пешеп җитмәгән дөге (альденте) салып, барысын бутыйсы.
Әзер камырны (түгәрәк зурлыгы табадан яки пирог пешереләчәк формадан бераз зуррак) җәяргә. Таба төбенә пергамент кагәзе салып, камырны табага салырга. Камыр өстенә эчлекне салгач, өстенә бераз май салырга. Бәлешне бизәп, 35-40 минутка 180 температурада мичтә пешерергә.

Сез бүген якыннарыгызны ни белән сыйлыйсыз? Языгыз әле.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ